муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
- 1 нче сентябрь - Белем көне. 01.09.2012
-
Лагерьның ундүртенче көне.
18.06.2012
Бүген "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә Үги кыз әкиятен куйдык. Әкият балаларга бик ошады. Икенче аштан соң армрестлинг ярышы үткәрелде. "Ватан каян башлана" викторинасында да балалар бик актив катнашты. Шундый күңелле чаралар белән көннең үткәне сизелми дә калды.
-
Лгерьның унөченче көне
16.06.2012
Бу атна Хәрби патриотик тәрбия атналыгы. Иртәнге аштан соң "Тарих сукмаклары буйлап" чарада авылыбыз тарихы, аның үткәне белән таныштык. Күренекле шәхесләре турында фикер алыштык. "Безнең киләчәгебез кадерле" наркотикларга каршы чара үткәрелде.
Икенче иртәнге аштан соң отрядлар арасында өстәл теннисы, бадминтон буенча ярыш оештырылды. Төшке аштан соң "Алар даны мәңгелек" клуб сәгатендә Югары Симет авыл китапханәсе китапханәчесе авылыбыздан чыккан сугыш ветераннары белән таныштырды. Кызыклы уннар үткәрде. Укучылар күңелле ял итте.
-
Лагерьның уникенче көне.
15.06.2012
Бүген лагерьда " Әй Казан, нурлы Казан!" дип иселәнгә викторина үткәрелде. Балалар башкалабыз Казан турында белемнәрен ныгытты, сорауларга җавап эзләделәр. Икенче иртәнге аштан соң елга буена сәяхәт оештырылды. Балалар анда туган як гүзәллеген рәсемгә төшерделәр. Төшке аштан сон бу рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Балалар бакчасында нәниләргә күрсәтү өчен "Үги кыз" әкиятен сәхнәләштерә башладык.
-
Лагерьның унберенче көне.
14.06.2012
Иртәнге якта ике отряд арасында математик КВН оештырылды. Отрядлар кызыклы математик сорауларга җавап эзләде. Математик ресбуслар чиште. Каршы як командага кызыклы биремнәр әзерләп, аларга җавап таптылар. "Иң шәп егет" конкурсында һәр отрядтан да дүртәр егет кызыклы конкурсларда катнашты. Лагерьның "Иң шәп егете" дип Загриев Фоат табылды. Татар халык җырлы- биюле уеннары укучыларга аларның әби-бабалары чорына кайтып килергә ярдәм итте. Төшке аштан соң Авыл библиотекасына бардык. Анда безгә китапханәче Гүзәл апа китапларның килеп чыгышы турында сөйләде, борынгы китаплар белән таныштырды.
-
Лагерьның унынчы көне.
13.06.2012
Бүген без лагерьда "Озын толым" бәйгесе оештырдык. Озын толымлы кызларыбыз осталыкта, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Толымнарын тәрбияләү серләрен чиштеләр. Иң озын толымлы кыз дип Тимерова Айсылу билгеләнде. Көннең икенче яртысында кызыклы өстәл уеннары оештырылды.
-
Лагерьның тугызынчы көне.
10.06.2012
Бүгенге көн "Безнең балачак" дигән исем астында узды.
Көннең беренче яртысында Химия фәне укытучысы Руфия Раисовна химия фәнененнән укучыларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. балалар чипсының, газлы эчемлекләрнең зыяны турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
Һәр отряд ачык һавада ирекле темага асфальтта рәсемнәр ясады. Икенче иртәнге аштан соң елга буена балык тотарга бардылар. Балык эләкмәсә дә балалар күңелле ял иттеләр.
-
Лагерьның сигезенче көне. Шахмат ярышы.
09.06.2012
Бию бәйгесе, шахмат ярышы, "Көйне таны" бәйгесе белән көнебез кызыклы, мавыктыргыч үтте. Бу уеннарда җиңү яулаган балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның җиденче көне.
08.06.2012
Бүген көнебез бик кызыклы узды. Иртәнге аштан соң без "Китаплар иленә" сәяхәт ясадык. Яңа басмалар белән таныштык. Авыру китапларга ярдәм иттек. Көнебез татар халык уеннары белән дәвам итте. Әби-бабаларыбыз уйнаган 2Гөлбану", "Ал кирәк, гөл кирәк", "Наза" уеннары безгә бик ошады. Икенче иртәнге аштан соң, дару үләннәре белән танышу өчен, табигатькә чыктык. Дару үләннәренең файдалы үзлекләре турында сөйләштек, аларны танырга өйрәндек. Төшке аштан соң бадминтон уены оештырылды.
-
Лагерьның алтынчы көне. Олимпиада.
07.06.2012
Бүгенге көн кызыклы, мавктыргыч үтте. Кече олимпия уеннарында балалар төрле спорт ярышларында көчләрен сынады. Иң җитезләр, кыюлар дип "Ромашка" отряды табылды. Алар һәр уенда да зур уңышка иреште. Төшке аштан соң отрядлар Квиллинг серләренә төшенде.Төсле кәгазь кулланып төрледән төрле картиналар иҗат иттеләр.









