муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 67 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Лагерьның бишенче көне. Универсиада-2013 Кайда? Кайчан? Нәрсә?
06.06.2012
Бүгенге көнебез бик күңелле үтте. Иртәнге аштан соң отрядлар "Күңелле стартлар" эстафетасында бик теләп катнашты. Икенче иртәнге аштан соң барыбыз бергә җыелып чишмәләргә сәяхәт ясадык. Чишмә яннарын чистарттык.
Ә иң кызыклысы -2013 елда башкалабыз Казан шәһәрендә үтәчәк Универсиада темасына багышланган "Кайда? , Кайчан?, Нәрсә?" уены булды. Отрядлар командаларга бүленеп универсиада темасына багышланган сорауларга җавап эзләделәр. Иң актив балаларга кызыксындыру бүләкләре бирелде.
-
Лагерьның дүртенче көне. Без булдырабыз.
05.06.2012
Бүген барыбыз да яратып өлгергән бадминтон уены үткәрелде.
"Әкияттә кунакта" дип исемләнгән күргәзмә өчен балалар яраткан әкият геройларын рәсемгә төшерделәр. Шул рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Көндезге аштан соң балалар "Зәлидә" уенында бик теләп катнашты. Кыскасы, спортта да, сәнгаттәдә балалар үз көчләрен сынап карады.
-
Лагерьның өчкенче көне. Кояшкайда кунакта.
04.06.2012
Кояшкайның 3 нче көне лагерь ачу тантанасы белән башланып китте. Икенче иртәнге аштан соң балалар татар халык милли уеннарын уйнады.
Көндезге аштан соң үткән "Сәламәтлек үзебезнең кулда" дип исемләнгән чарада бездә кунакта фельдшер Муллагалиева И.И. булып китте. Ул балаларга җәйге чорда күзәтелә торган авырулар турында чыгш ясады. Авыруларга ничек беренче ярдәм күрсәтү турында аңлатты.
-
Лагерьның икенче көне. Күңелле ял итәбез!
02.06.2012
Бүген кызыклы уеннар көне узды. Яңадан- яңа уеннар белән көннең үткәне сизелми дә калды.
-
Лагерьның беренче көне. Исәнме, җәй! Кояшлы балачак!
01.06.2012
Хуш киләсең, җәй!
Исәнмесез урманнар,
Күкләргә үрләгән учаклар!
Учаклар шикелле яктырып,
Хәтердә сакланыр ул чаклар.
-
Мәктәптә Сабантуй.
31.05.2012
Сабан туе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрм итик көн буе!
-
Соңгы кыңгырау. 25.05.2012

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Ашыгабыз һаман ашыгабыз
Ни көткәнен белми һичкем дә -
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!
-
Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек! 24.05.2012

24 май көнне 4 сыйныф укучылары башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе үткәрде. Белем үрләренең беренче баскычын уңышлы тәмамлап икенче баскычка аяк баскан 7 егет һәм 6 кызының яңадан- яңа белем үрләрен яулавын теләп калабыз. Уңышлар сезгә укучылар!
-
Пионериягә 90 ел 15.05.2012

15 май көнне мәктәп укучылары Пионериянең 90 еллык юбилее уңаеннан укучылар слётына барып кайтты.
-
9 май- Җиңү көне. 08.05.2012

Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.









