Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Лагерьның 15 нче көне 18.06.2018

И вот наступил долгожданный день. Солнечным лучиком прилетело и к нам лето. Весёлые детские голоски наполнили радостным щебетанием пришкольный лагерь «Хыял ». В этот день была проведена беседа с детьми «Береги природу!», а так же «Эстафета лесных сюрпризов».
-
"Хыял" лагереның 14 нче көне
15.06.2018
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлар килеп җитте. Өлкәннәр дә, балалар да әлеге бәйрәмнәрне сагынып көтеп ала. Лагерьда ял итүче балаларда да бәйрәм рухы...
15 июнь көнне гадәттәгечә иртәнге зарядка ясап чәйләр эчкәннән сон “Рус әкиятчеләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып бардылар. Тәмле төшке аштан соң, балалар милли бәйрәм Сабантуй бәйрәме ачылышына әзрләнү максатыннан Сабантуй мәйданчыгына юнәлделәр. Матур биюләр, дәртле җырлар Сабантуйның күңелле булачагына ишәрә ясады.
Төшке аштан соң үткәрелгән “Буратино маҗаралары” уен викторинасы һәм саф һавада күңелле уеннар да балалар күңеленә хуш килде.
-
Лагерьның 13 нче көне 14.06.2018

Лагерьда шаулы тормыш кайный…Күңелле уеннар,кызыклы КВН нар,башваткычлар...
14 нче июнь көне дә вакыйгаларга бай булды. Иртәнге зарядка һәм иртәнге чәйдән соң “Кызыклы математика” дип исемләнгән КВН балаларны фикер йөртергә чакырса, юл йөрү кагыйдәләре хакында белемнәре аларга рәсемнәр ясарга, тест эшләргә этәргеч булды.
Төшке аштан соң балалар кызыксынып “Винни Пух” мултьфильмын карадылар. Кызыклы мультик балаларны шатланып көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итте.
-
"Хыял" лагереның 12 нче көне 13.06.2018

Бүген лагерьның 12 нче көне. Балаларны каршылап, иртәнге ашлар ашатылгач, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Аннан соң “Минем сәламәтлегем минем кулда” чарасында балалар теләп катнаштылар. “Әкият илендә кунакта” уен программасы балаларның яшь үзенчәлеген исәптә тотып, мавыктыргыч итеп үткәрелде.
-
Лагерьның 11 нче көне 12.06.2018

Бүген лагерьның 11 нче көне. Балаларны каршы алып, җылы ризыклар белән тукландыргач, Россия көне унаеннан аларга презентация күрсәтелде һәм әңгәмә оештырылды, “Татар халык әкиятләре илендә” чарасы үткәрелде. Аннан соң балалар өчен сабантуй бәйрәме оештырылды. Балалар милли һәм спорт уеннарында бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Төшке аштан соң экологияне саклау максатында лагерь биләмәсе җыештырылды.
-
"Хыял" лагереның 10 нчы көне 11.06.2018

Бүген лагерьның 10 нчы көне... Әлеге көн туган җиребезнең матур табигатенә багышлана... Иң беренче балалар “Татарстанның Кызыл китабы” белән таныштылар. Әлеге темага багышланган презентация, хәзерге вакытта кимеп баручы хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы хакында булды.
ГТО нормалары тапшыру да дәвам итә. Бүген балалар тәбәнәк турникта яткан килеш тартылу төрен тапшырдылар.
Көн тәртибе буенча үткәрелгән, “Электр куркынычсызлыгы нигезләре “дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә балалар өчен бик файдалы булды.
Төшке аштан соң, балалар туган ягыбыз елгалары һәм чишмәләре буйлап сәяхәткә кузгалды. Чишмәләр һәм елгаларның бүгенге хәле балаларда кызыксыну уятты... Аларны саклау, тәртиптә тоту һәркем өчен мөһим икәненә төшенделәр.
-
Лагерьда 9нчы көн 09.06.2018

Лагерьда бүгенге көнебез «Сәламәтлек дәресләре” дип аталды.
Балалар , ФАП мөдире Харисова Л.З. белән очраштылар, ул балаларга файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук практикант егетебез Тухбатуллин Райнур тарафыннан “Мойдодыр дуслары” турында әкият сөйләнелде, рәсемнәр ясалды.
«Сәламәтлек дәресләре” темасын дәвам итеп,тәрбия сәгатьләрендә алган белемнәрен барлау,ныгыту максатыннан Раушания Закариевна укучылар белән сораулар һәм биремнәргә җаваплар тапты.
Төшке аштан соң музыка астында күңелле уеннар үткәрелде.
-
"Хыял" лагереның 8 нче көне 08.06.2018

Бүген лагерьнең 8 нче көне... Күңелле уеннар,кызыклы очрашулар дәвам итә. Ә бүген көнебез “Башваткычлар чишәбез”дип аталган кызыклы уен белән башланып китте.
Халкыбызның татар халык уеннары һәм җырлары белән урелеп барган мавыктыргыч чара балалар күңеленә хуш килде. Тәмле төшке аштан соң, балалар “Кояш куяны -2018 “ рәсем конкурсында актив катнаштылар.
Көн ГТО нормалары кысаларына кергән урыннан озынлыкка сикерү белән дәвам итте. Соңыннан, хәрәкәтле уеннар белән, көнгә йомгак ясалды.
-
Лагерьда 7 нче көн 07.06.2018

“Җир шары- уртак йортыбыз!” Ә йортта барлык яшәүчегә дә уңайлы,чиста булырга тиеш. Ә ул уңайлылыкны Кеше үзе булдыра ала бит. Кечкенә яшьтәге мәктәп укучылары моны белеп торырга тиеш. Шул максаттан, бүген лагерьга йөрүче укучылар белән, “Син табигатьне беләсеңме?” исемендә викторина уздырылды.Укучыларыбыз тагын бер кат табигатьнең кеше тормышында әһәмияте бик зур икәнлегенә төшенделәр.
Алар, әйдәгез, бергәләп туган җир, туган йорт сагына басыйк, җир-анабызга карата рәхимле булыйк дип сүз бирделәр.
Табигатьтә хәрәкәтле уеннар уйнадылар,күңелле ял иттеләр.
-
"Хыял"да 6нчы көн
06.06.2018
“Без онытмыйбыз, Без горурланабыз!”. Сугыш хәтирәләре беркайчан да онытылмый. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре бүгенге көндә әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Без бу дәһшәтле сугышта катнашкан үзебезнең әби – бабаларыбыз, абый-апаларыбыз, якын туганнарыбыз турында сөйләштек, обелискта булдык.
Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!










