Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Хыял" лагереның 5 нче көне 05.06.2018

Бүген мәктәбебездә “Хыял” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Урман хуҗалыгының эшчәнлеге, аның тарихы белән таныштылар.
Шулай ук дендрарийда да булдылар. Биредәге үсентеләрне, агачларның күплеген күреп хозурландылар. Биредә урман хуҗалыгы эшчеләре бик тырышып, 11,25 га җирдә матур ландшафт булдырып, Ерак Көнчыгыш, Европа һәм Азиядән бик күп төр үсенте утыртканнар. Балалар һәр агачны бик кызыксынып карадылар, сөйләгәннәрне тыңлап, үсентеләргә карап сокланып кайттылар.
-
"Хыял" да 4нче көнебез 04.06.2018

Лагерьның 4 нче көнендә “Ветеран,ничек яшисең син?” темасына чаралар узды.
Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу сүз бөтен кешене дә тетрәндерә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга күп вакытлар үтсә дә, аның хәсрәте гомер буена бара.Узган чаралар барышында укучыларыбыз шуңа тагын бер кат инандылар да инде. Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Шуны онытмасак иде.
Сугыш уты беркайчан да кабынмасын. Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде.
Бүген, укучыларыбыз участок инспекторы Шиһабиев Фәрит Гаптелҗәмил улы белән очраштылар. Һәм үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар алдылар
-
Лагерьда 3нче көн 03.06.2018

“Балалар, әйдәгез дус булыйк!”.
Лагерьның бүгенге темасы нәкъ әнә шундый. Дуслык иле-кызыклы ил ул. ДУСЛЫК һәм ТАТУЛЫК булганда бар уңышка ирешеп була.
Бүген, “Дуслык аланында” укучыларыбыз дуслык,татулык турында сөйләштеләр, рәхәтләнеп уйнадылар,биеделәр,җырладылар.
-
Лагерьда 2нче көн 02.06.2018

Лагерьның 2 нче көнендә “Туган ягыбызны яратабыз” темасына чаралар узды. Викторина барышында Туган якның үткәне,бүгенгесе һәм киләчәге турында да әңгәмә оештырылды.Укучыларның белемнәре тагын бер кат барланды, тулыландырылды. Укучылар туган җир турында үзләре белгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Хәрәкәтле уеннар, күңелле биюләр дә балаларның күңеленә хуш килде.
-
"Хыял" лагеренда 1нче көн 01.06.2018

Бүген мәктәбебездә “Хыял” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеры үзенең эшен башлап җибәрде.
Иң беренче укучыларыбыз лагерь,андагы тәртип һәм куркынычсылык кагыйдәләре белән таныштылар.
1-нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне.Шул уңайдан оештырылган чараларда да укучыларыбыз актив катнаштылар”.Беренче көн кызыклы һәм нәтиҗәле үтте.
-
"Балаларны яклау көне" 01.06.2018

Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләр, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр балаларыбыз белән һәрвакыт горурланып, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәек. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын.
-
Туган якта сәяхәт. 30.05.2018

Бүген 4 класс укучылары велосипедлар белән походка чыктылар. Тенеки белән Мәртен арасындагы балык күленә менделәр. Шулай ук Тенеки авылындагы чишмәләрнен башлану урыннарын карадылар. Поход укучыларга бик ошады.
-
Робототехнический фестиваль-2018 28.05.2018

С целью активизации деятельности образовательных организаций района по развитию и поддержке детского технического творчества 28 мая на базе МБУ ДО "Центр детского творчества Сабинского муниципального района РТ" прошел муниципальный фестиваль по поддержке и развитию детского технического творчества. На Фестивале принял участие и поздравил победителей соревнований и участников Фестиваля Глава Сабинского муниципального района Р.Н.Минниханов. Фестиваль представил собой выставку из работ объединений в техническом направлении, направленную на повышение интереса учащихся к научно-техническому творчеству.
Так же в рамках фестиваля прошла церемония награждения победителей и призеров республиканских соревнований по итогам 2017-2018 учебного года.
-
"Хуш мәктәбем!" 24.05.2018

Бүген мәктәбебездә соңгы кыңгырау чыңлады.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы булып чыңлаган әлеге кыңгырау, аларны олы тормыш юлына дәште.Ак юллар сезгә укучылар!
-
Районный слет-фестиваль ДОО «Барабаны играют сбор» 22.05.2018

Активисты школы участвовали на слет - фестивале ДОО «Барабаны играют сбор 2018». Финальным этапом слет-фестиваля была Пионерская квест – игра. Команда Юлбат – Измя заняла II место. Молодцы, ребята!










