Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | ulbatsaba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Ильнар Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 25 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Һөнәрләр илендә. 10.03.2018

10 март көнне 6 сыйныф укучылары белән “Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс” дигән тема астында сыйныф сәгате узды. Укучылар һөнәрләр белән бәйле мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр һәм җырлар белән таныштылар. Әти-әниләренең һөнәрләренә багышланган презентацияләр эшләделәр. Һәр укучы әти-әнисенең һөнәре белән горурлануын белдерде.
Укучыларда һөнәр сайлауга,тормышта үз урыныңны табуга уңай караш формалаштырылды.
-
Кызыл китап битләреннән. 10.03.2018

Бүген мәктәбебезнең 2 нче сыйныфында “Кызыл китап ни сөйли?” – дигән темага сбор үтте. Әлеге экологик сборның максаты түбәндәгеләр булды: укучыларны кызыл китап белән таныштыру һәм мәгълүмат бирү, табигатьнең гәҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү, аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту. Сборда укучылар актив булдылар.
-
Әниләр бәйрәме! 07.03.2018

«Сигезенче март - Әни бәйрәме,
Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме.
Кайдан табарга, кайда чәчәк бар?
Кая карама - каплаганак кар».
Мәктәбебенең башлангыч сыйныф укучылары бер дә борчылмадылар, әниләргә бүләккә искиткеч матур чәчәк бәйләмнәре ясадылар.
-
Это наша история. 28.02.2018

28 февраля 2018 года в Малом зале Госсовета РТ прошла Всероссийская историко-краеведческая конференция «Это наша история: свершения и победы», посвящённая 100-летию создания Красной
Выступления участников конференции были посвящены истории гражданской войны на территории Казани, вкладу республики в победу в годы Великой Отечественной войны. На конференции участвовал и выступил с докладом учитель истории нашей школы И.Ф.Сафин.
После докладов состоялось вручение сертификатов участникам и награждение ученых, учителей, музейных работников, ветеранов войны, труда и вооруженных сил, активистов военно-патриотической и историко-краеведческой работы и молодежного движения памятными медалями, грамотами и благодарственными письмами.
-
Әлифба бәйрәме 28.02.2018

Бүген 1 сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә “Әлифба бәйрәме” үткәрделәр.Укучылар үзләренең җырга да, биюгә дә бик оста булуларын күрсәтте. Матур шигырьләр сөйләделәр, китап битләренә сәяхәт ясадылар, мәсьәләләр чиштеләр. Шулай итеп алар тәүге китаплары белән хушлашты.
-
Тимурчылык дәвам итә. 27.02.2018

Февраль хәрби-патриотик айлык.Шул максаттан тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү, истәлекләрен саклау, үстерү өстендә эшне дәвам итеп укучыларыбыз һәрдаим өлкәннәребезгә ярдәм итеп торалар.Мәктәп активистлары Харисова Илсинә һәм Валиева Зәринә сугыш чоры баласы, күп еллар Тенеки башлангыч мәктәбендә пешекче булып эшләгән, Рашитова Гамбәр апа да булдылар. Өй эшләрендә булыштылар, ишек алдын кардан чистарттылар.
-
Күңелле стартлар. 26.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелеп килә. Бүген физик тәрбия укытучылары тарафыннан 2-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар“ уены үткәрелде.
-
Хәрби-патриотик айлык. 22.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында узган волейбол ярышлары.
23нче февраль -Ватанны саклаучылар көне! Бәйрәм белән хөрмәтле ир-егетләребез!
-
“Шаг в будущее”
21.02.2018
21 февраль көнне 3-6 сыйныф укучылары “Шаг в будущее” муниципаль проект эшләре конкурсында катнаштылар һәм бик матур чыгышлар ясадылар
-
Туган тел көне. 21.02.2018

Мәктәбебездә 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар узды.










