Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Альметьево, ул. Л.Рахматуллина, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-23-34 |
| E-Mail: | almetcs@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альметьевская СОШ им. М.Рамзи" |
| Руководитель: | Садиков Рамиль Ханифович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 109 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 17 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Альметьевская средняя общеобразовательная школа имени Мурада Рамзи" Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Ут белән сак бул! 04.10.2017

3 сентябрь көнне мәктәпкә янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радик Госманов килде.Ул укытучылар коллективы белән очрашты һәм балаларга ут белән сак эш итү, янгын куркынычы турында даими искәртеп торырга , янгын чыккан очракта кәрәзле телефоннардан 101 номерына шалтыратырга кирәклеге турында сөйләде.Соңыннан укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен мультфильм аша кабатладык. 04.10.2017

Бүген мәктәбебезгә киноучреждение хезмәткәрләре килде.Алар ике төрле аудиториягә фильмнар күрсәттеләр.Башлангыч сыйныфлар юл йөрү кагыйдәләренә бәйле мультфильмнар карадылар.Бу алар өчен кирәкле дә, файдалы да чара булды.Балаларга бик ошады.
-
Өлкән сыйныф укучылары "Айсылу" нәфис фильмын карадылар. 04.10.2017

-
Балалар бакчасында очрашу. 03.10.2017

29 сентябрь көнне балалар бакчасына "Шәфкать" үзәгеннән "Юлбарыс" кунакка килде.Ул балаларга төрле конкурслар оештырды, күчтәнәчләр белән сөендерде.Һәр бала да актив булды.Нәниләргә бу очрашуны оештырган "Шәфкать"кә бакча хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә рәхмәтле.
-
Тимурчылык хәрәкәте 01.10.2017

Мәктәп укучылары ялгыз яшәүче әби-бабайлар янына даими рәвештә барып хәлләрен беләләр, йорт эшләрендә ярдәм итәләр.5 нче сыйныф укучылары Насибуллина Гөлнара Миннешәех кызы җитәкчелегендә шефлыкка алган Сәлимгәрәева Җәннәт апа янында булдылар, аны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр.
-
Нәниләр куанычы 01.10.2017

Бу уку елында бакчага йөрүче нәниләр яңа бина белән беррәттән яңа мәйданчыклы да булдылар.Уен мәйданчыгы-балаларның иң яраткан урыннары.
-
Эвакуация 28.09.2017

Укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәресләр даими алып барыла.Ярты ел саен бу өйрәнүләр практикада сынала.Бүген дә мәктәптә эвакуация оештырылды.Тревога сигналы бирелүгә барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр үз вакытында тәртип белән мәктәп ишегалдына чыгып тезелделәр.
-
Эвакуация 28.09.2017

Бакчага йөрүче нәниләр дә олы абый-апаларыннан калышмадылар.
-
Тәнәфестә 28.09.2017

Укучылар тәнәфесләрне сәламәтлеккә файдалы булырлык итеп уздыралар.Алар саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар, футбол уйнап кергәч дәресләрдә дә актив.
-
"Ак калфак" белән очрашу. 25.09.2017

Бүген, ягъни 25 сентябрь көнне район мәдәният йортында "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.Бу чарада кул эшләре күргәзмәсе белән безнең мәктәп тә катнашты.











