Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Сөенечле хәбәр 30.11.2017

Татарстан Республикасынын атказанган агрономы Хуснуллин Мөнәвир Фатыйх улының истәлегенә өстәл теннисы буенча X республикакүләм турнир булып узды. Гимназия укучылары анда да сынатмадылар, I һәм III урынга лаек булдылар.
-
Укучылар сөендерә 29.11.2017

Республика олимпиада үзәге инглиз теленнән "Мой английский" дигән бәйге игълан иткән иде. Гимназиябез укучылары анда бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
-
Укучылар өчен комплекслы тикшерү 28.11.2017

Бүген 7 нче сыйныф укучылары өчен комплекслы тикшерү үткәрелде. Ул үз эченә берничә фәннең үзләштерелеүен тикшерде. Эш тиешле таләпләргә туры китерелеп уздырылды. Нәтиҗәләр куандырыр дигән өметтә калабыз.
-
Әниләр көне үтте 25.11.2017

Гимназиябезнең 3 нче Б сыйныфы укучылары әниләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр белән үрелеп барды.
-
Укытучыларыбыз белемнәрен күтәрә 24.11.2017

Сарман гимназиясе укытучылары график нигезендә үз белемнәрен күтәрү өстендә эш алып баралар. Бүгенге кондә математика укытучысы белем күтәрү курсларында булса, аннан алда гына тарих укытучысы укып кайтты.
-
Безнекеләр Казанда 23.11.2017

Сарман гимназиясе укучылары һәм укытучылары Казан шәһәрендә булып үткән "На языках народов мира" конференциясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Афәрин!
-
Әзерлек башланды 22.11.2017

Сарман гимназиясе Яңа ел бәйрәменә әзерлекне инде башлап та җибәрде. План нигезендә башкарыласы эшләр һәм җаваплылар инде билгеле.
-
Хәрби хезмәткә әзерлек 21.11.2017

Бүген укучыларны хәрби хезмәткә әзерләү максатыннан хәрби комиссариат тарафыннан оештырылган чара булып узды. Анда гимназиябезнең 8, 10 нчы сыйныфы укучылары катнашты.
-
Без - мәдәниятле халык! 20.11.2017

20 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" исемле әсәре буенча сәхнәләштерелгән тамаша булды. Сарман гимназиясе коллективы әлеге чарада актив катнашты.
-
Референдум үтте 19.11.2017

19 нчы ноябрь көнне гимназиядә үзара салым буенча референдум булып үтте. Районыбызның киләчәге өчен битараф булмаганнар бу көнне тавыш бирүдә катнаштылар.









