Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Республиканское родительское интернет-собрание 18.11.2017

Во исполнение плана работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 17.11.2017 с 12.00 до 13.30 состоялось Республиканское родительское интернет-собрание.
-
Безнекеләр - киңәшмәдә! 17.11.2017

Бүген мәктәпләрнең хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, медицина хезмәткәре, ашханә мөдирләре катнашында киңәшмә булып үтте. Ул ветеренария документларын тутыру үзенчәлекләрен өйрәнүне үз эченә алды.
-
Аягың җиңел булсын, җиңүче! 16.11.2017

Олимпиадаларның район туры башланып китү турында без инде хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, аның нәтиҗәләре дә килеп ирешә башлады. Экология буенча олимпиадада Сарман гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы җиңү яулады (укытучысы Шамилова Л.Х.). Без инде, үз чиратыбызда, аның аягы җиңел булсын иде дигән теләктә калабыз һәм яңа күңелле хәбәрләр көтәбез.
-
Юлларда сак булыгыз! 16.11.2017

Бүген ил күләмендә юл һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу көне. Шул уңайдан гимназиябездә әңгәмә оештырылды. Анда дәүләт автомобиль инспекциясе вәкилләре дә катнашты.
-
Яшь экологлар рэсем ясый 15.11.2017

Сарман гимназиясендә экология елы кысаларында укучылар арасында рәсем һәм плакатлар бәйгесе игълан ителде. Әлеге конкурста балалар бик теләп катнаштылар.
-
Укучылар мониторинг тикшерүе үтә 14.11.2017

Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе буенча оештырылган 4, 6, 8 нче сыйныфларда мониторинг тикшерү эшләре дәвам итә. Бүген әлеге эшне инглиз теленнән башкардылар. Эш ике өлештән торып, һәрберсе махсус әзерлекне таләп итсә дә, укучылар аны бик тиз һәм җиңел башкарып чыктылар.
-
Олимпиадаларның муниципаль туры старт ала 14.11.2017

Бүген фән олимпиадаларының муниципаль туры башланып китте. Районыбызның иң акыллы, иң тырыш балалары бүген экология фәне буенча көч сынаша. Без аларга зур өметләр баглыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
Түбән Кама кунаклары - бездә 13.11.2017

Сарман гимназиясеннән кунаклар бер дә өзелеп тормый. Бу юлы алар Түбән Кама шәһәреннән килгән иделәр. Килү максаты - укучыларга кулланучыларның хокукларын яклау темасына әңгәмә-диспут оештыру. Кызыклы чыгыш балаларга бик ошады, алар үзләре өчен күп кенә файдалы белешмә алдылар.
-
Спорттагы казанышыбыз 11.11.2017

Укучыларның II Спартакиада кысаларында үткәрелгән "Күңелле стартлар" хәрәкәтле уеннарының муниципаль этабында катнашып, Сарман гимназиясе укучылары III урынга лаек булды. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагы да зуррак үрләр яулавын көтеп калабыз.
-
Укытучылар сынау уза 10.11.2017

Бу көннәрдә аттестация үтүче укытучылар тестирование узалар. Ул фән нигезләрен, методика, педагогика, психология белемнәрен тикшерүдән торган сорауларны үз эченә ала. Сарман гимназиясе укытучылары тестлаштыруны уңышлы гына тапшырдылар. Күпчелек мөгаллимнәребезнең 90 югарырак балл җыюы аларның белем дәрәҗәсенең югары булуын куәтли. Аларга без алга таба да уңышлар теләп калабыз.









