Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тикшерүләр артта калды 09.11.2017

Районыбызның белем бирү оешмаларын соңгы араларда департамент хезмәткәрләре тикшерде. Анда уку планнары, эш программалары, дәреслекләр, дәресләр һ.б. бик күп кенә эшләребез энә күзеннән үтте. Инде барысы да артта, нәтиҗәләр яхшы булыр дигән өметтә калабыз.
-
Донорлар - арабызда 07.11.2017

Үзәк хастаханә тарафыннан оештырылган "Донор көне"нә безнең укытучылар да битараф калмады. Салихова Алсу Нисбәт кызы әле чарада ел саен катнашып килә. "Башкаларның сәламәтләнә алуына үзеңнән өлеш кертә алу - үзе бер бәхет бит ул", - ди Алсу Нисбәтовна
-
Тынгы белмиләр 07.11.2017

Сарман гимназиясе укучылары каникул чорында да төрле чараларда катнашырга җитешәләр. Буа шәһәрендә үткәрелгән "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" регионара конференциядә 7 нче сыйныф укучылары катнашты һәм өченче урынга лаек булдылар.
-
Белемнәрне тирәнәйттек 27.10.2017

Сарман гимназиясе укытучылары Түбән Кама шәһәренең педагогия көллиятендә "Система работы учителя с одаренными детьми", "двент - календарь как средство организации внеклассной работы" темаларына мастер-класслар карадылар.
-
Сәлетле балаларны зурладылар 26.10.2017

Кичә Түбән Кама шәһәрендә сәләтле балалар слеты булып үтте. Анда Сарман гимназиясеннән дә укучылар катнашты. Укучылар сертификат, бүләкләр алдылар, бәйрәм тамашасы карадылар.
-
Тагы бер җиңү 25.10.2017

Кичә Түбән Кама шәһәрендә оештырылган сәләтле балалар слеты кысаларында укучылар өчен КВН ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта барлыгы 9 команды катнашты. Шулар арасында Сарман гимназиясе командасы уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек дип табылды.
-
Укытучыларыбыз семинарда катнашты 25.10.2017

Сарман гимназиясе укытучылары Түбән Кама шәһәрендә узган "Выявление и сопровождение одаренных учащихся в условиях реализации ФГОС" региональ семинарында катнаштылар, мастер-класслар карадылар.
-
Телебез сакчылары 24.10.2017 Бүген Сарман гимназиясендә татар теле буенча олимпиада булып үтте. Анда катнашучыларны телебез сагында торучылар дип әйтергә хакыбыз бар. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел, ләкин шуңа карамастан телебез белән кызыксыну кимемәсен иде.

-
Олимпиадаларның мәктәп туры бара 24.10.2017

Сарман гимназиясе укучылары фән олимпиадаларының мәктәп турында белемнәрен сыный башладылар. Алда аларны район һәм республика турлары көтә. Укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Кызыклы очрашу 23.10.2017 Сарман гимназиясендә УФАС вәкилләре булып киттеләр. Алар кызыклы итеп сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.










