Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Полиция бълегендә кунакта 22.09.2017

Профориентация үткәрү максаты белән Сарман гимназиясе укучылары полиция бүлегендә булдылар. Алар эшче эшләр бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар, кызыклы әңгәмә тыңладылар. Алиуллин Фәрит Фоатовичның сөйләме укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Китапка яңа сулыш өр! 21.09.2017
Уку елы башыннан мәктәпләрдә “Китапка яңа сулыш өр!” (Подари книге вторую жизнь) акциясе старт алды. Ул мәктәп китапханәрәнең фондын тулыландыру максаты белән үткәрелә. Сарман гимназиясе укучылары әлеге бәйге-акциядә “Иң актив класс”, “Иң актив укучы”, “Иң актив укытучы” номинацияләре бар икәнлеге турында инде хәбәрдар. Бүгенге көндә китапханәчебез Ганиулина Римма Ясировна шуның белән мәшгуль. Эш барышында укучыларда укуга карата уңай караш, актив гражданлык позициясен формалаштыру, мәктәпкә хөрмәт белән карау һәм җаваплылык хисе тәрбияләү бурычлары куелды. Мәктәп фондына бүләк ителгән китаплар исәпкә алына һәм башка укучыларга да куллану мөмкинлеге ачыла. -
"Тынычлык күгәрчене" акциясе 21.09.2017
2017 нче елдан башлап 21 нче сентябрь көнне “Тынчлык күгәрчене” акциясе үткәрү тарадициягә әйләнеп китәчәк. Быел ул бөтендөнья күләмендә тәүге тапкыр уздырылды. Сарман гимназиясе укучылары да бу чарадан читтә калмады. Аның кысаларында классларда әлеге проект турында белешмә бирелде, укучылар тарафыннан флешмоб әзерләнде, укучылар көче белән ясалган күгәрченнәр, шарга бәйләнеп очыртылды. Барлык класслар да әлеге эштә актив булдылар, мондый матур башлангычны хуплап каршы алдылар. Изге эш җанга рәхәтлек, тәнгә сихәт китерә. Алга таба да изге эшләр акциясен дәвам итәргә һәм актив булырга дигән теләктә калабыз. -
Методик эш 21.09.2017
Сарман гимназиясе укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын үстерү өстендә даими эшләп киләләр. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки ул районыбызда бердән-бер Өстенлек мәктәбе статусына ия булган уку йорты. Башка уку елларындагыча, быел да методик семинарлар, коучинглар, сингапур структуралары белән танышулар дәвам итә. Беренчедән, алар тәҗрибә тарату максатыннан оештырылса, икенчедән, яшь укытучыларга методик ярдәм күрсәтү өчен башкарыла. -
Экология елы кысаларында 20.09.2017
2017 нче ел – экология елы. Сарман гимназиясендә бу уңай белән күп эшләр башкарылды. “Из отходов – в доходы” күргәзмәсе шундыйларның берсе. Монда укучылар ташларга мөмкин булган әйберләргә яңа сулыш өрергә мөмкинлекне күрсәттеләр. Балалар фантазиясе гаҗәеп көчле. Әлеге гамәл аларга киләчәктә дә файда китерер дигән өметтә калабыз. -
Тимурчылык эше 19.09.2017

Узган атнада Сарман гимназиясенең 8 нче Б сыйныфы укучылары шефлыкка бардылар. Гадәттәгечә, Тәгъзимә әби укучыларны яратып каршы алды. Гимназия укучылары бу эшне бик яратып башкаралар, һәм Өлкән апабызга да бу бик ошый. Озак еллар дәвамында Тәгъзимә әбигә булышырга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
"Мәдәни көндәлек" кунаклары 19.09.2017
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман гимназиясе белән тыгыз бәйләнештә эшләп килә. Шушы көннәрдә алар 1 нче сыйныф укучылары белән берлектә “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйрәмен үткәрдәләр. Театральләшкән тамаша булып оештырылган әлеге бәйрәм укучылар күңелендә бары тик якты хатирәләр генә калдырыр. -
Изге эшкә әзер! 19.09.2017
Сарман гимназиясе укучылары ел әйләнәсендә өлкәннәр белән эшне дөрес оештыра. Ялгыз әби-бабайларга, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга кулларыннан килгәнчә булышу өчен алар әледән-әле шефлыкка алганнарның хәлләрен белешәләр, бакча һәм өй эшләрендә булышалар. Әлеге фотосурәттә - гимназиянең 10 нчы А сыйныфы укучылары. Алар сыйныф җитәкчеләре Салихова Алсу Нисбәт кызы белән берлектә һәрвакыт изге эшкә әзер. -
Консультацияләр башланды! 18.09.2017

Уку елы башлану белән, Сарман гимназиясендә имтиханнарга әзерлек эшләре старт алды. Дәресләрдән тыш, укучыларга өстәмә рәвештә консультацияләрдә дә белемнәрен арттыру мөмкинлеге бар. Гомумән, укучыларның нәтиҗәләре югары булсын өчен, гимназиядә бөтен шартлар да тудырылган.
-
Алдынгылар сафында 18.09.2017
18 нче сентябрь көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча ярыш оештырылды. Бу ярышта Сарман гимназиясе командасы да читтә калмады, уңышлы гына чыгыш ясап, призлы урынга лаек булды. Аеруча гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Гөлия Мөхәммәтлатыйп кызының 2 нче призлы урынга лаек булуын билгеләп үтәбез. Алга таба да гимназия командасы яхшы хәбәрләр белән генә куандырып торыр дигән өметтә калабыз.









