Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Бездә кунак бар! 18.09.2017
Сарман гимназиясендә төрле оешма-предприятиеләрдән килгән кунаклар, алар белән очрашулар, кызыклы әңгәмәләр гел булып тора. Кичә, ягъни 18 нче сентябрь көнне, районыбызның эш һәм мәшгульлек оешмасы белгечләре укучылар алдынды чыгыш ясадылар. Алар бүгенге көндәге иң кирәкле һөнәрләрне санадылар, дөрес итеп профессия сайларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. -
Профсоюз атнасы үтте 18.09.2017
«Профсоюз атнасы” кысаларында Сарман гимназиясенең һәр сыйныфында профсоюз оешмасының эшчәнлеге, аның һәмияте турында әңгәмәләр үткәрелде. Укучы кече яшьтән үк киләчәк тормышка әзер булып үсәргә тиеш. Шул максат белән оештырылган әлеге чара балаларда профсоюз оешмасына уңай мөнәсәбәт тудыруда хәлиткеч роль уйный. Укучылар мәктәп яшеннән үк нинди мөмкинлекләрдән файдаланырга була икәнлекне белеп үсәргә тиеш. -
Мөмкинлекләр артты 16.09.2017
Узган уку елыннан башлап Сарман гимназиясе түләүле хезмәт күрсәтү өчен лецензиягә ия булды. Шул уңай белән мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр оештырылып, белемнәрен тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр ачылды. Әлеге хезмәттән кергән акчаның бер өлеше укытучыга хезмәт хакы буларак түләнсә, икенче өлешенә мәктәп өчен кирәк булган кайбер әйберләрне булдыруга мөмкинлек ачылды. Мәсәлән, география кабинеты өчен 12 кечкенә һәм 1 зур глобуслар алынды, башлангыч звенода бер сыйныфка ленолиум җәелде. Әлегә бу саннар бик кечкенә кебек тоелса да, тамчыдан күл җыелганын исәпкә алганда, алга таба гимназиябез базасын тулыландыру буенча эшләр тагы да алып барылыр дигән өметтә калабыз. -
Җыелышлар ни сөйли? 15.09.2017
Узган атнада Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Анда гимназиябез директоры Шамилова Ләйсән Хәниф кызы гимназиябез яңалыклары белән һәм гомуми тәртип белән таныштырды, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова М.И. узган уку елына нәтиҗә ясады һәм имтихан сайлауда киңәшләрен бирде, психолог Галялиева В.Н. имтиханнарга әзерләнүдә әти-әниләрнең роленә тукталып китте, Алиуллин Ф.Ф. җинәятьчелекне булдырмау өстендә эшне күрсәтте. Җыелыш бик эшлекле төстә узды. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Кулга-кул тотынышып эшләүнең нәтиҗәсе уңай. Укучыларны белемле һәм тәрбияле итеп күрергә теләү барлык ата-аналарның һәм укытучыларның да теләге. Шуңа күрә бу эштә бар кешегә дә сабырлык һәм тырышлык теләп калабыз. -
Спектакль ошады! 15.09.2017
Укучылар өчен “Сарман гимназиясе”ндә төрле чаралар, очрашулар еш булып тора. Кичә, ягъни 14 нче сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәният йортында күңелле тамаша күрсәтелде. Минзәлә дәүләт театры артистлары алар өчен “Как стать богарытем» (рус телендә) дигән спектакль белән чыгыш ясадылар. Тамаша ахырына укучылар белемнең кирәклеге, тәртипле һәм тәрбияле булуның никадәр әһәмиятле сыйфатлар икәненә тагы бер тапкыр инандылар. -
Тыгыз элемтәдә 14.09.2017 МБГББУ «Сарман гимназиясе” күркәм эшләре белән районыбыз кешеләренә билгеле. Бу уку елын да ул ата-аналар белән тыгыз элемтәне булдырудан башлады. Шул уңай белән гимназиядә 13.09 (башлангыч сыйныфлар өчен), 14.09 (5-8 нче сыйныфлар өчен), 15.09 (9-11 нче сыйныфлар өчен) көннәренә ата-аналар җыелышы планлаштырылган. Кичә инде башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары беренче киңәшмәгә җыелдылар. Анда гимназиябез директоры Л.Х.Шамилова мәктәп кагыйдәләре, ашханәдә 2 тапкыр кайнар ризык белән туклану һәм башка мөһим мәсьәләләргә тукталды. Гимназиябезнең шәфкать туташы Шәкүрова А. гриппка каршы прививка ясатуның әһәмияте, психолог Галялиева В.Н. “Уку алдынгысын ничек тәрбияләргә?”, башлангыч сыйныф укытучылары Нафикова А.Я. “Укучыларда уку күнекмәләре булдыру”, Таҗетдинова Р.И. “Сәләтне ничек ачарга?”, Һадиуллина Г.А. “Гаиләдә - дидактик уеннар” темаларына чыгыш ясадылар. Тәүге җыелыш бик эшлекле үтте, ата-аналарның сорауларына җавап бирелде, тәкъдимнәр тыңланды. Мәктәп белән гаиләнең элемтәсен һәрдаим тыгыз алып барган очракта гына уңышка ирешеп була.

-
Мы за здоровый образ жизни! 11.09.2017
В рамках проведения Дня трезвости был проведён конкурс рисунков «Мы за здоровый образ жизни!», в котором приняли активное участие и ученики 3а класса. -
Всемирный День трезвости 11.09.2017
В Доме культуры был проведен Всемирный День трезвости с участием 10 классов нашей гимназии. Прослушали лекцию медработника, посмотрели фильм и провели анкетирование. -
Урок мира и дружбы 08.09.2017
Урок мира и дружбы прошёл в 3в классе. Обучающиеся приготовили и защитили проекты о традициях, истории, одежде народов, которые проживают в Сармановском районе. -
Всероссийский фестиваль энергосбережения «ВместеЯрче» 07.09.2017

В сентябре-октябре 2017 года в России идёт Всероссийский фестиваль энергосбережения «ВместеЯрче», цель которого - популяризация бережного отношения к природе в молодёжной среде, вовлечение подрастающего поколения в развитие энергоэффективных технологий. В рамках фестиваля в гимназии были проведены интерактивные уроки









