Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Югары бәя 26.09.2017

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Сармандагы күчмә утырышы уңаеннан бик матур күргәзмә оештырылган иде. Сарман гимназиясе коллективы күргәзмәгә милли түбәтәйләр һәм калфаклар тәкъдим итте. Укучылар һәм укытучылар көче белән чигелгән кул эшләре кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (2 нче көн) 26.09.2017
Сарман гимназиясе укучылары «Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Без төрле, ләкин без бергә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырдылар. Ул төрле категориядәге балаларга ярдәм күрсәтү, ярдәмгә мохтаҗ укучыларга булышу максаты белән эшләнде. -
Профсоюзга алдык! 26.09.2017
Гимназиядә яңа гына эшен башлап җибәргән укытучыларны профсоюз составына алу гадәткә кереп китте. Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Гашимова Ләйсәнне профсоюз оешмасына алу күренешен фотодан күрергә була. -
Без - экология сагында! 26.09.2017 2017 нче ел – экология елы ел. Шул уңай белән Сарман гимназиясе укучылары инде шактый эш башкарырга өлгерделәр. Район үзәгендә барган төзекләндерү эшендә укучылар да активлык күрсәттеләр. Шушы көннәрдә генә алар көче белән Ленин урамында чистарту эшләре башкарылды. Киләчәгебезне матур итеп күрәсе килгән һәр кеше изге эштән читтә калмасын иде.

-
Мәрхәмәтлелек атнасы (1 нче көн) 25.09.2017
25 нче сентябрьдан 2 нче октябрьга кадәр республика күләмендә “Мәрхәмәтлелек атнасы” үтә. Дүшәмбе көнне Сарман гимназиясендә дә әле акция турында мәгълумат бирелде, укучыларны изге эшкә тарту өстендә эш башланды. -
Бишенчеләр өчен тикшерү 25.09.2017 23 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясе укучылары өчен анкетирование үткәрелде. Ул балаларның урта звенога күчкәндә ияләшүне тикшерү максаты белән уздырылды. Алар киләчәктә 3 фәннән мониторинг тикшерү эшләре башкарачаклар. Әлеге антетирование шуның әзерлек этабы булып тора.

-
ФГОС таләпләренә туры китереп 25.09.2017
Сарман гимназиясендә ФДББС нигезендә укучы балалар инде 8 нче сыйныфка җиттеләр. Гимназия администрациясе тарафыннан дәресләргә әзерлекне югары оештыру таләбе куела. Безнең укытучыларыбыз да үз эшләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыралар. Салихова Алсу Нисбәт кызы укучыларга дәрес темасын төрле юллар белән ачып бирергә тырыша. Проблемалы сорау кую өчен укытучы барлык мөмкинлекләрдән дә файдалана. -
Спартакиададан читтә калмадык 25.09.2017 23 нче сентябрь көнне мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм җәйге спартакиадасы булды. Безнең Сарман гимназиясе дә бу чарадан читтә калмады. Хөснетдинова Динә Фәндәс кызы йөзү буенча оештырылган бәйгедә катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Команданың тырышлыгы аркасында Сарман районы 7 нче урынны алды. Әгәр дә катнашучы командаларның барлыгы 22 икәнен исәпкә алсак, бу күрсәткеч начар түгел. Алга таба да спортсменнарыбызга уңышлар теләп калабыз.

-
Мәктәп базасын баетабыз 23.09.2017
Узган уку елыннан башлап Сарман гимназиясе түләүле хезмәт күрсәтү өчен лецензиягә ия булды. Шул уңай белән мәктәп укучылары өчен түгәрәкләр оештырылып, белемнәрен тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр ачылды. Әлеге хезмәттән кергән акчаның бер өлеше укытучыга хезмәт хакы буларак түләнсә, икенче өлешенә мәктәп өчен кирәк булган кайбер әйберләрне булдыруга мөмкинлек ачылды. Мәсәлән, география кабинеты өчен 12 кечкенә һәм 1 зур глобуслар алынды, башлангыч звенода бер сыйныфка линолиум җәелде. Әлегә бу саннар бик кечкенә кебек тоелса да, тамчыдан күл җыелганын исәпкә алганда, алга таба гимназиябез базасын тулыландыру буенча эшләр тагы да алып барылыр дигән өметтә калабыз. -
Без-терроризмга каршы! 22.09.2017
Кичә, ягъни 21 нче сентябрь көнне, халыкара тынычлык көне уңаеннан терроризмга каршы көрәш чарасы оештырылды. Сарман гимназиясе укучылары тематикага туры китереп рәсем һәм плакатлар әзерләделәр, Сарманның үзәк паркында оештырылган чарада катнаштылар. Без исә үз чиратыбызда терроризм җиле илебезнең тынычлыгын бозмасын, илләр имин һәм тыныч булсын иде дигән теләктә калабыз.









