Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Казаннан - җиңү белән! 12.10.2017
Сарман гимназиясенең 3 нче В сыйныфы укучысы Шәмсемөхәммәтов Рузиль (класс җитәкчесе Таҗетдинова Р.И.) «Салават күпере» журналы редакциясе оештырган «Мине әти өйрәтте!» бәйгесендә катнашып II урын яулады. Бүләкләү 9 нчы ноябрь көнне Казан шәhәрендәүтте. Рузиль: «Мин Казаннын зур сәхнәсенә чыгып, истәлекле бүләк hәм диплом алдым », - дип, үзенең сөенече белән уртаклашты. -
Михаил Девятаевка - 100 яшь 11.10.2017

Бүген Сарман гимназиясендә Михаил Девятаевның тууына 100 ел тулу уңае белән зур чара үткәрелде. Чараны башлап йөрүдә музей директоры Дания Кашипованың роле бик зур. Укучылар белән әңгәмәгә Михаил Девятаев белән очрашырга насыйп булган райондашыбыз Әхмәдуллина Суфия Мөҗәһит кызы да килгән иде. Ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты, фотосурәтләр күрсәтте.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләдек 09.10.2017

Сарман гимназиясендә өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә кереп китте. Быел да без аларны үзебезгә чакырдык, укучыларның чыгышын күрсәттек, чәй табыны әзерләдек.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп 09.10.2017

Укытучылар көне уңае белән эшләрендә зур уңышларга ирешкән коллегаларыбызга мактау кәгазьләре тапшырылып китте. Сарман гимназиясеннән дә Гильфанова Г.М. белән Хакова А.М. шундый дәрәҗәгә ия булдылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Ачык дәрес үтте 09.10.2017

Сарман гимназиясендә янгын куркынычсызлыгы һәм тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнү максатында ачык дәрес булып үтте. Анда чакырылган кунаклар, фән укытучылары катнашты.
-
Сәламәтлек көне 07.10.2017

7 нче октябрь көнне Сарман гимназиясендә сәламәтлек көне булып үтте. Анда укучылар ГТО нормаларын тапшырдылар, төрле спорт уеннарында катнаштылар.
-
"Укытучыңны котла!" акциясе 06.10.2017

5 нче октябрь - Укытучылар көне. Ветеран-укытучылар да котлаусыз калмадылар. Гимназиябез укучылары аларны бәйрәм белән котладылар.
-
"Укытучыңны котла!" акциясе 05.10.2017

5 нче октябрь - Укытучылар көне. Шул уңай белән Сарман гимназиясе укучылары укытучыларны котлап өйләренә бардылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
"Укытучыңны котла!" акциясе 04.10.2017

"Укытучыңны котла!" акциясе кысаларында Сарман гимназиясе укытучылары ветеран укытучы Рәзинә Котдусовнаның өендә булдылар, аны бәйрәм белән котладылар.
-
"Укытучыңны котла!" акциясе 04.10.2017

"Укытучыңны котла!" акциясе кысаларында Сарман гимназиясе укытучылары ветеран укытучы Изалия Фаизовнаны кунакка чакырдылар, аны бәйрәм белән котладылар.









