Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 609 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (6 нчы көн) 30.09.2017
Атналыкның 6 нчы көне экология елына багышланган иде. Бу уңай белән Сарман гимназиясе укучылары инде шактый эш башкарырга өлгерделәр. Район үзәгендә барган төзекләндерү эшендә укучылар да активлык күрсәттеләр. Шушы көннәрдә генә алар көче белән Ленин урамында чистарту эшләре башкарылды. Киләчәгебезне матур итеп күрәсе килгән һәр кеше изге эштән читтә калмасын иде. -
Сәхнәдә - безнекеләр! 29.09.2017
Сарман гимназиясе укытучылары район мәдәният йортында оештырылган «Күңелләрдә якты эз» дип исемләнгән концерт программасында катнаштылар. Шуны әйтеп үтәбез: Мөхәмметдинова Гөлнара Рәисовна, Таҗетдинова Рузилә Илгизаровна, Хакова Алсу Мәҗитовналар алдагы чыгышларында ук районыбыз тамашачыларының мәхәббәтен яуларга өлгерделәр инде -
Мәрхәмәтлелек атнасы (5 нче көн) 29.09.2017
Атнаның бишенче көне “Изге эшләр көне” булып кереп китте. 8Б сыйныфы укучылары, гадәттәгечә, тимурчылык эше белэн Тәгъзимә әбигә бардылар. Өлкән апаның бакчасын карадылар, көзге уңышны җыйдылар. -
Мәрхәмәтлелек атнасы (4 нче көн) 28.09.2017

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында атнаның дүртенче көне спортка багышланган иде. Бу көнне гимназиядә сәламәтлек дәресләре, спорт буенча ачык тренировкалар үтте.
-
Психолог белән берлектә 27.09.2017
27нче сентябрь көнне 8Б сыйныфы укучылары иртәнге якта психолог белән әңгәмәуткәрделәр. Эңгәмә толерантность темасына багышланган иде. -
Татар телчеләре - киңәшмәдә 27.09.2017
27 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә утырышында катнаштылар. Алар “ФДББС шартларында бүгенге көн татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары һәм четерекле мәсьәләләре” темасы буенча фикер алыштылар. -
Беренчеләрне җәяүлеләргә кабул иттек 27.09.2017
27 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясенең береенче сыйныф укучыларын җәяүлелеәр сафына кабул итү тантанасы булды. Анда ГИБДД хезмәткәрләре дә чакырулы булып, укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында искәрттеләр, укучыларга бүләкләр өләштеләр. -
Мәрхәмәтлелек атнасы (3 нче көн) 27.09.2017

Сарман гимназиясендә мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. Аның өченче көне бөтендөнья туризм көненә багышланган иде. Шул уңай белән гимназия укучылары музейга, паркка, обелискка, китапханәгә баруны оештырды.
-
Кунакларга без һәрчак шат 26.09.2017 Гимназия укытучылары катнашыннан башка районда үткән чаралар бик сирәктер. Кичә дә укытучыларыбыз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасын каршы алу тантанасында безнекеләр актив катнашты. Алар үзләренең җыр-моңнары белән кунаклар кәефен ктәреп кенә калмадылар, районыбызның күркәм гадәтләре һәм йолалары белән дә таныштырдылар.

-
Зур бүләк иясе 26.09.2017
Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Сарманда күчмә утырышы булып үтте. Анда илкүләм проблемалар белән бергә, актив эшчәнлек алып баручыларга Рәхмәт хатлары да тапшырып киттеләр. Шунысы куанычлы: безнең Сарман гимназиясеннән дә әлеге зур бүләккә ия булучы бар. Миннуллина Наҗия Исхак кызының хезмәтен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эше өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Изге эш дәвамлы булсын, татар милләтен үстерүдә өлеш кертүчеләр саны тагы да артсын иде.









