Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Уңышларыбыз
18.12.2013
Татар әдәбияты буенча муниципаль олимпиадада җиңүче булган Салахова Ландышны (IX сыйныф, укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы) котлыйбыз.
-
Мониторинг тикшерү
18.12.2013
Декабрь ае мәктәп укучылары өчен кызу “ урак өсте”нә әйләнде. Алар 13, 14, 16, 18 нчы декабрь көннәрендә математика, рус теле, физика, татар теле, тарих һ.б. фәннәрдән мониторинг – тикшерү уздылар. Һәр укучы эшен компьютерда башкарды.
-
Уңышларыбыз
17.12.2013
Татар теле буенча муниципаль олимпиадада призлы урын алган Зәйнуллина Миләүшәне (IX сыйныф, укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы) котлыйбыз.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 16.12.2013

Китап сөючеләр дуслар Илексаз авылы китапханәсенә экскурсия белән бардылар. Китапханәче Закирова Әлфия апа аларга китапханә тарихын сөйләде, кемнәр эшләп киткәнлеге белән таныштырды. Шулай ук яңа кайткан китапларга күзәтү дә ясадылар.
-
Контроль эшләр башланды 16.12.2013

I яртыеллык өчен 2-9 сыйныфларда контроль эшләр башланды. Белемнәр приказ белән расланган текстлар буенча күп фәннән төрле формада тикшерелә.
-
"Конституция көне" 12.12.2013

12 декабрь көнне Россия Конституциясен кабул итүгә 20 ел булды. Бу көнне, мәктәбебездә Конституция көненә багышланган информацион-дәрес булды. Аны тарих фәне укытучысы Хисаметдинова Азия Әхәт кызы уздырды.
-
"Ватаныбыз геройларын искә алу көне" 09.12.2013

“Ватаныбыз геройларын искә алу көне” уңаеннан Илексаз мәктәбендә ачык класс сәгате узды. Аны тарих фәне укытучысы Хисаметдинова Азия Әхәт кызы үткәрде. "Герой - пионерлар" исемле бу ачк класстан тыш чара балаларга ошады: презентация эшләделәр, "Бу геройны беләсеңме?" темасына тест та чиштеләр. Чара бик эчтәлекле үтте.
-
"Инвалидлар көне" 02.12.2013

2 нче декабрь - "Халыкара Инвалидлар көне" уңаеннан мәктәп белән берлектә авыл мәдәният йортында бәйрәм булып үтте. Анда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр чакырылган иде. Җыр, бию, нәфис сүз белән кунакларны шатландырдылар, бәйрәм өстәл табыны артында дәвам итте. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеккә тагын бер кат төшенделәр. -
"СПИДка каршы көрәш көне" 02.12.2013

СПИДка каршы көрәш көне" уңаеннан һәр класста да класс сәгатьләре булып узды.
-
"Әниләр көне" 29.11.2013

Илексаз мәктәбендә "Әниләр көне"нә карата "Әниемнең кочагы - изгелекләр учагы" исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Анда әниләр кунакка чакырылган иде. Һәр гаиләгә карата презентация ясап күрсәтелде, Өлкән буын әни - Фәрхетдинова Әминә апа һәм үрнәк гаиләләр бүләкләнеп үтелде. Шулай ук бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Бәйрәмне Әһелтдинова Наилә Вил кызы әзерләгән иде.










