Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 43 учащихся и 8 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Халык бердәмлеге көне 01.11.2013

1 ноябрь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халык бердәмлеге көне кысаларында тарих укытучысыХисаметдинова Азия Әхәт кызы Россия тарихы битләре буенча дәрес үткәрде. Балалар төркемнәргә бүленеп бүленеп викторина сорауларына җавап эзләделәр.
-
Татар теле укытучыларының район методик берләшмә утырышы 28.10.2013

МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булды. Ул "Яңа методик технологияләр кулланып, укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү" темасы астында узды. Татар теле укытучылары Салихова Рәмзия Равил кызы һәм Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләрен сингапур методикасына нигезләнеп төзегәннәр иде. Шулай ук ДЙА турында да түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 25.10.2013

Һәр елны Илексаз мәктәбендә "Сөөмбелә" бәйрәме уза. Аңа укучылар бик теләп әзерләнәләр: җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәләр. Аны Әһелтдинова Наилә Вил кызы әзерләп, алып барды. Бәйрәм табышмаклар, уеннар, скетчлар белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Көзге муллык кыла тантана" 24.10.2013

Укучылар көзге муллыктан күргәзмә ясадылар
-
Гомер бәйрәмегез котлы булсын! 22.10.2013

Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм бар изге теләкләребезне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсебез килә:
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз.
Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.
Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.
Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.
Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз.
Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.
Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.
Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.
Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.
Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»
Бәхетле булыгыз!
-
Сингапур методикасы 17.10.2013

16-17 октябрь көннәрендә Илексаз мәктәбе укытучылары сингапур методикасы белән белем алдылар. Ике көн дәвамында алар әлеге программаның белем бирү структурасын, методикасын өйрәнделәр. Казанда укып кайткан мәгариф бүлеге методистлары аларның тьюторлары булды. Белем алу җылы, дустанә атмосферада барды.
-
Укытучылар көне 05.10.2013

5 нче октябрь көнне Илексаз мәктәбендә Укытучылар көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә ветеран укытучылар чакырылган иде. Концерт бик күңелле булды. Аны Салихова Рәмзия Равил кызы алып барды.
-
Бакчадагы көзге эшләр
04.10.2013
Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан кишер һәм чөгендер уңышы җыеп алынды
-
"Дәрестән соң мәктәп"
03.10.2013
Яңа уку елы башланды.”Дәрестән соң мәктәп” кысаларында түгәрәкләр үз эшен башлап җибәрде. Барлык укучылар да түгәрәкләргә йөрииләр. Бигрәк тә спорт түгәрәген бик яраталар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2013

1 нче октябрь көнне Илексаз авылы җирлегендә "Өлкәннәр көне" уздырылды. Укучылар өлкәннәргә күңелле концерт әзерләгәннәр иде. Бәйрәмне Әһелтдинова Наилә Вил кызы алып барды.










