Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
- 6,7 нче февраль көннәрендә 4 класс укучылары татар теле, математика, рус теле, әйләнә - тирә дөнья фәннәреннән тестлар эшләделәр. 07.02.2013
-
1 нче февраль көнне мәктәптә традицион бәйрәм – Студентларлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга төрле уку йортларында укучы студентларыбыз һәм 8-11 класс укучылары , укытучылар килгән иде. Кичә студентлар белән җанлы әңгәмә, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Укучылар төрле уку йортлары турында бик күп мәгълүмат алдылар. 01.02.2013

-
Студентлар белән очрашу 31.01.2013

31 нче гыйнвар көнне мәктәптә "Студентлар белән очрашу кичәсе" үткәрелде. Көн салкын булуга карамастан, мәктәпне тәмамлап киткән укучыларыбыз, үзләренең яраткан мәктәпләрен, укытучыларын, укучыларны күрергә ашыктылар. Студентлар үзләрен зурларча тотып, уку йортлары, керү имтиханнары, андагы кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Очрашу ярышлар, концерт номерлары белән аралашып барды. Кичә бик күңелле булды.
-
Мәктәптә физика-математика атналыгы үткәрелде. Физика укытучысы Мортазин Г М., математика укытучысы Шириева В.В. тарафыннан төрле метод һәм алымнар кулланып, кызыклы чаралар оештырылды. 30.01.2013

-
2 нче класс укучылары январь аенда туган укучыларны һәм укытучыларны котлап, бәйрәм концерты куйдылар. Класс җитәкчесе-Сафина Э.Р. 30.01.2013

-
30 нчы январь көнне 9, 11 класс укучылары Сарманда сынап карау имтиханы(пробный ГИА, ЕГЭ) бирделәр.
30.01.2013
мтиханы
- Укытучылар коллективы отчет-сайлау җыелышында катнаштылар, алар көче белән ярминкә оештырылды. 28.01.2013
-
2013 ел - Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. “Без-табигать хуҗалары” дигән темага оештырылган рәсем күргәзмәсендә 5-11 класс укучылары катнашты. Күргәзмәне инглиз теле укытучысы Нуриева Т.Р. оештырды. 19.01.2013

-
16 нчы январь көнне барлык классларда да “Чисталык дәресләре” үтте. 7 класста үткәрелгән дәрес-презентация “Авылымның экологик сукмаклары” дип аталган иде. Туган авылның табигате, чисталык дәрәҗәсе турында укучыларга файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. 16.01.2013

- 11 класс укучылары КФУ оештырган тестированиедә катнаштылар. 15.01.2013









