Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | school.saklay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 40 учеников и 5 воспитанников дошкольной группы / 40 укучы һәм 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 16 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы / 16 укытучы һәм 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
- 11 класс укучылары математикадан пробный ЕГЭ бирделәр. 12.01.2013
-
28 нче декабрь көнне Саклау-Баш урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе 2 сменада оештырылган иде. Мәктәп бу көнне гөрләп торды. Бәйрәм карарга әти-әниләр, әби-бабайлар, кунаклар бик теләп килгәннәр иде. Укучылар тамашачыларны уйнау осталыклары, матур итеп җырлаулары һәм биюләре белән таң калдырдылар. Молодцы, укучылар! Бәйрәмнән бер кешенең дә кайтып китәсе килмәде, укучылар Яңа ел дискотекасында күңел ачтылар. 04.01.2013

-
Һәр ай саен туган көн концертлары кую-мәктәбебездә матур традицияләрнең берсе. Бүген дә декабрь аенда туучы укучыларны һәм укытучыларны котлап, 10 класс укучылары концерт куйдылар. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте, дәртле җырлар, нәфис сүзләр укучылар һәм укытучылар күңелендә җылы хисләр уятты. Рәхмәт сезгә, 10 нар, Резеда апалары һәм Айдар! 26.12.2012

-
Көннәр салкын торуга карамастан, укучылар Яңа-2013 нче елны каршылауга тулы көч белән әзерләнделәр. Яңа ел газеталары чыгардылар, концерт номерлары, сценарий, төрле чыгышлар әзерләделәр, кар сыннары ясадылар. Иске ел тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара .Хуш киләсең, Яңа-2013 ел, рәхим ит! 24.12.2012

- 15 декабрь көнне мәктәптә 9 класс укучылары өчен рус теленнән, 22 нче декабрь көнне математикадан пробный ГИА (ДЙА) оештырылды. 17.12.2012
-
Бүген мәктәбебезнең "Сәламәтлек театры"нда катнашучы укучылар командасы Нөркәйдә уздырылган зона ярышында катнашып, 1 урынны алып кайттылар. Молодцы, укучылар, булдырдыгыз! 17.12.2012

-
Бүген мәктәптә 9 нчы классларның ата-аналар җыелышы үткәрелде. 12.12.2012

-
8 нче декабрь көнне технология укытучысы Нәҗметдинов Шамил мәктәп укытучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Дәрес 6,7 класс укучылары белән оештырылган иде. Укучылар чын мәгънәсендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, кул хезмәтенең никадәр зур әһәмияткә ия булуын аңлаттылар. Укытучы Нәҗметдинов Ш.Ш. укучыларны станоклар белән сак эш итәргә, йорт кирәк – яраклары ясау серләренә өйрәтә. Ачык дәрестән укучылар һәм укытучылар канәгать калдылар. Шамил Шәрипҗанович дәрес вакытында гына түгел, түгәрәкләр вакытында да укучыларны хезмәткә өйрәтүдә зур көч куя. 08.12.2012

-
Мәктәптә "Сәламәтлек театры" түгәрәге чыгышы 05.12.2012

-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгында 8 нче класс укучылары "Сарман районы тарихы" дигән темага чыгыш ясадылар. 05.12.2012










