Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15 |
| Телефон: | +7(843)-234-43-41 |
| E-Mail: | Schg11@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия №11» |
| Руководитель: | Гусманова Айгуль Юсубовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 604 ученика ( в том числе 19 иностранных граждан). Язык обучения - татарский |
| У нас учат: | 36 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Соңгы кыңгырау" 01.06.2016

1 нче сентябрьдә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Менә алар быелгы чыгарылыш укучылары. 9 һәм 11нче чыгарылыш сыйныф укучыларының 25 майда 2016 елда “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте!“Соңгы кыңгырау”га багышланган линейкабызны иртәнге сәгать тугызда мәктәп директоры Ибрагимова Аида Марселевна ачып җибәрде.
-
Гимназиядә психолог хезмәте. 27.05.2016

Майның соңгы көннәрендә чыгарылыш класс укучылары өчен иң авыр, катлаулы һәм җаваплы чор башланып китте. Әлбәттә барлык укучылар бу вакытта укытучылардан, әти-әниләреннән ярдәм көтәләр. Гимназиябез психологлары Ибраһимова Лилия Рәис кызы һәм Хәсәнова Алина Рөстәм кызы белән даими элемтәдә торалар. Аларның эшчәнлеге турындагы мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин.
http://tnv.ru/main/katalog/publicisticheskie/belem_donyasi/?p=&idVideo=49483#videoanc (ТНВ каналында "Белем дөньясы" тапшыруының 28 апрелендәге чыгарылышы)
-
Слёт активистов «Гимназиянең көне» 24.05.2016

24 мая у нас прошел слёт активистов «Гимназиянең көне» с целью поддержки одарённых, творческих, талантливых, инициативных учащихся школы, формирования активной жизненной позиции, повышения престижа знаний, интеллектуального и творческого потенциала учащихся.
-
"Нобелевские надежды - КНИТУ-2016" 18.05.2016

18 май көнне "Нобелевские надежды - КНИТУ-2016" конкурсында 8а сыйныф укучысы Мовламов Дамир үзенең чыгышы белән II урын яулады. Җитәкчесе Бариева Рамзилә Әхәтовна. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Профилактическая беседа по безопасности в водоёмах 17.05.2016

Сегодня, 17 мая, государственный инспектор Казанского инспекторского отделения Ягофаров Анис Адипович провел профилактическую беседу по безопасности в водоёмах с учениками нашей гимназии.
-
Участие в торжественном митинге "Чтобы помнили" 08.05.2016

-
Бессмертный полк. 06.05.2016

Ветераны, СПАСИБО Вам за мирное небо над головой!
-
Легкоатлетическая эстафета, посвященная празднованию 71-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. 05.05.2016

-
Мәхмүт Хөсәен исемендәге I Республика фәнни-гамәли конференция 28.04.2016

23 нче апрельдә гимназиядә Мәхмүт Хөсәен исемендәге I Республика фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру, җырчы-шагыйрь, фронтовик Мәхмүт Хөсәеннең һәм башка каһарман шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты үрнәгендә балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү; җырчы-шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау; җыр сәнгатенә, татар шигъриятенә, матур әдәбиятка кызыксыну уятуга юнәлтелде.
Конференциянең максаты һәм бурычлары: татар әдәбияты, шигърияте, җыр сәнгате, журналистика өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, татар шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде.
Конференциядә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мәктәпкә әзерлек төркеме, гомуми белем бирү оешмаларының I-XI сыйныф укучылары, өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, махсус урта һәнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар катнашты. Алар республикабызның төрле төбәкләреннән килделәр: Казан шәһәренең Идел буе, Вахитов, Киров, Яңа Савин, Авиотөзелеш, Совет районы һәм Чаллы, Түбән Камадан, Балтач, Биектау, Арча, Балык бистәсе, Чистай районнары.
Конференциядә эш 5 юнәлештә алып барылды:
1. “Мин омтылдым шигъри кодрәткә”.Мәхмүт Хөсәен шигырьләрен сәнгатьле уку, сәхнәләштерү.
2. “Үткен каләм остасы”. М.Хөсәенгә багышланган иҗади эшләр.
3. “Мәхмүт Хөсәен – җырчы-шагыйрь” М.Хөсәен сүзләренә язылган җырларны башкару
4. “Кеше булу – иң зур дәрәҗәм”. Мәхмүт Хөсәеннең тормышын һәм иҗатын рәсем сәнгате аша чагылдыру
5. “Җырым белән җиңдем дошманны”. Фронтовик шагыйрьләр иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләре.
Биш юнәлешкә 200 дән артык фәнни һәм иҗади эш килгән иде.
“Мәхмүт Хөсәен – җырчы-шагыйрь” секциясендә чыгыш ясаучылар үзләренең талантлары белән сокландырдылар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, Россия һәм Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ганеева Венера Ахатовна һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары булу катнашучыларга зур җаваплылык, ә конференциягә бәйрәм рухы өстәде.
“Мин омтылдым шигъри кодрәткә” секциясендә хөкемдар булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Галиев Роберт Тимерханович,Татарстанның атказанган артисты Фазылҗанов Олег Фарукович укучыларның Мәхмүт Хөсәен шигырьләрен сәнгатьле уку, сәхнәләштерүләреннән бик канәгать калдылар. Үзләре дә актерлык осталыгы серләре белән уртаклаштылар.
Конференцияне йомгаклап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, Россия һәм Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ганеева Венера Ахатовна һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Мәхмүт Хөсәен сүзләренә иҗат ителгән җырлар буенча “Җырларында гомер агышы” дигән мастер-класс күрсәттеләр.
-
Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан уздырылган шигърият бәйрәме 26.04.2016

4б сыйныф укучылары (житәкчеләре Сиражиева Г.Р.) Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан уздырылган шигърият бәйрәмендә катнаштылар. Язучылар, шагыйрьләр, сәхнә осталары белән якыннан күрешү балаларның күңелендә онытылмас хәтирәләр калдырды.









