Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15 |
| Телефон: | +7(843)-234-43-41 |
| E-Mail: | Schg11@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия №11» |
| Руководитель: | Гусманова Айгуль Юсубовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 604 ученика ( в том числе 19 иностранных граждан). Язык обучения - татарский |
| У нас учат: | 36 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Г. Тукайның әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсы 26.04.2016

Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм кысаларында 4б сыйныфында бөек язучының әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсы үтте.
-
Тукай әлифбасы (Г.Тукайның 130 еллыгына багышлана) 20.04.2016

Быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Олы бәйрәмне каршылап, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны җырладык, мәктәп программасына кертелмәгән шигырьләрен өйрәндек, сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы да уздырдык. Тукай үрнәгендә иҗат дәрьясында гиздек, үзебез дә шигырьләр иҗат иттек. Иҗат җимешләрен туплап, әдәби альманах чыгардык. Тукай эзләре буйлап “Казанда Тукай эзләре” дигән экскурсия проекты төзедек. Юбилей уңаеннан район, шәһәр күләмендә узган төрле бәйгеләрдә актив катнаштык, уңышларыбыз да бар. Шулай булса да, шагыйрьгә булган олы ихтирам хисләребезне чагылдырып бетерә алмагандай тоелды. Күңел рухи эзләнү халәтендә иде. “Хыял” әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларының берсендә Тукай биографиясенә бәйле истәлекләр хакында сөйләштек. Ул яшәгән, булган урыннарга читтән торып сәяхәт иттек.
Тукай һәм халык әдәбияты, Тукай һәм башка әдәбиятлар, шагыйрьнең әдәбият һәм шигърият хакындагы хезмәтләре, тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләр, цензурага мөнәсәбәте хакында фикер алыштык. Нәни Апуш язмышының никадәр аянычлы булуы, аның язмышын язуда бик күпләрнең катнашуы турында сөйләштек. Шушы түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәләргә нигезләнеп, Тукай язмышына багышлап, аның “Язмыш әлифбасын” язарга тәкъдим иткәч, укучылар бик теләп риза булдылар. Бу китап – күмәк хезмәт җимеше. Без анда Тукай язмышының аеруча мөһим сәхифәләрен чагылдырырга тырыштык. Билгеле, китапның әлифба формасында булуы билгеле бер чикләүләр дә куйды. Хәер, бер китап кысаларында гына бу катлаулы язмышны сурәтләп бетерү мөмкин булмас иде. Максатыбыз да ул түгел. Без бары тик бу бөек шәхеснең тормыш һәм иҗат мизгелләрен күңелебез аша үткәреп, башкаларга да җиткерергә тырыштык.
“Хыял” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Зөләйха Мусиновна, “Туган тел” берләшмәсе җитәкчесе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһабиева Әдилә Халиковна, "Компьютер дизайны" берләшмәсе җитәкчесе Лотфуллина Айгөл Гайсовна
-
"Г.Тукайның тууына 130 ел" 20.04.2016

Гимназиядә 20 нче апрельдә "Г.Тукайга 130 яшь" темасына бердәм дәрес үткәрелде. Рефератлар якланды, күргәзмә оештырылды. Бу юнәлештә эш әле дәвам итә.
-
Республиканская акция "Спортивный Татарстан" 20.04.2016

20 апреля 2016 года педагоги и учащиеся нашей гимназии приняли участие в Республиканской акции "Спортивный Татарстан", которая призвана служить пропаганде занятий физической культурой и спортом, формированию навыков здорового образа жизни среди населения.
-
Благотворительная акция "Бумага во благо" 18.04.2016

В рамках проекта Мэра г. Казани "Добрый город" в гимназии прошла благотворительная акция "Бумага во благо". Идея акции: собрать и сдать макулатуру. Вырученные от сдачи макулатуры средства направили на лечение больного ребенка Синицына Кирилла.
-
"Казан - йорт - 2016" 18.04.2016

Халыклар дуслыгы йортында "Казан - йорт - 2016" шәһәр фестиваленең 18 нче апрель гала-концерты булды. Анда безнең гимназия укучысы Хафизова Зәринә катнашып, 1 нче дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Җитәкчеләре: Шиһабиева Ә.Х., Хафизова З.М.
-
Гимназиябездә ачык ишекләр көне 16.04.2016

Бүген гимназиябездә ачык ишекләр көне булып узды. Әти-әниләр каршында гимназиябез директоры Аида Марселевна, директор урынбасарлары Рушания Анисовна, Разиля Ризвановна, "Мәхмүт Хөсәен" исемендәге музей җитәкчесе Гөлчирә Рафхатовна чыгыш ясадылар. Әти-әниләр гимназия эшчәнлеге белән танышып, бик канәгать калдылар.
-
"Мин омтылдым шигъри кодрәткә" дигән секциягә сайлап алу туры 15.04.2016

М.Хөсәен исемендәге I республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрәчәк "Мин омтылдым шигъри кодрәткә" дигән секциягә сайлап алу туры үткәрелде.
-
"Мин омтылдым шигъри кодрәткә" 15.04.2016

15 нче апрелендә фронтовик, җырчы-шагыйрь М.Хөсәеннең туган көне гимназиядә зурлап билгеләп үтелде. "Кеше булу - иң зур дәрәҗәм" дигән темага әдәби музыкаль кичә үткәрелде. 5нче сыйныф укучылары М.Хөсәен шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
"Кеше булу - иң зур дәрәҗәм" 15.04.2016

5нче апрелендә фронтовик, җырчы-шагыйрь М.Хөсәеннең туган көне гимназиядә зурлап билгеләп үтелде. "Кеше булу - иң зур дәрәҗәм" дигән темага әдәби музыкаль кичә үткәрелде. 8нче сыйныф укучылары шагыйрьнең сонетларын сәнгатьле итеп сөйләделәр, М.Хөсәен сүзләренә язылган җырлар яңгырады!









