Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
2 көнлек республика семинары 21.03.2019

20,21.03 көннәрендә гимназиядә" Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда эффектив юллар" исемле республика семинары узды.Семинарда Татарстан Республикасы мәктәпләре укытучылары белән бергә Чувашиядән килгән мөгаллимнәр дә катнашты. Чарада катнашучылар ачык дәресләр, мастер- класслар карадылар, " Милли мирас", " Алиш варислары", " Мәңгелек хәтер" ," Иске татар бистәсе" музейлары белән таныштылар. Кунаклар " Күңелле тәнәфес" ләрне дә бик яратып кабул итте. Семинар бик матур эшлекле булды һәм оешкан төстә узды.
-
По приему в 1 класс 19.03.2019

Набор детей в 1 -ый класс с татарским языком воспитания на 2019-2020 учебный год завершен, имеются 6 мест в класс с татарским языком обучения.
На 19.03.2019 года: в 1А классе ( татарский класс) - 22 чел. , классный руководитель - Гарифуллина Лейсан Шаукатовна , в 1 Б классе ( класс с тат.яз воспитания) - 31 чел., классный руководитель - Зиннурова Наиля Зайнутдиновна, в 1 В классе ( татарский класс)- 34 чел., классный руководитель- Валеева Ильсия Яхиевна.
-
Республика семинары узды 16.03.2019

13.03 көнне гимназиядә " Милли мәктәпләрдә рухый- әхлакый тәрбия" исемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узды.Семинарда Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 50 дән артык укытучы катнашты. Гимназия мөгаллимнәре ачык дәресләр, мастер- класслар, дәрестән тыш эшчәнлекне яктырта торган чаралар күрсәттеләр, музей педагогикасы белән таныштырдылар. Семинар бик эчтәлекле һәм оешкан төстә узды.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч-Безопасное колесо"" 15.03.2019

Район күләмендә узган " Куркынычсыз тәгәрмәч- Безопасное колесо" бәйгесендә Фатыйхов Дамир,3 В, сыйныф укучысы, Латыйпова Азалия, -3 А , Васильева Самира, - 4 Б, Гарифуллин Ислам, - 2 А сыйныфы укучыларыннан торган гимназия командасы II урын яулады. Җитәкчесе- Айсина Наилә Мөхәммәтовна.
-
Халыклар дуслыгы фестивале 11.03.2019

11 нче март көнне гимназиядә "Халыклар дуслыгы" фестиваль бәйгесе узды. Чарада укучылар татар, чечен, чуваш, үзбәк, беларус, рус, мордва, удмурт гореф-гадәтләре, милли киемнәре, ризыклары белән таныштырдылар. Нәтиҗәләр буенча 1 нче урынга - 5а, 7б; 2 нче урынга - 8а, 8б; 3 нче урынга 5в, 6а, 6б сыйныф укучылары лаек булдылар.
-
Всероссийское образовательное мероприятие "Урок Цифры" 07.03.2019

С 25 февраля по 1 марта 2019 года для школьников прошло всероссийское образовательное мероприятие «Урок цифры» на тему «Искусственный интеллект и машинное обучение».
-
Каюм Насыйри исемендәге конференция 07.03.2019

XVII Халыкара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә Кашапова Зәмирә, 8 нче А сыйныфы укучысы III дәрәҗә Дипломга ия булды, Укытучысы- Фәхретдинова Гөлшат Мөхәммәтовна
-
Җыр фестивале 07.03.2019

7 нче март көнне 1-7 нче сыйныф укучылары арасында Халыкарар хатын-кызлар көненә багышланган Җыр фестивале узды. Бу чарага укучылар ныклап әзерләнгәннәр. Һәрбер сыйныф җыр темасына туры китереп бик матур костюмнар да кигән. Нәтиҗәләр буенча, Гран-прига ике сыйныф лаек булды. Башлангыч сыйныфлар арасыннан - 3 нче А (сыйныф җитәкчесе - Гизатуллина Л.Ф.), урта сыйныфлардан- 6нчы А (сыйныф җитәкчесе - Галиева Г.Ш.) сыйныфлары лаек булды. Шулай ук 1 А, 2В, 7 А сыйныф укучыларының бик матур чыгышларын билгеләп үтәсе килә. Бу бәйге гимназиябезгә бәйрәм рухы кертте.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, укучы кызларыбыз! Сезне 8 нче март бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә күтәренке кәеф, шатлык-куанычлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, зур уңышларга ирешүегезне телибез.
-
Смотр строевой песни 22.02.2019

В честь Дня Защитников Отечества в гимназии прошел смотр строя песни, где приняли участие учащиеся 5-8 классов. В этом конкурсе 1 место занял 6Б класс, 2 место - 8 Б класс, 3 место поделили взводы 5 В, 6 А., 7 Б классов. " Лучшим командиром" была признана Епифанова Ярослава, ученица 6 Б класса, " Лучшим исполнителем строевой песни"- 5 В класс, " Лучшим взводом по исполнению строевых приемов"- 8 Б класс.Общее руководство было возложено на подполковника УФСИН РФ - Архипова Л.В.
-
Фәнни-гамәли конференцияләрдәге уңышларыбыз 22.02.2019

21 нче февраль көнне узган " Фәнгә бер адым- Шаг в науку" фәнни-гамәли конференциясендә башлангыч сыйныф укучысы Киселева Татьяна - 1 нче урынга лаек булып кайтты. ( Җитәкчесе- Сәгъдиева И.М.)
Д.С. Лихачев исемендәге XIII шәһәр фәнни-эзләнү конференциясендә Булхиева Азалия, 3 нче Б сыйныфы укучысы ( җитәкчесе- Җаббарова А.Ф.) III дәрәҗә Дипломга ия булды.











