Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | gim2072@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Стань заметнее! 23.10.2018

Сегодня ученикам 1 классса ведущий специалист отдела профилактики ТУ г. Казани ГБУ "БДД" Мударисова Лилия Максутовна провела акцию "Стань заметнее!". Она провела интересную беседу о правилах дорожного движения, показала поучительные мультфильмы. Дети многое узнали и, конечно же закрепили свои знания о ПДД.
-
Әдәби кичә 22.10.2018

Күптән түгел, безнең гимназиядә юбиляр-шагыйрьләргә багышланган әдәби кичә узды. Укучыларыбыз һәр тәнәфестә яраткан язучыларының шигырьләрен яттан, матур итеп, сәнгатьле сөйләделәр. Һәр сыйныф бу чарада актив катнашты. Тәнәфесләр гөрләп торды, чара бик күңелле узды.
-
Сөмбелә! 19.10.2018

Сагынып көткән, зарыгып көткән
Сөмбелә килеп җитте,
Чәчәкле, җиләкле җәйләр
Инде үтеп тә китте.
Сөмбелә, Сөмбелә
Бәйрәмебез түрендә,
Алтын чәчле гүзәл кыз ул-
Уңыш кызы Сөмбелә!
Шундый матур шигъри юллар белән, "Көз сылуы Сөмбелә-2018" конкурсы башланып китте. Чарада 5-8 нче сыйныф кызлары катнашты. Үзләренең сәләтле, сөйкемле Сөмбелә икәннәрен дәлилләделәр алар бу чарада. Жюри нәтиҗәләре буенча Гран-прига 8 нче А сыйныф укучысы Гайнетдинова Алинә, 1 нче урынга 5 нче А сыйныф укучысы Кабирова Азалия лаек дип табылды.
-
Район семинары узды 18.10.2018

18 нче октябрь көнне Казан шәһәренең "Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия"сендә "Укучыларның туган тел (татар) һәм әдәбияты дәресләрендә дәрестән тыш эшчәнлеге" темасы астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Бу чарада гимназия укытучылары мөгаллимнәр белән курайда уйнау нечкәлекләре, калфак ясау серләре белән уртаклаштылар. "Күңелле тәнәфес" кысаларында татар халык уеннарын уйнарга өйрәттеләр, театр, музей педагогикасын гамәлгә ашыру буенча дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр. Семинарда катнашучыларны татар халык авыз иҗатына багышланган проект-эзләнү эше дә кызыксындырды.
Укытучылар семинар эшенә югары бәя бирделәр. Гимназия директоры Р.М.Арслановага, директор урынбасарлары Н.Н.Гарифуллина, М.Х.Хамидуллина, Э.М.Фәрхетдиновага, чаралар күрсәткән укытучыларга: Г.Т.Урманчеева, И.М.Сагдиева, А.Ф.Җаббарова, Г.Ш.Галиева, Е.Н.Сергеева, М.Г.Зарипова, Л.Г.Ефимовага зур рәхмәтләрен белдереп, чарада үз куллары белән ясаган калфакларын киеп, бик канәгать булып таралыштылар.
-
Подари мечту детям! 17.10.2018

Родители ученика 7Б класса Чигарина Данила участвовали в конкурсе "Подари мечту детям" и заняли 2 место! В награду была организована встреча с известным футболистом-защитником "Рубина" Федором Кудряшевым. Ученики были в восторге от встречи!
-
Көз сылуы Сөмбелә-2018! 16.10.2018

Бүген гимназиябездә башлангыч сыйныфлар арасында "Көз сылуы Сөмбелә - 2018" бәйгесенең мәктәп туры узды. Укучы кызларыбыз ярыша-ярыша үзләренең талантларын күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча, 1-2 нче сыйныфлар арасында Гран-прины 1 нче В сыйныфы укучысы Зиннатова Зәмирә, 3-4 нче сыйныфлар арасында 3 нче А сыйныфы укучысы Латыпова Азалия яулады. Сөмбеләләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бөтенрәсәй өмә көне! 15.10.2018

Шимбә көнне гимназиябездә Бөтенрәсәй өмә көне үтте. Укучылар, укытучылар белән берлектә бу чарада актив катнаштылар, гимназия территориясен чистарттылар. Бу көн бик күңелле һәм эшлекле үтте.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2018

Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Хөрмәтле укытучылар!
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә Сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз һәм катлаулы,әмма изге һәм абруйлы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын. Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен, укучыларыгызның төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын! Бәйрәм белән Сезне! -
Международный День наблюдения птиц 03.10.2018

29-30 сентября 2018 г. состоялись Международные Дни наблюдений птиц, в данной акции приняли участие ученики 11 класса под руководством Лебедевой Л. В. Мероприятие дает возможность людям из разных городов объединиться для того, чтобы вместе наблюдать, изучать и радоваться общению с птицами.
Цель акции – привлечение внимания людей к миру птиц, к проблемам сохранения мест их обитания и охраны природы в целом. Учащиеся переписали всех птиц, встреченных за определённый промежуток времени на территории гимназии.
-
Өлкәннәр көне! 01.10.2018

Традициябезне дәвам итеп, бүген кадерле әби-бабайларыбызны котлап, Өлкәннәр көнен үткәрдек. Укучыларыбыз үзләренең яраткан әби-бабайларына җырлар, биюләр, театраль тамашалар бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе бергә биеп, көлеп, уйнап үтте. Иң ахырдан чәйләр эчеп, аралашып тәмамланды Олылар көненә багышланган чарабыз.
Хөрмәтле әби-бабайларыбыз!
Яшәгез сез, мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта,
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.











