Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Яңа Майнада кунакта 20.02.2014

Яңа Майна мәктәп базасында музей җитәкчеләре өчен “Мәктәптә музей” исемле семинар булды. Семинарда безнең мәктәп музее җитәкчесе Замалиева Мәдинә Якубовна һәм музейның экскурсоводы Гараева Алсу катнашты.
-
Кайнар боз.. 18.02.2014

18 февраль көнне мәктәп буенча тимераякта шуу осталыгына ярышлар үткәрелде. Ярышта барлык укучылар да катнашты.
-
Әфган сугышы... 15.02.2014

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шул уңайдан мәктәптә “Язмыштан узмыш юк” исеме астында Әфганстан сугышында катнашкан аылдашлар һәм райондашларыбыз истәлегенә багышлап кичә үткәрдек.
-
“Әлифба” бәйрәме 15.02.2014

Әлифба син алып кердең
Безне белем иленә.
Ялкаулык та, тырышлык та
Шушы илдә беленә.
-
Кем көчле?!
14.02.2014
14 февраль көнне мәктәп буенча аркан тартышу ярышлары үткәрелде. Ярышка әзерлек яхшы оештырылган. Җанатарлар төркеме такмаклар әйтеп торды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга бүләкләр әзерләгән иде
-
Казан дәүләт аграр университеты 12.02.2014

Казан дәүләт аграр университеты – Татарстан Республикасының аграр промышленность комплексына югары квалификацияле белгечләр әзерли торган әйдәп баручы федераль дәүләт бюджетындагы югары һөнәри белем бирү учреждениесе вәкиле чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренең уку йортына укырга килергә өндәде.
-
Студентлар белән очрашу. 31.01.2014

Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Мәктәпне тәмамлап киткән укучылар турында презентацияләр, видеоматериаллар күрсәтелде.
-
«70 лет прорыву блокады Ленинграда» 28.01.2014

28 гыйнвар көнне Самигуллина Ч.Ф. «900 дней героической обороны Ленинграда» темасына класс сәгате, Замалиева М.Я. «Битва за Ленинград» темасына класс сәгате, Хамидуллина Р.М. «Мухамедзянов Исмагил Мухамедзянович сражался за Ленинград» темасына класс сәгате, Файзиева Г.М. белән Вильданова Р.Я. «70 лет прорыву блокады Ленинграда» темасына класс сәгате үткәрделәр. Шулай ук коридорда «Наши земляки сражались на Ленинградском фронте» исемле күргәзмә куелды. Музейда батырлык дәресе үткәрелде.
-
“Портфель” операциясе. 14.01.2014

Мәктәбебезнең спикеры Гараева Алсу, вице-спикеры Гильмутдинова Алсинә, белем, мәгълүмат комитеты җитәкчеләре - Шайдуллина Рузилә,Габделбәрова Рузиләләр 1-10 класслар арасында “Портфель” операциясе үткәрделәр.
-
Кошкайларым килегез! 14.01.2014

Кыш көне кошларга ризык табуы авыр. Безнең мәктәп укучылары кошлар өчен җимлекләр ясадылар. Җимлекләрне теләсә нинди материалдан ясарга була: кәгазь тартмалардан, пластик шешәләрдән, фанерадан. Без кошларга бодай, көнбагыш, тары, ипи кисәкләре салабыз. Алар шатланышып, без ясаган җимлектән, үзләренә ошаган ризыкны чүплиләр. Кошлар безнең дусларыбыз!
















