Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Күңелле каникуллар. 09.01.2014

Сагынып көткән кышкы каникуллар килеп җитте. Каникулларны кайбер укучылар шәһәрдә үткәрделәр, театрларга, киноларга бардылар. Өлкән класс укучылары библиотекага барып китаплар сайладылар.
-
“Киләчәк безнең белән!” 06.01.2014

Кышкы каникуллар вакытында, 4-6 нчы январьга кадәр, YII нче Яшь гражданнар форумында безнең мәктәпнең Вице-спикеры Гильмутдинова Алсинә, социаль яклау комитеты җитәкчесе Галимова Чулпан делегатлар булып катнаштылар. Алар төрле юнәлешләр буенча эшләүче комитетларда катнашып балалар оешмаларының проблемаларын өйрәнделәр, проектлар өстендә эшләделәр.
-
Олимпиа Уты – 2014 30.12.2013

Безнең мәктәп укучылары Изге Болгар җире аша узган “Сочи – 2014 Олимпия Уты эстафетасы тантанасында катнашты. Ул Ут 2014 нче елның февраль аенда Сочи шәһәрендә узачак олимпиадада балкып янып торачак.
-
Актив, яхшы укучылар өчен Яңа ел бәйрәме. 28.12.2013

28 нче декабрь көнне районның мәдәният йортында актив, яхшы укучылар өчен Яна ел бәйрәме үткәрелде. Безнең мәктәптән бәйрәмдә Гараева Алсу белән Габдулбарова Рузилә катнаштылар. Бу укучылар төрле конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә даими рәвештә катнашалар. Аларга акчалата бүләк һәм яңа ел бүләге тапшырылды. Афәрин, кызлар!
-
“Хуш киләсең Яңа ел!” 28.12.2013

28 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
-
Урта һәм өлкән класслар өчен чыршы бәйрәме. 28.12.2013

Ә кич белән мәктәптә урта һәм өлкән класслар өчен “Яңа ел балы” үткәрелде. Әкиятче “Яңа ел балы”ның программасын игълан итте. Мәктәп иленең президенты Булатова Әнисә Нуретдиновна мәктәп илендә яшәүчеләргә үзенең мөрәҗәгате белән чыгыш ясады – укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, кытай календаре буенча “Зәңгәр ат елының гел уңышлар гына китерүен, укучыларга яхшы укырга, сәламәт булуларын теләде.
-
Кышкы лагерь. 27.12.2013

Каникулның беренче көннәреннән үк мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен кышкы лагерь оештырылды. Укучылар лагерьда ял иттеләр.
-
“Чыршы” операциясе. 25.12.2013

5-25 нче декабрьга кадәр мәктәптә “Чыршы” операциясе үткәрелде. Традиция буенча “Чыршы” операциясе ел саен үткәрелә. Укучыларга тәрбия дәресләрендә “Яңа ел бәйрәме кайдан килеп чыккан?”, “Беренче чыршы һәм аны бизәү гадәте”, “Яңа елны башка илләрдә ничек каршылыйлар?” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде.
-
“Яшьләр фәнни эзләнүдә” республика фәнни-гамәли укучылар конференциясе 21.12.2013

21 декабрьдә Шәйдуллина Рузилә, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында,“Яшьләр фәнни эзләнүдә” республика фәнни-гамәли укучылар конференциясендә инглиз филологиясе секциясендә катнашты. Рузиләгә катнашучы шаһәдәтнамәсе тапшырылды. Рузиләне әзерләгән җитәкчесе Сәмигуллина Ч.Ф. киләчәктә аңа иҗади уңышлар тели. Афәрин, Рузилә!
-
Кар сыннар. 20.12.2013

Яңа ел бәйрәме алдыннан мәктәбебезнең барлык укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә кардан төрле-төрле сыннар ясадык. 9-10 класс “Кыш бабай белән Кар кызы”, 8 нче класс – “Куян кызы”, 7 класс – күлдә йөзә торган ике “Аккош”, 6 нчы класс – “Өстәл белән утыргычлар”, 4-5 нче класс “Ат”, 3 нче класс – “Снеговик”, 1 нче класс – кардан “Чыршы”. Аларны төрле төсләр белән буяп чыктык. Мәктәп ишегалды матураеп китте.
















