Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 27 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Укытучылар көне 05.10.2013

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Зур хезмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да хезмәт ул укытучы эше. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшеричә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
-
Укучылар дәрес бирә. 05.10.2013

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә 10 класс укучылары укытучылар белән рольләрне алышындылар: мәктәп директоры - Гараева Кадрия, завуч – Габдрахманов Рифат, ЗДВР – Галимова Чулпан, педагог-оештыручы – Зиганшина Айсылу, татар теле дәресеннән - җыр дәресеннән Замалиева Динә, физкультурадан – Габдрахманов Рифат, Габдулбарова Рузилә,Гараева Алсу, Шавалеева Алсу, Нуруллин Ранислар икешәр дәресләр бирделәр.
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2013

1 нче октябрь өлкәннәр көне. Өлкәннәр көненә алдан әзерләндек. Һәр класста да тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 4 нче класс укучылары өлкәннәрне котлап открыткалар ясадылар. Бәйрәмгә “Чакыру” кәгазьләре тапшырылды. Өлкәннәргә багышлап презентация әзерләнде. Тимур командасы өлкән яшьтәге әби-бабайларга ярдәм итте. Урам буйларын себерделәр, бакча эшләрендә катнаштылар, утыннарын өештеләр.Мәктәп укучылары мәдәният йортында, авылдагы өлкән яшьтәге әби-бабайлар алдында чыгыш ясадылар.
-
27 сентябрь - Халыкара туризм көне 27.09.2013

27 сентябрь - Халыкара туризм көне. Бәйрәм 1979 елда Халыкара туризм оешмасының Генераль ассамблеясе тарафыннан расланды. Бу көнне бөтен дөньяда билгеләп узалар. Иске Рәҗәп балалары өчен дә әлеге көн игътибарга лаек даталарның бересенә әверелде.
-
Ярминкәдә катнаштык. 21.09.2013

21 сентябрь көнне Казанда Парк Хауста мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән һәм мини фермада җитештерелгән продукциябезне сату өчен оештырылган ярминкәдә катнаштык.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек... 17.09.2013

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек ничек баруын һәм нинди эшләр башкарырга кирәклеген планлаштыру җыелышына барлык авыл һәм төрле оешмалар җитәкчеләре килгән иде.
-
Кросс “Алтын көз - 2013”. 17.09.2013

Физик тәрбия укытучысы Шафигуллин Равиль Асхадуллович үз эшен яратып башкара. Укучыларны спортны яратырга, максатчан булырга өйрәтә. Мәктәптә спорт ярышлары яки уеннары оештырыла икән, монда барлык балалар да укытучылар да бик теләп катнашалар. Спорт төрләрендә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.
-
Урок чистоты 16.09.2013

В МБОУ Иске Рязяпской СОШ 16 сентября 2013 года провели «Урок чистоты» в рамках Международного дня охраны озонового слоя. Урок провела учитель биологии Зиганшина Гульфия Галимзяновна. В своём выступлении она рассказала о значении озонового слоя Земли и призывала каждого ответственно относиться к природным ресурсам и окружающей среде
-
Шәһәр көне. 14.09.2013

Болгар безнең өчен район үзәге генә түгел, ә бәлки милли үзәк тә булып торадыр. Соңгы елларда шәһәрнең күзгә күренеп матурлануы безне бик сөендерә.
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары 14.09.2013

Районыбызда 14нче сентябрь Болгар шәһәре көне һәм шул ук вакытта мәгариф хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары булды. Иске Рәҗәп мәктәбе команда составында Шафигуллин Р.А., Файзиев И.Г., Махмутов И.М., Бадиков Р., Хамидуллина Р.М., Минхатыпова С.И., Файзиева Г.М., Самигуллина Ч.Ф., Гарафетдинова Ф.М., Замалиева М.Я.катнаштылар.
















