Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Вильданова Лилия Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 69 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей(из них 3 совместителя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бадминтон ярышлары
04.04.2015
04нче апрельдә район беренчелегенә уздырылган бадминтон ярышында безнең мзктәп укучылары беренчелекне алып кубок белән бүләкләнде. 24 призлы урынның 11е безнең мәктәпкә эләкте. 1, 2 урынны алучы укучыларыбыз район данын яклап Актанышка ярышка барырга әзерләнәләр. (Җитәкчеләре Калимуллин Ф.Г.)
-
Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү укулары 03.04.2015

10нчы сыйныф укучысы Ахметзянова Айсылу үзенең математика укытучысы Гараева Р.М. белән Зеленодольск шәһәрендә уздырылган Каюм Насыйри укуларының 1 турын узып, 2 этапка чакырылды. Айсылу бу конференциядә чыгыш ясап кайтты Һәм Каюм Насыйри һәйкәленә таш кую тантанасында катнашты.
-
Зона бадминтон ярышларына әзерлек... 03.04.2015

Актанышта узачак бадминтон ярышларына әзерлек бара. Аларга уңышлар теләп калабыз. (Укытучылары Еалимуллин Ф.Г.)
-
"Туган телем-серле тел" конкурсы 01.04.2015

III Республика күләмендәге “Туган телем- серле тел” сәнгатьле шигырь укучылар конкурсында 6 класс укучысы Хакимова Милена III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.(Җитәкчесе Вилданова Л.Р.)
-
Ветераннарга медаль тапшыру... 30.03.2015

Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә медаль тапшыру тантанасында мәктәп укучылары да катнашты. Алар ветераннарын каршы алып һәм озатып тордылар.
-
Ветераннарга - бездән бүләк. 30.03.2015

Мусабай-Завод укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә концерт куйдылар. Концерта Вилданова Адилә һәм Камилә, Хакимова Миләүшә, Хусаинов Айдар, Шакрзянов Айнур, Хамедова Диана, Петрова Аделиналар катнашты. Концертны бик матур итеп Вилданова Камилә алып барды.
-
Индивидуаль шөгыльләнүләр 27.03.2015

Математика укытучысы Гараева Р.М. каникул көннәрендә имтиханнарга әзерлекне авыр үзләштерүчеләр һәм көчле укучылар белән аерым-аерым алып барды.
-
бадминтон ярышларына әзерләнүләр
26.03.2015
Каникул көннәрендә сортзалда 04нче апрельдә узачак бадминтон ярышларына әзерлек алып барылды. Укучылар бадминтон уйнарга теләп килделәр. (Җитәкчесе Калимуллин Ф.Г.)
-
Физика буенча тест
24.03.2015
7-8нче сыйныф укучылары физика фәне буенча тест сорауларына җавап биреп 2 урын алдылар. Хәзер алар район ярышына әзерләнәләр. Укытучылары Ахматсафина Р.Р. Афәрин, булдыргансыз!
-
Казанга- җиңел атлетика ярышларына.
24.03.2015
22-24нче март көннәрендә 4нче сыйныф укучылары Хакимова Миләүшә, Чурахина Алина, 2нче сыйныф укучысы Петрова Аделина башкалабыз Казанга җиңел атлетика ярышларына барып кайттылар. Җитәкчеләре Бакусев Г.З.










