Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Вильданова Лилия Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 69 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей(из них 3 совместителя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Сау бул, Әлифба! 02.03.2015

1 класс укучылары "Сау бул, Әлифба!" кичәсе үткәрделәр.Кичәдә ата-аналар да катнашты.Укучылар әти-әниләренә үзләренең уку, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр.(Укытучы Хайруллина Р.Ф.)
-
Сынап карау имтиханнары башланды
02.03.2015
9,11 класс укучылар өчен районда сынап карау имтиханнары башланды.
02.03 көнне 11 класслар сайлап алынган предметлар буенча , 03.03 көнне-9 класслар математика, 04.03 көнне 11 класслар рус теле, 05.03 көнне 9 класслар рус теле, 06.03 көнне 11 класслар математика буенча сынап карау имтиханы тапшырачаклар.
-
Стройда җырлап йөрү 26.02.2015

ОБЖ укытучысы Марсалов Н.В. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында мәктәптә сыйныфлар арасында стройда сугыш чоры җырларын башкару бәйгесен уздырды. Бәйгедә армиядә хезмәт итеп кайткан әтиләр дә катнашты. Бу ярышта 7нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты. (сыйныф җитәкчесе Нуртдинова Э.Р.).
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 24.02.2015

1, 3нче сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Хайруллина Р.Ф. җитәкчелегендә гаиләләреннән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны ачыклый башладылар. Галиәкбәров Айнур үзенең әбисенең әтисе турында өйрәнеп аның фотосын да зурайтып куйган. Бу эзләнүләрне башка сыйныф укучылары да дәвам итә.
-
Кышкы спартакиада-2015 22.02.2015

Кукмарада уздырылган мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиада ярышында дартс буенча физкультура укытучысы Калимуллин Ф.Г. призлы 3 урынны алды. Котлыйбыз сине!
-
Кышкы спартакиада-2015 22.02.2015

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган кышкы спартакиадада мәктәбебезнең математика укытучысы Гараева Р.М. шахмат ярышында призлы 3 урынны алды. Афәрин, булдырдың Резида!
-
Аҗаган-2015 21.02.2015

ОБЖ укытучысы Марсалов Н.В. 5-8нче сыйныф укучылары арасында "Аҗаган" хәрби-спорт уенын уздырды. Бу уенны карарга укучыларның әтиләре һәм бабалары да килгән иде. "Аҗаган" уенында 8нче сыйныф укучылары җиңүче булды. (Сыйныф җитәкчесе Фарухшина Н.Я.)
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2015

Мәктәптә Ватанны саклаучылар көне әтиләрне һәм бабайларны кунакка чакырып уздырылды. Бәйрәмгә 2, 4нче сыйныф укучылары үз әтиләре турында сочинениеләр, рәсемнәр ясап күргәзмә оештырдылар һәм әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Бәйрәмне укытучы Гилязова Р.Ф. әзерләде.
-
"Юный учитель" 21.02.2015

Ученица 11 класса Зиятдинова Илюза под руководством учителя истории Нуртдиновой Э.Р.участвовала в конкурсе "Юный учитель" и была приглашена на очный тур Республиканского этапа. Она в КФУ г. Казани хорошо выступила и заняла 3 место по номинации "История России".
-
Балкыш-2015 20.02.2015

Сәнгать мәктәбе укучылары: Хусаинов Айдар, Шакирзянов Айнур, бертуган Миләүшә һәм Милена Хакимовалар, нәфис сүз осталары: Вилданова Камилә, Гимаева Зилә, Хамедова Диана, Петрова Аделина, Нигматуллин Валентиннар "Балкыш-2015" сәнгать фестиваленең куст ярышында чыгыш ясап кайттылар.










