Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
В детском саду прошел районный семинар/Балалар бакчасында район күләм семинар үзды 21.03.2023

21нче март көнне безнең Теләче 2нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының методик оешма җитәкчеләре өчен “Балаларны туган (татар) теленә өйрәтү буенча балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына район күләм семинар булып узды. Семинар барышында балалар катнашында төрле чаралар күрсәтелде һәм семинарның төп темасын яктырткан чыгышлар ясалды. Семинар азагында “ачык микрофон” форматында тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары үзара фикер алыштылар.
-
07.03.2023

Милые женщины!
Поздравляем Вас с Международным женским днем 8 Марта!Пусть первый подснежник
Подарит Вам нежность!
Весеннее солнце подарит тепло!
А мартовский ветер приносит надежду
И счастье, и радость и только добро! -
Масленица/Май чабу бәйрәме 28.02.2023

Яз нәрсәдән башлана? Әлбәттә, кышны озатудан. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында Масленица-Май чабу бәйрәмен уздыру яхшы традициягә әйләнде. Масленица-иң күңелле, шау-шулы, яраткан рус халык бәйрәме. Бүген балалар Масленик бәйрәмнәрдә катнаштылар. Алар кыюлыкта, тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынаштылар, шаярдылар һәм көлделәр. Ә тәмле коймакларсыз нинди Май чабу бәйрәме узсын инде? Бәйрәм азагында барлык балалар да пешекчеләр яратып әзерләгән тәмле, хуш исле коймаклар белән сыйландылар. Балалар шатлыгына чик юк булмады!
-
"Әти белән бергәләп!" бәйрәме/ Праздник "Вместе с папой!" 21.02.2023

-
Котлыйбыз/Поздравляем 13.02.2023

10 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасының җыелышы үтте. Биредә Теләче районына караган белем бирү оешмаларының профсоюз җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән урынбасарлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы мөдире Хәсәншина Фәридә Фәннүр кызы “Социаль партнерлыкны үстерү” буенча актив эшчәнлек өчен гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасының рәисе И.Н. Проценконың мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
"Нәни энҗеләр" бәйгесендә катнашу/Участие в районном конкурсе "Маленькие жемчужины" 09.02.2023

Бүген безнең балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Аухадиева А. һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Ханафиева Д. Теләче беренче номерлы балалар бакчасында узган «Нәни энҗеләр» район бәйгесендә катнаштылар. Кызлар икесе дә бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, төрле номинациядә уңышка ирештеләр. Әфарин, балалар!
-
“Ел тәрбиячесе – 2023” һөнәри бәйгесенең зона турында катнашу /Участие в зональном этапе республиканского конкурса профессионального мастерства "Воспитатель года -2023" 08.02.2023

7 нче февраль көнне Кукмара шәһәренең 5 нче номерлы “Йолдызлык” балалар бакчасында республика күләм “Ел тәрбиячесе – 2023” һөнәри бәйгесенең зона туры үтте. Анда Кукмара , Мамадыш шәһәрләреннән, Балтач, Саба, Теләче районнарыннан “Ел тәрбиячесе – 2023” һөнәри бәйгесенең муниципаль турында призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынаштылар. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Авхалова Г.И. катнашты. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча иҗади презентация ясадылар, белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.
-
Тәҗрибә уртаклашу/Обмен опытом 03.02.2023

Бу атнада безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Авхалова Г.И. район тәрбиячеләренең методик берләшмәсендә “Халык уенчыкларының искиткеч дөньясы» темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дөрес сайланган материал, сабыйларны оештыра белү - ул һәр тәрбияченең шәхси тәҗрибәсе генә түгел, ә иң беренче чиратта, ачык күрсәтүләр вакытында алган тәҗрибә дә.
-
Пожаробезопасность в быту/Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы 02.02.2023

-
Полезная и вредная еда/Файдалы һәм зарарлы ризык 31.01.2023






