Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru,farida_hasanshina@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Печән өсте" йоласы/Обряд "Праздник сенокоса" 26.07.2023

Теләче 2нче балалар бакчасында, балаларда татар халкының милли уеннары, җырлары, халык авыз иҗаты аша татар халкының милли йолаларына кызыксыну уяту максатыннан, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Печән өсте" йоласын уздырдылар.
-
Тематическая неделя "Цветы"/Чәчәкләр атналыгы 18.07.2023

В Тюлячинском детском саду №2 прошла неделя на тему "Цветы".
Теләче №2 балалар бакчасында "Чәчәкләр" темасына багышланган атналык узды.
-
День головоломок/Башваткычлар көне 13.07.2023

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында, танып белү атналыгы кысаларында, Башваткычлар көне узды. Балалар табышмаклар, ребуслар чиштеләр, үстерелешле уеннар уйнадылар: пазллар һәм кисәкләрдән рәсемнәр җыйдылар.
-
День шоколада/Шоколад көне 11.07.2023
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында иң татлы һәм иң тәмле бәйрәм-Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелде. Иртәдән үк балалар тәрбияче апалары белән тәм-томнар турында сөйләштеләр. Балалар шоколадны фабрикада ясауларын һәм соңыннан гына кибетләрдә сатылуы турында белделәр, шоколад тарихы турында мультфильм карадылар. Аннары иҗади эш барышынла балалар үз куллары белән конфетлар, шулай ук шоколад өчен төргәкләр ясадылар. Балалар өчен бу иң тәмле һәм бай көн булды! -
Неделя народных игр/Халык уеннары атналыгы 04.07.2023

Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчасында "Халык уеннары атналыгы" уза. Әлеге атналыкның максаты: балаларны Теләче районында яшәүче халыкларның милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштыру. Балалар зур кызыксыну белән яңа уеннар белән танышалар һәм бергә күмәкләшеп аларны уйныйлар. Аларга бигрәк тә “Түбәтәй”, “Миннебай”, “Бубенцы”, “Төлке һәм тавыклар”, “Чыпчыклар һәм мәче”, “Кояш һәм ай”, “ Чояк, коймакны куып тот!” халык уеннарын теләп уйныйлар.
-
Юные исследователи/Нәни тикшеренүчеләр 27.06.2023

Барлык балалар да һәр нәрсәне зур кызыксыну белән күзәтергә, тикшерергә ярата. Мисал өчен, бүген саф һавада йөрү балалар өчен кечкенә генә тикшеренүгә әверелде. Урамга чыкканда алар юл уртасыннан баручы кырмыскаларга тап булдылар һәм шунда ук сораша башладылар: бу нинди бөҗәк, алар каян килгән? Барысының да кырмыскаларны якыннанрак карыйсы килде, кемдер хәтта аларга аягы белән басып карамакчы булды, кемдер киресенчә куркып калды. Балаларга тиз генә тәрбияче апалары ярдәмгә килде, сорауларына җавап бирде, кырмыскаларның тормышы турында күп кызыклы серләр һәм табышмаклар сөйләде. Менә шундый нәни тикшеренүчеләр йөри безнең Теләче 2нче балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеменә.
-
Поздравляем/Котлыйбыз 20.06.2023

-
А у нас праздник !/Ә бездә бәйрәм! 07.06.2023

-
Теләче 2нче балалар бакчасында батареялар җыю буенча экологик акция узды/В Тюлячинском детском саду №2 прошла акция по сбору отработанных батареек 31.05.2023

Наш Тюлячинский детский сад №2 принял активное участие в экологической акции по сбору использованных батареек. Акция проводилась с целью привлечения детей к проблемам загрязнения окружающей среды и повышения уровня экологической культуры.
В рамках экологической акции в ДОУ установлен контейнер для сбора и дальнейшей утилизации отработанных батареек.
За время акции было собрано более 30 кг использованных батареек.
Надеемся, что данная акция станет доброй традицией в нашем детском саду. Ведь принимая участие в экологических акциях, дети учатся заботиться о себе и об окружающем мире.
Благодарим всех детей и родителей за активное участие в жизни детского сада.
-
Балалар бакчасында чыгарылыш 2023/ Выпускной в детском саду 2023 25.05.2023

25 май көнне Теләче 2нче балалар бакчасында чыгырылыш кичәсе узды. Әлеге бәйрәмне сабыйлар көтеп алдылар. Бәйрәм барышында балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды.
Балаларны бәйрәмнәре белән Теләчегә эш сәфәре белән килгән Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович да котлады, алар балаларга “Сау-сәламәт булып, 1нче сентябрь көнне сезне мәктәптә көтеп калабыз! Балалар, сезгә якты юл!”, - дигән теләкләрен җиткерделәр.





