муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне уңаеннан 28.09.2023

28 сентябрьдә Казанның «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге тантанада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хаҗинурова Г.Р. да бүләкләнде. Коллегабызны котлыйбыз!!!
-
Котлыйбыз!!! 28.09.2023

27 сентябрь-Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан , бүген, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Теләче авылының 2 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында булып тәрбиячеләр белән очрашты, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Хафизова А.Р., кече тәрбиячеләр Хафизова Н.Р., Ситдикова М.М.,Нугманова А.Г., ашханә эшчесе Садыкова Д.В. бар иде. Коллегаларыбызны без дә чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
С Днём воспитателя и всех дошкольных работников!!! 27.09.2023

Уважаемые коллеги, от всей души поздравляем всех с Днём воспитателя и всех дошкольных работников. Коллектив МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 выражает искренние слова благодарности за ваш благородный труд любовь к своей профессии. Желаем всем крепкого здоровья, счастья, оптимизма и успеха во всех добрых начинаниях.
-
Көзге яфраклар 26.09.2023

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Саетова Д.Р. "Көзге яфраклар" дигән мастер-класс үткәрде.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез 22.09.2023

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез"(тәрбияче Хузина Р.Г.) дигән темага күңел ачу уздырылды.
-
ЮИДлылар бездә кунакта 21.09.2023

Велосипедта һәм роликларда йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналлары нәрсәне аңлата, юлларда үзеңне ничек дөрес тотарга? Бу һәм башка сорауларга җавапларны 21 сентябрь көнне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының профилактик чаралары кысаларында тәрбияләнүчеләребезгә ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре – Теләче урта гомуми белем мәктәбенең ЮИД отряды искә төшерде, алар балалар бакчасына җитәкче Гатиятов Р.Р. белән кунакка килделәр.
-
Экскурсиядә булдылар 20.09.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре "Батыр" спорт комплексында, "Дулкын" йөзү бассейнында һәм "Теләче-Арена"боз сараенда экскурсиядә булдылар.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында 20.09.2023

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының профилактик чаралары кысаларында 2023 елның 20 сентябрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне»үткәрелде.
-
Методик семинарда катнашу 18.09.2023

2023 елның 18 сентябрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хафизова А.Р. «Просвещение-Союз» нәшрияты белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Аваздан хәрефкә»грамотага әзерләү методикасы авторы Елена Владимировна Колесникова катнашында оештырылган методик семинарда катнашты.
-
«Татарстан кроссы-2023» 16.09.2023

2023 елның 16 сентябрендә Теләче авылында Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында «Татарстан кроссы-2023» җиңел атлетика ярышлары булып узды. Әлеге чарада безнең хезмәткәр Губайдуллина А.А. улы белән катнашты һәм үз яшь категорияләрендә 1 урынны алдылар. Котлыйбыз!!!







