муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Муниципальный отборочный этап межрегионального чемпионата «Юный мастер» 29.02.2024

2024 елның 29 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре арасында «Яшь оста» төбәкара чемпионатының муниципаль сайлап алу этабы узды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча уку-күнекмә эвакуациясе узды 22.02.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре арасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен эшләп карау янгын куркынычсызлыгы буенча уку-күнекмә эвакуациясе узды.
-
Әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар 21.02.2024

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр районыбызда Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган илнең, туган телнең матурлыгы якты илһам бирми икән кемгә генә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2024

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Туган тел- иң якын тел” дип исемләнгән матур бәйрәм үткәрелде.
-
Бергә-юл хәрәкәте иминлеге өчен! 20.02.2024

23 февраль - бәйрәм алдыннан, балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм юл - транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы уртанчылар төркем балалары юл хәрәкәте кагыйдәләре элементлары белән «Күңелле стартлар» да катнашты.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 20.02.2024

Гаилә елы һәм патриотик тәрбия бирү кысаларында Теләченең 3нче балалар бакчасында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә әтиләр белән бергә спорт ярышы үткәрелде.
-
Осталык дәресләрендә катнаштылар 19.02.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркеменә йөрүче Фатхуллина С.А., Рафикова С.Л. (җитәкчеләре Мингазова Г.Р., Ибрагимова А.Р.) Казан дәүләт мәдәният институтының хореография факультеты профессоры Раилә Гарипова, «Созвездие-Йолдызлык » театрының әйдәп баручы актеры, режиссер Искәндәр Нуризянов катнашында район мәдәният йортында узган осталык дәресләрендә катнаштылар.
-
«Күңелле стартлар» 16.02.2024

Бүген, 16 февральдә, «Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Ибраһимова А.Р.., Шакирова Г. И., Мингазова Г.Р.,Саетова Д.Р.) 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз, афәрин!
-
Акция " Безнекеләргә ярдәм итик! 16.02.2024

Акциядә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре катнашты. Гуманитар ярдәм безнең батыр якташларыбызга тапшырылачак. Бу акция безнең һәрберебезгә сугышчыларыбызның көнкүрешен бераз булса да уңайлырак итәргә ярдәм итәбез дигән фикер калдыра.
-
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган бәйрәм 15.02.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен үткәрү бер матур традициягә әверелде. Ел саен балаларыбыз аның шигырьләрен, җырларын бик яратып өйрәнәләр, әдәби әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Быел да тырыштык- матур бәйрәм үткәрдек.







