муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | 4060000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 147 воспитанников/147 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Янгын куркынычсызлыгы 09.03.2021

Янгын куркынычсызлыгы буенча чара оештырылды.
-
8 Март бәйрәме! 05.03.2021

Безнең балалар бакчасында 8 Март бәйрәмнәре булып узды.
-
Рәсем конкурсына йомгак ясалды 04.03.2021

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Со светофоровой наукой по зимним дорогам детства» дигән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасыннан «Мин һәм ата-ана» номинациясендә 2 нче урын диплом Фәсхетдинов Д. Р. һәм 3 нче урын диплом Каримуллин Д. И. алдылар.
-
"Кеше тәрбияләргә" 02.03.2021

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Баева А .Г. "Кеше тәрбияләү" конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм 1 нче урынны яулады. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Теләче муниципаль районында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә кысаларында 25.02.2021

2021 елның 25 февралендә Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чара барышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы җитәкчелегендә район башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре безнең балалар бакчасында да булдылар, анда педагоглар Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен , мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән ачык дәрес фрагментларын күрсәттеләр, шулай ук безнең балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Халыкара туган тел көне 20.02.2021

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Туган тел- иң якын тел” дип исемләнгән матур бәйрәм үткәрелде.
-
Ватанны саклаучылар көне 18.02.2021

Теләченең 3нче балалар бакчасында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан икенче кечкенәләр, уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә зерлек төркемнәрендә спорт ярышы үткәрелде.
-
"Ел тәрбиячесе-2021" республика конкурсының зона этабы узды 18.02.2021

2021 нче елның 17 нче февраль көнне 5 муниципаль район педагоглары «Ел тәрбиячесе-2021»республика конкурсының зона этабында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Ул МБМБУ Шәмәрдән 3 нче «Салават күпере» балалар бакчасы базасында узды. Конкурс чараларында Саба, Кукмара, Арча, Балтач һәм Теләче районнарыннан барлыгы 15 тәрбияче катнашты. Безнең район данын өч педагог яклады, шуларның берсе безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Ибраһимова А.Р.
-
“Исемең калды моңлы бер җыр булып” 16.02.2021

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Исемең калды моңлы бер җыр булып” дип исемләнгән чара узды.
-
"Татар малае, татар кызчыгы – 2021" бәйгесе 12.02.2021

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында "Татар малае, татар кызчыгы – 2021" бәйгесе үтте. Әлеге чара балалар бакчасының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган план нигезендә һәм яшь талантларны барлау һәм үстерү, балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, ата-аналарны да халкыбызның рухи, тарихи-мәдәни мирасына тарту максатыннан уздырылды.







