муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | alder-05@mail.ru, Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 117 |
| У нас учат: | 17 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
- Бу юлы исә пед-оештыручы Валиева И.А., директор урынбасары Насруллина Г.Р. җитәкчелегендә барлык сыйныфлар музыкаль программа хәзерләделәр. Укучылар бик тырышып чыгыш ясадылар. Аннары залдагыларга сюрприз ясап бер кочак роза чәчәкләре тулган кәрзин күтәреп 11 нче сыйныф укучысы килеп керде. Ул махсус хат ташучы ролендә иде. “Укытучыларга котлау теллеграммасы алып килдем!”-дип сүзен дәвам итте ул. Һәм сәхнә артыннан бик матур шигьри юллар яңгырады. “Потальон”чәчәкләрне ияләренә тапшырды. җыр һәм биюле чыгышларындан соң, Алап баручылар“Чәчәк сибәм йөргән юлларыгызга” -дип роза чәчәкләренең таҗларыннан сәхнәгә таба сукмак ясадылар, һәр укытучы сәхнә туренә чакырылды. Мәктәп администрациясе котлап, Балаларны тәрбияләүдә, белем бирүдә армый-талмый хезмәт иткәннәре өчен җылы сүзләр белән“Рәхмәт хаты” тапшырды. “Укучылар! Сез беләсезме? Безнең 21 кешедән торган укытучылар коллективы озак еллардан бирле бер гаилә булып тату, дус яшәүнең серен? – диде, сәхнәдән директор урынбасары Гөлназ Мансур кызы. “Чөнки бездә бик сабыр, тирән белемле, бер-берсенең куз карашыннан ук аңлый торган, кирәк чакта ярдәм кулы сузырга әзер торучы менә шундый акыллы педагоглар эшли, мин аларның һәрберсе белән горурлана алам!” диде. Укучылар ана җавап итеп аягүрә басып кул чаптылар, бердәм, бертавыштан “Рәхмәт Сезгә!” дип кычкырдылар. Болар берсе дә алдан уйланылган сүзләр түгел иде. Чыннан да бу көнне концерт барышында гына түгел көн дәвамында укытучыларга котлаулар, җылы теләкләр ихластан яңгырап торды. Оештыручыларга бик зур рәхмәт! 08.01.2014
-
Яңа ел бәйрәменең 2 сменасы Әлфия, Гөлүсә апалары җитәкчелегендә 5-7 сыйныфлар катнашында гөрләп үтте. 28.12.2013

-
Яңа ел бәйрәменең 3 сменасы 8-11 сыйныфлар катнашында КВН формасында утте. Сыйныф җитәкчеләре һәм балалар бик зур әзерлек эшләре алып барганлыгы күренеп тора. 28.12.2013

-
Әлдермеш авыл җирлегендә Чыршы ачылу тантанасын мәктәп укучылары ярдәмендә оештырдык. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр - биюләр белән үрелеп барды. Пешекче апаларыбыз тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. 27.12.2013

-
10 нчы сыйныф укучылары иң зур Кар кызы сыны ясап куйдылар. 24.12.2013

-
8 нче сыйныф укучылары Зөлфия апалары җитәкчелегендә иң зур Кыш бабай сыны ясадылар. 23.12.2013

-
Мәктәп территориясен бизәү максатыннан кар сыннары ясау матур традициягә әверелде. Мәктәп каршында һәр сыйныф искиткеч матур кар сыннары ясап куйды . 11 сыйныфларның иҗат җимеше. 20.12.2013

-
9 нчы сыйныф укучыларының Кыш бабае да иң зур сыннар рәтендә. 20.12.2013

-
29 ноябрь көнне 11 сыйныф укучысы Шаехова Алсу район күләмендә информатикадан олимпиадада катнашачак 29.11.2013

-
С 27 ноября по 1 декабря в МЦ “Волга” пройдёт семинар “Школьные компании. Основы предпринимательства”, организуемый Казанским (Приволжским) Федеральным Университетом и Общественной организацией Казанский Центр “Достижения Молодых” при поддержке Министерства Экономики Республики Татарстан в рамках программы “"Молодежное предпринимательство в Республике Татарстан”. 100 школьников в том числе ученики из нашей школы (8кл Сабирова И, Загирова И, Багавиева И, 10 кл - Габдрахманов Ф, Саляхов Р, Ахмадиев Р, Хайрутдинов Б, Мифтахова З, Набиева Г, ) отобранных экспертами, получат ценные знания в области предпринимательства - формирование бизнес-идеи, бизнес-плана, регистрация и открытие предприятия, меры государственной поддержки малого бизнеса на территории Республики Татарстан, финансовый менеджмент и многое другое. Помимо этого, участников ждут увлекательные бизнес-кейсы, презентации своих идей, мастер-классы и тренинги от сертифицированных бизнес-тренеров. 29.11.2013







