Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422720, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Дубъязы, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-656-12-40 |
| E-Mail: | dubyazskiid.s.gulchachak@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Дубъязский детский сад "Гульчачак" |
| Руководитель: | Аминова Алсу Касимовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 131 воспитанников |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Язны каршы алабыз! Встречаем весну! 20.03.2024

Борынгы заманнарда кешеләр язның ни өчен килгәнен белмәгәннәр. Язны карагалар алып кайталар дип уйлаганнар. Шуңа күрә карлар эри башлап, сулар ага башлагач, болында язны каршы алу -"Карга боткасы" бәйрәмен үткәргәннәр: уйнап, җырлап күңел ачканнар, соңыннан ботка белән сыйланганнар. Бүген бакчабызда без дә Карга боткасы бәйрәмен үткәрдек. Башта балалар белән карга боткасына сый җыю күренешен сәхнәләштердек, аннан җырлап-биеп күңел ачтык. Татар халкының "Кария -Закария", "Чума үрдәк , чума каз" музыкаль уеннар, кашыкка күкәй салып ярышу уеннарын балалар аеруча яратып уйнадылар. Соңыннан барыбыз да ботка белән сыйландык.
-
Беренче кечкенәләр төркемендә 8 Март бәйрәме. Утренник, посвященный 8 Марта в первой младшей группе. 05.03.2024

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда! Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар - әниләребез, дәү әниләребезне котлап 1 нче кечкенәләр төркемендә бүген "Бантиклар" бәйрәме дигән бәйрәм үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, әниләр белән бергәләп уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Тәрбиячеләр: Шарипова Э.Г., Валиева А.Г., Шайхиева Р.Р., музыка җитәкчесе: Садирова Л.В.
-
Ярминкә. Ярмарка "Своих не бросаем!" 20.02.2024

Бүген бакчабызда махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган ярминкә үтте. Ярминкәдә ата-аналар һәм бакча эшчләре бик актив катнаштылар: сату өчен бик күп әйберләр китерделәр. Ярминкәдән җыелган акча махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илтүче машиналарның юл чыгымнарын күтәрергә юнәлтелде. Бу изге һәм мөһим эштә катнышкан барлык ата-аналарга рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Сегодня в нашем детском саду прошла благотворителҗная ярмарка "Своих не бросаем!". Все средства, вырученные с ярмарки, пойдут на оплату транспортных расходов машин, везущих гуманитарную помощь в зону СВО. Благодарим все родителей, принявших участие в ярмарке!
-
"Мин татар баласы" бәйгесе. Муниципальный конкурс "Мин татар баласы" 19.02.2024

"Мин татар баласы".
19 февраль көнне Биектау районында урнашкан "Бәләкәч" балалар бакчасында "Мин татар баласы" муниципаль бәйге үтте. Районыбызның иң уңган балалары татар баласы икәнен күрсәттеләр. Бәйге 3 иҗади биремнән торды. Беренче биремдә балалар үзләре белән таныштырдылар. Икенче биремдә татар халкының бер гореф -гадәтен, йоласын күрсәттеләр. Өченче биремдә Биектау районының иң яраткан урыны турында сөйләделәр. Дөбъяз "Гөлчәчәк" балалар бакчасыннан бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Садыков Булат катнашты.Тәрбиячеләре: Мингазова А.Р., Шайхиева Р.Р. Булатка мәктәптә укучы Динә апасы дә булышты. Һәрбер биремне Булат белән Динә үзенчәлекле, матур итеп башкардылар. Үзләре белән Булат белән Динә Тик-ток форматында таныштырдылар, татар халкының гореф -гадәтен чагылдыра торган биремдә "Балага исем кушу" йоласын башкардылар. Райныбызның иң яраткан урыны турында сөйли торган биремдә Дөбъяз авылында урнашкан "Каскад" чаңгы шуу базасы турында сөйләделәр. Уңышлы чыгыш нәтиҗәсе булып, Булат "Иң иңсафлы малай" номинациясендә җиңүче Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Булатны, аның гаиләсен, тәрбияче апаларын җиңү белән котлыйбыз! -
"Светофор -наш друг!". "Светофор -безнең дустыбыз!" 14.02.2024

Бүген бакчабызда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бәйрәм үтте. Бәйрәмгә кунакка районыбызның юл йөрү иминлеге мөдире Сафмуллина Алсу килде.
Сегодня в нашем детском саду прошло мероприятие, посвященное изучению правил дорожного движения. Гостем мероприятия стала начальник Высокогорского отделения ГБУ "Безопасность дорожного движения".
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. Учим правила дорожного движения. 13.02.2024

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана . Балаларга кечкенәдән үк " юл әлифбасын " өйрәтү , аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең , балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы . Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү балалар бакчасында оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә генә алып барылмый, төрле экскурсияләр, музыкаль кичәләр, очрашулар аша да алып барыла. Уртанчылар төркеме балалары авылыбыз урамнары, андагы юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләрен белән бүгенге экскурсия вакытында таныштылар.
-
"Юл алифбасы". "Дорожная Азбука" 13.02.2024

Уртанчылар төркемендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча проект эшчәнлеге тормышка ашырыла. Балалар юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыталар, юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләрен кабатлыйлар, темага карата дидактик, хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Мәсәлән: “Транспорт төрләре”, “Нинди билге икәнен әйт!”, “Кайсы билге югалган”, “Светофор” һ.б. уеннар.
В средней группе реализовали проект "Дорожная Азбука". Дети в течение недели повторяли правила дорожного движения, играли в дидактические игры и подвижные игры по теме.
-
"Акыллы уеннар" 29.01.2024

Уртанчылыр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре баларына "Акыллы уеннар" программасы уеннарын өйрәтә башладык. "Акыллы уеннар" 10 комплект уеннан тора, һәр комплектта 10 уен.
Воспитанники средней, старшей, подготовительной группы обучаются играм программы "Акыллы уеннар".
-
Авыл җыены-2024. Сход граждан -2024. 24.01.2024

24 февраль Дөбъяз авыл җирлегенең авыл җыенында тәрбияче ярдәмчесе Минлебаева Гөлфия авыл җирлеге башлыгы исеменнән Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
На сходе граждан села Дубъязы младший воспитатель нашего детского сада Минлебаева Гульфия была награждена Почетной грамота Главы сельского поселения.Поздравляем! Желаем дальнейших успехов в работе и в жизни!
-
Поздравляем с победой в конкурсе!. Җиңү белән котлыйбыз! 12.01.2024

Валиеву Адилю и Залялутдинова Тимура, воспитанников подготовительной группы "Колокольчик" поздравляем с победой в Республиканском конкурсе "Мама-солнышко мое" в номинации "Лучшее музыкальное поздравление". Руководители: Садирова Л.В., Мингазова А.Р., Шайхиева Р.Р.
Валиева Адилә белән Залялутдинов Тимурны "Әнием-кояшым" дип аталган бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз!





