Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422720, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Дубъязы, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-656-12-40 |
| E-Mail: | dubyazskiid.s.gulchachak@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Дубъязский детский сад "Гульчачак" |
| Руководитель: | Аминова Алсу Касимовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 131 воспитанников |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Ватан саклаучылар көненә багышланган чара. Мероприятие ко Дню защитников Отечества. 16.02.2021

Ватан саклаучылар көненә багышланган чарага бүген бакчабызга Рязань танк училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә Казандагы Югары танк училищесында белем алучы Абдрахманов Булат Айрат улы килде. Ул балаларга үзенең мактаулы, шул ук вакытта авыр хезмәте турында сөйләде. Ә балалар үзләренең дәртле биюләрен, җырларын, шигырьләрен аңа бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында һәрбер төркем Булат абыйларына үз куллары белән ясаган кечкенә бүләкләрен тапшырдылар. Бу мизгелләрдә малайларыбызның да күңелләрендә солдат булу теләге уянганлыгы күренде. Шуны гына телисебез килә сезгә, малайлар, ир-егетләр, илләребез, көннәребез тыныч булып, солдат хезмәтенә бару сездә шатлык хисләре генә тудырсын!
Сегодня на мероприятие, посвященное ко Дню защитников Отечества, в гости пришел курсант Казанского высшего танкового училища Абдрахманов Булат. Он увлекательно рассказал детям о своей учебе и службе. Дети подарили дорогому гостю свои выступления и поделки, сделанные своми руками. Встреча с курсантом произвела неизгладимое впечатление на наших мальчиков. У многих у них появилось желание посвятить себя военной службе.
-
"Гаиләмнең шәҗәрәсе". "Родословное древо моей семьи" . 16.02.2021

Халкыбызда элек-электән якыннарга, кардәш - ыругка карата хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәт, туган илгә карата мәхәббәт хисләре яшәгән . Бу сыйфатлар борынгылар тарафыннан югары бәяләнгән. "Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, ә нәселен белмәгән - нәселсез, -дигән тәкъбир безне әхлаклы булырга өнди. Шулай ук "Җиде буыныңны бел!" дигән гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Юкка гына балалар шагыйре Шәүкәт Галиев "Исәннәрнең кадерен бел, үткәннәрнең каберен бел", -дип язмаган. Балаларда нәсел тамырлары белән кызыксыну уяту максатыннан бездә бакчабызда "Гаиләмнең шәҗәрәсе" дип аталган бәйге игълан иттек.
В нашем детском саду проходит конкурс "Родословное древо моей семьи". Цель данного конкурса пробудить в детях интерес к своим предкам, вызвать желание составить родословного древо семьи.
-
"Бишек җыры" бәйгесе . Конкурс "Колыбельная песня". 15.02.2021

Бишек җырлары кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә. Шуңа да аны һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Балаларыбызны милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләү, халыкның тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган илгә, халыкка карата кызыксыну уяту, гаилә йолаларын өйрәтү максатын куеп районыбызда "Бишек җыры- 2021" бәйгесе үткәрелә. Безнең "Гөлчәчәк" балалар бакчасыннан бу бәйгенең район этабында бакчабызда тәрбияләнүче Хакимуллина Замирә белән Раминаның гаиләсе катнаша. "Дәү әниемнең бишек җыры " номинациясендә Хакимуллина Рузалия яраткан оныкчыкларына бишек җырын башкара.
В нашем районе был объявлен конкурс "Колыбельная песня -2021". Этот конкурс мы провели сначала в детском саду.Из нашего детского сада победителем стала семья Хакимуллиных. Хакимуллина Рузалия, бабушка наших воспитанниц Замиры и Рамины, исполнила колыбельную песню в номинации "Колыбельная песня бабушки". Желаем семье Хакимуллиных одержать победу в районном конкурсе.
-
Салих Сәйдәшев музеенда кулъяулык чигү буенча мастер -класс. Мастер-класс по вышиванию платочков татарскими узорами в музее Салиха Сайдашева. 15.02.2021

12 февраль көнне Өбрә авылында урнашкан Салих Сәйдәшев музеенда районыбызның Ак калфак хатын-кызлар оешмасы тарафыннан кулъяулык чигүгә багышланган чара үткәрелде. Бу җыелышта бакчабызның мөдире Фаттахова Ш.Т. һәм музыка җитәкчесе Галиуллина Р.Ю. катнаштылар. Шамиля Тәүфыйк кызы кулъяулык чигү буенча мастер-класс күрсәтте һәм "Мәктәпкәчә яштәге балаларга милли тәрбия бирү" дигән темага чыгыш ясады. Рамиля Юныс кызы татар бию өйрәтү буенча мастер-класс күрсәтте. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы булды.
12 февраля в музее Салиха Сайдашева, расположенном в деревне Ибря, районной организацией женщин Ак калфак было проведено мероприятие, посвященное вышиванию платочков национальными татарскими узорами.На этом мероприятии участвовали заведующая нашего детского сада Фаттахова Ш.Т и музыкальный руководитель Галиуллина Рамиля Юнысовна. Фаттахова Ш.Т. показала мастер-класс по вышиванию платочков и выступила с докладом по теме "Воспитание дошкольников в ДОУ в национальных традициях" . Галиуллина Р. Ю. показала мастер-класс по обучению татарскому народному танцу.
-
Сәнгать мәктәбе укычылары бездә кунакта. У нас в гостях учащиеся школы искусства им. Салиха Сайдашева. 12.02.2021

Бүген бакчабызга кунакка Дөбъяз авылында урнашкан Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе педагоглары һәм укучылары килделәр . Алар балалар алдында бик матур чыгыш ясадылар: төрле музыка коралларында уйнадылар, җырлар башкардылар, балаларга уеннар уйнаттылар.Сәнгать мәктәбе укучылары балалар бакчасына килеп нәниләр алдында үзләренең осталыкларын күрсәтү инде матур традициягә әйләнде. Сәнгать мәктәбенең педагогларына һәм укучыларына балаларны шундый матур концерт куеп куандырулары өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез!
Сегодня в наш детский сад пришли ученики Дубъязской школы искусств имени Салиха Сайдашева. Они выступили перед детьми с концертом: сыграли на разных музыкальных инструментах, исполнили песни, провели для детей игры. Такие выступления воспитанников школы искусств в нашем детском саду уже стали традицией. Выражаем огромную благодарность педагогам и учащимся школы искусств за такое интересное и познавательное выступление.
-
"Туган телем -иркә гөлем" . " О певучий, родной наш язык" 11.02.2021

Туган теле айлыгы кысаларында 11 февраль көнне "Гөлчәчәк" балалар бакчасы коллективы Дөбъяз Мәдәният Йортында авыл халкы алдында "Туган телем -иркә гөлем" дигән темага чыгыш ясады. Килгән кунакларга һәм хөрмәтле авылдашларыбызга туган телне саклау һәм үстерү һәр кешенең изге бурычы икәнен җиткерергә теләдек.
11 февраля коллектив нашего детского сада выступил с музыкальной композицей "О, певучий, родной наш язык" в сельском Доме Культуры во время схода граждан. Своим выступлением коллектив Дубъязского детского сада хотел донести до уважаемых гостей и дорогих односельчан о том, что долг каждого человека - беречь свой родной язык.
-
"Кулъяулыгым - милли бизәгем" дип аталган мастер-класс. Мастер класс по вышиванию платочка татарскими национальными узорами. 10.02.2021

Бакчабызда "Кулъяулыгым -милли бизәгем" дип аталган мастер-класс үтте. Тәрбиячеләр элекке заманча кулъяулык чигү алымнары белән уртаклыштылар. Элек-электән татар халкы тегергә, чигәргә яраткан. Һәр бизәк, кул эше кыз баланы тәрбияләүнең, кияүгә бирү, хатын-кызга хас сыйфатларны өйрәтүнең бер ысулы булган. Шуңа да һәркемнең күңел түрендә кулъяулык белән хатирә сакланган. Элекке заман кызлары сөлге, кулъяулык чиккән. Аларны Сабантуй батырына бүләк итеп биргәннәр. Бу йолаларны, гореф-гадәтләрне барлап, искә төшереп, әби-бабаларыбыздан сорашып, яшләргә тапшыруны, милли бизәкләребезне, чигү үрнәкләрен үсеп килүче буын белеп, күреп үссен, өйрәнсен дигән максат куелды бу мастер -класста.
Сегодня в нашем детском саду прошел мастер -класс по вышиванию платка татарскими национальными узорами. Воспитатели делились опытом вышивания платочков. Издавна наши предки женщины любили вашивать, шить. Вышивание и шитье были одним из спобов воспитания девушек ко взрослой жизни, замужеству. Девушки вышивали узорами полотенца, платочки, дарили их на Сабантуе победителю- батыру, когда проважали возлюбленных на войну или на службу им тоже девушки на память дарили платочки, расшитые яркими красивыми узорами.
-
Конкурс "Лучшая самодельная книжка -малышка". "Иң яхшы кулдан эшләнгән кечкенә китап" бәйгесе. 10.02.2021

Бакчабызда Туган тел айлыгы кысаларында "Иң яхшы кулдан ясалган кечкенә китапчык" бәйгесе игълан иттек. Балалар әти-әниләре белән берлектә татар телендә кечкенә китапчыклар ясап килделәр. Китаплар бик матур һәм мавыктыргач булып чыктылар. Тәрбиячеләр аларны балаларның сөйләм телен үстерүдә, балаларда китапларга карата кызыксыну уяту максаты белән кулланалар.
В нашем детском саду был объявлен конкурс "Лучшая самодельная книжка-малышка". Дети совместно с родителями сделали книжки -малышки на татарском языке. Книжки получились очень красочные и содержательные. Воспитатели их используют с целью развития речи дошкольников и с целью привить у детей любовь к книгам.
-
Туган тел айлыгына багышланган почмаклар. Уголки, посвященные месячнику Родных языков. 04.02.2021

Бакчабызда төркемнәрдә Туган тел айлыгына карата балалар бүлмәсендәге почмаклар һәм әти-әниләр почмаклары яңартылды.
В рамках проведения Месячника были обновлены уколки татарской культуры и родного языка в игровых комнатах и в родительских уголках.
-
Рус халык иҗаты белән танышу. Знакомство с русским народным творчеством. 04.02.2021

Рус халкының иҗатын өйрәнүгә бакчабызда зур игътибар бирелә. Бүген музыка белем бирү эшчәнлегендә мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар рус халык җырлары, биюләре, уеннары һәм рус халкының музыка уен кораллары белән таныштылар. Кызлар " Ой, вставала я ранешенько" җырын өйрәнүне дәвам иттеләр, малайлар рус халкының музыка уен коралы булган кашыклар белән уйнадылар.
Изучению русского народного творчества в нашем детском саду уделяется большое внимание. На музыкальных занятиях дети вместе с воспитателями и музыкальным руководителем разучивают русские народные песни, танцы, хороводные игры, также знакомятся с русскими народными музыкальными инструментами. Сегодня девочки музыкальной подготовительной группы исполняли русскую народную песню "Ой, вставала я ранешенько", а мальчики сыграли на ложках.





