Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | memdel@mail.ru, Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 92 учеников + 25 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Очрашу 22.04.2015

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасының халык артисты Наилә Гәрәева белән очрашу булды. Очрашуда районыбыз мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Наилә Гәрәева әсәрләрдән өзекләр укыды, театр сәнгате үсеше белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Очрашудан алган рухи җылылык күңелләребездә әле озак сакланыр.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә...
22.04.2015
Мәдәният һәм сәнгать университеты студенткасы, безнең укучыбыз Чулпан Мортазина 8-10 нчы сыйныф укучылары белән диплом спектакле хәзерләде. Яшь артистлар тамашачыларга Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен тәкъдим иттеләр. Уңышлы премьера белән котлыйбыз!
-
Бездә кунакта – “Күчтәнәч” тапшыруы 21.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгының икенче көнендә үткәрелгән “Күчтәнәч” тапшыруы яңа форматта үтте. Тапшыруның алып баручылары Ләйсән апа һәм Йомшаккай белән Акбай янына кунакка бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар конкурсы дипломантлары - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Муллахмәт кызы, 10 нчы сыйныф укучылары Флүзә һәм Гөлнара чакырылган иде. Алар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. “Күчтәнәч” тапшыруы күчтәнәчкә татарча мультфильм тәкъдим итте. Бик күңелле булды.
-
Атналык
20.04.2015
Бүген мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте. Атналык ачылышында башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, 11 нче сыйныф укучылары “Яшьләр тукталышы” проектын тәкъдим иттеләр. Проект “Мин татарча сөйләшәм!” темасына багышланды. Укучыларның һәм укытучыларның чыгышлары тыңланды.
-
Туган көнең белән, БИЕКТАУ! 17.04.2015

Үзенең 80 яшьлек бәйрәмен зур үзгәрешләре, төзелешләре, яңа проектлары белән каршылый районыбыз. Соңгы елларда матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге белән һәркемне сокландыра ул. Киләчәктә дә Биектау гөрләсен, чәчәк атсын өчен, без, район кешеләре, үзебезнең бөтен көчебезне куеп, хезмәт итәрбез. Татарстанга гына түгел, илгә, дөньяга танылган шәхесләр биргән төбәгебезнең даны мәңгелек булсын!
Бәйрәм белән, райондашлар!
-
Международная научная конференция 17.04.2015

Учащиеся нашей школы участвовали на Международной научной конференции студентов, аспирантов и учащейся молодёжи, посвящённой 85 летию зоотехнического образования в Казанской государственной академии ветеринарной медицины имени Н.Э.Баумана.
-
Выступление учащихся 17.04.2015

Учащиеся нашей школы выступили концертными номерами на Международной научной конференции студентов, аспирантов и учащейся молодёжи, посвящённой 85 летию зоотехнического образования в Казанской государственной академии ветеринарной медицины имени Н.Э.Баумана
-
Котлыйбыз!!! 15.04.2015

КФУ тарафыннан үткәрелгән регионара олимпиадада татар теле фәненнән җиңү яулаган 9 нчы сыйныф укучысы Гарипов Илгизне котлыйбыз.
-
Гагарин космос герое 10.04.2015

-
"Юный программист" конкурсы 09.04.2015

9 нчы апрель көнне районда үткәрелгән " Юный программист" конкурсында 10 нчы сыйныф укучысы катнашып икенче урынга лаек булды, республика турында зур уңышлар телибез, җиңүен көтеп калабыз.








