МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, г. РТ, Высокогорский район, с Ямашурма, ул. Школьная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-653-29-11 |
| E-Mail: | Syam.Vsg@tatar.ru/ yamashurma@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашурминская СОШ" |
| Руководитель: | Сафиуллин Ленар Габдулкаюмович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 157 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога |
МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Бөреле һәм Ямаширмә мәктәпләренең хезмәт һәм ял лагерьлары арасында дуслык турниры 04.07.2015

Бүген безнең "Тургай" лагеры Бөреледән кунаклар кабул итте. Ике лагерьның кызлар һәм малайлар волейбол командалары арасында дуслык турниры узды. Ике як та сынатмады. Бөреле мәктәбенең командасы көчлерәк булып чыкты. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Җәйге лагерь "Тургай"ның ябылу тантанасы 04.07.2015

Бүген лагерыбыз соңгы көнен эшләде. Балалар Бөреле мәктәбенең волейбол командасы белән ярышканнан соң, лагерьның ябылу тантанасы узды. "Тургай" лагерының редколлегиясе отчет стенгазетасын чыгарды. Балалар җәйге лагерьдан күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
"Көмеш су" лагеры.Сәламәтлек минутлары. "Эссе кагу. Эссе какканда беренче ярдәм". 04.07.2015

Бүген, лагерыбызның 18 нче көнендә,"Сәламәтлек минутлары " Эссе кагу.Эссе какканда беренче ярдәм" " дигән темага фикер алышу булды. Әңгәмәне авылыбызның фельдшеры Энҗе Рәсих кызы алып барды. Балалар бүген үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
Җәйге лагерь "Тургай". "Сәхнә йолдызлары" 03.07.2015

Лагерыбызның 17нче көнендә укучыларыбыз үзләренең талантларын сәхнәдә ачтылар. Көнебез "Сәхнә йолдызлары" исеме астында үтте. "Тургай" лагерына йөрүчеләр Коркачык мәдәният йортының "Нечкәбил" курчак театры труппасы составында Ямаширмә балалары алдында чыгыш ясадылар. Балаларга спектакль бик ошады.
-
"Көмеш су" лагеры , "Тургай" хезмәт һәм ял лагеры."Безгә киләчәгебез кадерле!!!" көне. 03.07.2015

Бүген безнең лагерыбызга Коркачык авылы мәдәният йортыннан "Нечкәбил" курчак театры килде. Спектакльнең җитәкчесе Айгөл Хәйруллина балалар белән викторина үткәрде. Аннан соң бик эчтәлекле "Сәламәтлек аланына сәяхәт" дип исемләнгән спектакль куйдылар.Әлеге спектакль балаларга наркотикларга Һәм зарарлы матдәләргә каршы пропаганда алып бара. Балаларга спектакль бик ошады. Без бу курчак театрына иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Җәйге хезмәт һәм ял лагеры "Тургай". Хезмәт десанты 02.07.2015

Хезмәт һәм ял лагерының 16нчы көне "Хезмәт десанты" исеме астында узды. Традицион зарядкадан башланган көнебез дару үләннәре җыю, макулатура тапшыру һәм бакчада эш белән үрелеп барды.
-
Җәйге лагерь "Тургай".Макулатура тапшыру 02.07.2015

Бергә эшләве күңелле һәм рәхәт! Аеруча ярыша-ярыша макулатура тапшырганда кызык булды.
-
"Көмеш су" лагеры."Туган көн"көне 02.07.2015

Бүген лагерыбызда "Туган көн" көне булды. Туган көннәре лагерь чорына туры килгән укучыларга бүләкләр тапшырылды. Бик кызыклы, мавыктыргыч уеннар үткәрелде.
-
"Көмеш су" лагеры. "Мульти-пульти"көне 01.07.2015

Бүген лагерыбызда "Мульти-пульти" көне иде. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Аннары "Мультвопрос" конкурсы,авыл китапханәсе белән берлектә "Көйне уйлап тап" уены, табышмаклар турниры үткәрелде.
-
"Тургай"хезмәт һәм ял лагеры. Иске Казан музей-тыюлыгына экскурсия 01.07.2015

"Тургай" лагеры 15нче көнне Иске Казан музей-тыюлыгына экскурсиягә барды. Экскурсовод Фәния апа һәр экспонат турында җентекләп сөйләде, Иске Казан тарихы белән таныштырды. Аннары без изге урынга- Мулла Хаҗи чишмәсенә юл тоттык. Савытларыбызны чишмә суы белән тутырып, Изге Ураза аенда теләкләребезнең чынга ашуын теләп лагерыбызга кайттык.







