МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, г. РТ, Высокогорский район, с Ямашурма, ул. Школьная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-653-29-11 |
| E-Mail: | Syam.Vsg@tatar.ru/ yamashurma@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашурминская СОШ" |
| Руководитель: | Сафиуллин Ленар Габдулкаюмович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 157 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога |
МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Җәйге хезмәт һәм ял лагеры "Тургай". Сәламәтлек көне 19.06.2015

"Тизрәк, югарырак, көчлерәк" ярышында "Тургай" лагерына йөрүчеләр көчләрен сынап карадылар. Ярышлардан соң тамак ялгагач, бакча эшләрен дәвам иттеләр.
-
"Көмеш су" лагеры 19.06.2015

Буген лагерыбызда "Пиратлар көне" үткәрелде. Балалар бергәләп пиратлар яшергән хәзинәне эзләделәр. Аннан соң "Дәүләт Эрмитажына 250 ел"дигән темага рәсемнәр конкурсында бик теләп катнаштылар.
-
"Көмеш су" лагеры. 18.06.2015

Туган авылыбыз Ямаширмәдә урнашкан Страус фермасына сәяхәт балалар өчен һәрвакыт кызыклы. Алар анда төрле җәнлекләр һәм кошларны карап кына калмыйлар, ә рәхәтләнеп балык та тоталар.
-
Җәйге хезмәт һәм ял лагеры "Тургай" 18.06.2015

Җәйге хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар өчен "Хезмәт десанты" үткәрелде. Укучылар авылыбызның терлекчелек фермасына ярдәм йөзеннән яфраклы агачлардан себерке бәйләп тапшырдылар.
-
"Көмеш су" лагеры 17.06.2015

Лагерьда экология көне уңаеннан "Табигать серләре" уены кызыклы булды.
-
"Көмеш су" лагеры. 17.06.2015

"Табигать һәм без" темасына асфальтка рәсем конкурсы үткәрелде.
-
"Көмеш су" лагеры 17.06.2015

Лагерьда тәрбияләнүчеләр өчен Экологик линейка уздырылды, табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча презентация күрсәтелде. Төшке аштан соң "Экологик калейдоскоп" темасына уен-сәяхәт балалар өчен бик мавыктыргыч үтте.
-
"Көмеш су" лагеры 16.06.2015

Фельдшерыбыз Энҗе Расиховна көн саен күзәтү астында тота. Һәр көнне балаларның сәламәтлеген тикшерә.
-
"Көмеш су" җәйге лагеры. 16.06.2015

Лагерьга йөрүче балалар белән иртәнге зарядка ясагач һәм иртәнге аштан соң "Әкият көне" үткәрелде. Лагерьга йөрүчеләр "Минем яраткан әкиятем" темасына рәсемнәр конкурсында бик теләп катнаштылар. Төшке аштан соң асфальтка рәсем ясау конкурсы узды.
-
Җәйге лагерь "Тургай" 16.06.2015

Лагерьның икенче көнендә хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар мәктәп яны участогындаэшләделәр: бәрәңге төбен эшкәрттеләр, су сиптеләр. Балалар белән "Сәламәтлек көне"нә багышланган чаралар: фельдшер белән әңгәмә, авырлыкны, биеклекне үлчәү кебек чаралар үткәрелде.







