Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Котлыйбыз! 20.10.2023

Шушы көннәрдә «Мәктәпкә мини-футбол» гомумроссия проекты кысаларында Вахитов һәм Идел буе районы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында мини-футбол буенча уеннар үтте. Гомуми нәтиҗәләр буенча гимназиябез командасы 3 урынга лаек булды. Уенчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
-
"Россия - минем офыгым"... 19.10.2023

Бүген “Россия — минем офыкларым" курсының чираттагы дәресе узды. Дәресләрдә укучылар илебезнең сәнәгать һәм җитештерү өлкәсендәге казанышлары турында белделәр. Бу тема бик мөһим, чөнки сәнәгать Россия икътисады үсешенең шактый зур өлешен алып тора һәм нәкъ менә безнең ил теләсә нинди товар җитештерә алучы төп сәнәгать дәүләтләренең берсе булып тора.
-
“Беренчеләр советы” рәисе билгеле булды 17.10.2023

Узган атнада безнең гимназиядә “Беренчеләр советы” рәисе сайлаулары узды. Бу вазыйфа өчен алты кандидат көрәште. Атна буе алар агитация үткәрделәр, шулай ук сайлау алды дебатларында катнаштылар. Сайлау нәтиҗәләре буенча, гимназиядә “Беренчеләр хәрәкәте”нең беренчел бүлеге советы рәисе булып 9А сыйныфы укучысы Төхфәтуллина Мәйсәрә сайланды.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр"... 16.10.2023

Бүген 1-11 сыйныфларда “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының Россиядә кинога 115 ел тулуга багышланган “Экранның икенче ягында” дип аталган дәресләре узды. Традиция буенча, сыйныфларда дәресләр флаг күтәрү, РФ һәм ТР Гимнын башкарудан башланды. Дәрес укучыларны Ватан кинематографиясе тарихы һәм илебездә төшерелгән фильмнар белән таныштыруга, Ватан мәдәнияте, Ватан киносы, аның бөек тарихын булдырган кешеләргә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга, шулай ук киноиндустрия белән бәйле һөнәрләр турында мәгълүматлар җиткерүгә юнәлдерелгән.
-
"Татарча диктант яз" акциясе үтте 14.10.2023

14 октябрьдә гимназиядә “Татарча диктант 2023” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. “Татарча диктант”ның максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарсыз язу теләге уяту. Акциядә укучылар бик теләп катнашты.
-
Укучылар «Әти белән эштә»акциясендә катнаштылар 14.10.2023

Әтиләр көнен бәйрәм итү кысаларында безнең мәктәп укучылары «Әти белән эштә»акциясендә катнаштылар. Әти белән үткәргән вакыт бик кадерле генә түгел, файдалы да. Бала эш күнекмәләренә өйрәнә, әтисе белән аралашудан уңай эмоцияләр ала. Балалар акциядә актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, әтиләр белән үткәрелгән онытылмас мизгелләр искиткеч фотоларда истәлек булып калды.
-
“Беренчеләр советына” сайлаулар үтте 13.10.2023

Бүген гимназиядә “Беренчеләр советына” сайлаулар узды. Анда 5-11 нче сыйныф егет һәм кызлары, укытучылар тавыш бирде. Укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр. Аларны салу өчен урна да булдырылган иде. Сайлау нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйган кандидат “Беренчеләр советы” рәисе булып билгеләнәчәк.
-
Гимназиядә "Әтиләр көне"нә багышланган чаралар уза 13.10.2023

Әтиләр көне алдыннан башлангыч сыйныфларда открыткалар ясау буенча иҗади остаханә узды. Укучылар бик теләп әтиләренә теләкләр белән открыткалар әзерләделәр.
-
"Россия - минем офыгым"... 12.10.2023

Бүген гимназиядә "Россия - минем офыгым" циклыннан чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды. Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы, импортны алмаштыру, суднолар төзү, авиатөзелеш, суднолар йөртү, урман сәнәгате кебек тармаклар һөнәрләре белән таныштыру. Дәрес барышында укучыларга берничә видеоролик күрсәтелде, анда Россия белгечләре зур уңышларга ирешкән тармаклар турында сөйлиләр. Соңыннан бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
“Һөнәри юнәлеш - киләчәккә караш!” 10.10.2023

Бүген гимназиядә 9 нчы сыйныф укучылары өчен профориентолог, карьера консультанты Ильмира Бубекова белән очрашу оештырылды. Очрашуда зур һөнәрләр дөньясы турында сүз барды. Үзеңне ничек табарга, үз сәләтләреңне һәм мөмкинлекләреңне ничек белергә, үз-үзеңне профессиональ рәвештә ничек билгеләргә? 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар үзләрен борчыган әлеге сорауларга белгечтән төгәл җаваплар ишетә алдылар. Очрашуны йомгаклап, кунагыбыз укучыларның игътибарын хәзерге даими үзгәреп торган заманда кешегә кирәкле сыйфатларга юнәлтте.














