Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Котлыйбыз! 27.10.2023

27 нче октябрь көнне Вахитов районының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Гимназиябез укучылары ике төркемдә ярышты. Нәтиҗәдә 2008-2009 елгы укучылар район буенча өченче урынга, ә 2012-2013 елгы укучылар икенче урынга лаек булдылар. Укучы егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
"Юлларда сак булыгыз!" 26.10.2023

Бүген барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында “Юл хәрәкәте иминлеге көне” билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары әлеге темага рәсемнәр ясадылар, ә урта һәм югары сыйныфларда әлеге темага викториналар, сыйныф сәгатьләре үтте. Хөрмәтле укучылар! Юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтик, үз-үзебезне саклыйк!
-
“Көз сылуы Сөмбелә" 26.10.2023

Бүген Идел буе районының 73 номерлы урта белем бирү мәктәбендә “Көз сылуы Сөмбелә” шәһәр бәйгесенең район этабы узды. Әлеге бәйгедә гимназиябез данын 6 нчы сыйныф укучысы Садыйкова Ралинә яклады. Ул 4 бәйге: “Костюм көз сылуы Сөмбелә”, “Интеллектуаль бәйге”, “Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә”(визитка), “Алтын куллар” кул эшләре бәйгеләрендә чыгыш ясады. Ралинәгә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Ата-аналар җыелышы үтте 25.10.2023

Бүген гимназиядә башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда ата-аналар җыелышлары үтте. Җыелышларда гаджетларның зыяны, аларга бәйлелек, бу проблеманы чишү юллары һәм беренче чирек нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Каникул вакытында балаларның шөгыльләре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искәрттеләр.
-
Мәктәп китапханәләре көне 25.10.2023

Ел саен 25 октябрьдә – Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Китапханә укучыга китапның чиксез дөньясын ача, күренекле әдәби әсәрләр белән танышырга мөмкинлек бирә, укуга мәхәббәт тәрбияли. Китапханәләр көненә карата башлангыч сыйныфларда “Минем яраткан китабым” дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйгедә катнашучы укучылар үзләренең яраткан китапларын нәни китапчыклар итеп ясадылар. Китаплар бик матур килеп чыкты.
-
"Дәреслегеңне сакла!" 24.10.2023

2023 елның беренче чиреге ахырында гимназиядә дәреслекләрнең саклануын тикшерү буенча чираттагы рейд узды. Дәреслекләрнең расписание буенча булуы, тышлыклары, шулай ук дәреслекләрнең тышкы кыяфәте тикшерелде.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр"... 23.10.2023

Бүген мәктәп укучылары өчен "Махсус билгеләнештәге бүлекчәләр көне" темасына "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дәресләр циклының чираттагы дәресе узды. Мәктәп укучылары спецназ бүлекчәләренең бурычлары һәм эшчәнлек шартлары, сугышчыларга катлаулы биремнәрне үтәү өчен кирәкле сыйфатлар белән җентекләбрәк таныштылар.
-
"Кызлар күрке - чәч" бәйгесенә йомгак ясалды 20.10.2023

Атна буе гимназиядә башлангыч сыйныфта укучы кызлар арасында “Кызлар күрке – чәч” дип исемләнгән бәйге узды, ә бүген жюри әгъзалары аңа йомгак ясадылар. Укучы кызлар биш көн дәвамында көн саен яңа прическалар белән килделәр. Прическаларның төрле төрләре һәм үрү техникасы беркемне дә гаҗәпләндерми кала алмады. Жюри әгъзалары барлык катнашучылар да югары бәягә лаек дигән фикергә килделәр. Линейкада башлангыч сыйныфлар укытучысы Ф.Ф. Галиева конкурста катнашкан гимназия укучыларына кечкенә бүләкләр тапшырды. Гимназия укучыларының әти-әниләренә конкурста актив катнашулары, тырышлыклары һәм чиксез фантазияләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гимназиядә ветераннар белән очрашу үтте 20.10.2023

Бүген гимназиядә Курск сугышының 80 еллыгына багышланган ветераннарның укучылар белән очрашуы узды. Очрашуга «Точмаш» заводы ветераннары Индорейкин П.Н., Жаринов В.Ф., Даутов Р.М. һәм Казан шәһәре Вахитов районы Ветераннар советы вәкиле Волкова Т. А. килде. Сыйныфларда очрашуны ветераннар Курск сугышы тарихы, ул вакыттагы авыр тормыш һәм үз заводлары турында сөйләп башладылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында Курск сугышында катнашкан бабалары турында сөйләделәр.
-
Ветераннар өчен концерт 20.10.2023

Кунаклар өчен укучылар концерт программасы әзерләделәр, сугыш чоры җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Моннан тыш, Вахитов районы Ветераннар советы вәкиле Волкова Т. А. һәм гимназиябез директоры Шәмсиева Г.Г. Курск сугышына багышланган викторинада җиңгән укучыларга грамоталар тапшырдылар.














