Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бөек Ватан сугышы буенча тест 15.12.2023

Бүген югары сыйныфларда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узды.
Тестны үткәрү - Русия Федерациясе гражданнарына, чит илләрдә яшәүче ватандашларга Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә этәргеч бирү генә түгел. Бу дәүләт власте органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының тарихи грамоталылыкны саклау проблемаларына игътибарын җәлеп итү дә. -
Дөрес туклану 14.12.2023

Бүген гимназиябез укучылары “Дөрес туклану” темасына караган китаплар белән таныштылар. “Дөрес туклану формуласы” китабы – ул туклану серләрен ача торган иң яхшы китапларның берседер, мөгаен.
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. -
Нәрсә? Кайда? Кайчан? 14.12.2023

“Коррупциягә каршы көрәш” атналыгы дәвам итә.
Бүген гимназиябездә коррупция темасына “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены оештырылды. Уенда 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар 20 сораудан торган биремнәрне башкардылар. Сорауларга җавап бирергә сыйныф сәгатьләре вакытында үзләштерелгән материаллар ярдәм итте. -
Рәсем бәйгесе узды 13.12.2023

13 нче декабрь көнне гимназиябездә “Коррупция” темасына рәсем һәм плакатлар бәйгесе узды. Укучылар берсенннән-берсе эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.
Конкурсның максаты - коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, җәмгыятьне коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга җәлеп итү. -
Коррупциягә каршы көрәш 13.12.2023

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфларда “Коррупция» темасына сыйныф сәгатьләре узды.
Бу дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. 2003 елның 9 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Коррупциягә каршы конвенциягә кул куйганнан бирле, бу дата уңаеннан күп илләрдә демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрелә.
-
Шигырь бәйгесе узды 12.12.2023

12 нче декабрь – Конституция көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 5-11 сыйныф укучылары туган ил, батырлык турында матур шигырьләр сөйләп, бәйгедә чыгыш ясадылар. Тирән эчтәлекле шигырьләр, сөйләм осталыгы беркемне дә битраф калдырмады.
-
Хокук әлифбасы 12.12.2023

Бүген гимназиябездә башлангыч сыйныфларда, Конституция көненә багышланган, “Хокук әлифбасы” дип исемләнгән кинолекторий узды. Укучылар хокуклар һәм бурычлар турында мультфильмнар карадылар һәм фикер алыштылар. Кечкенә булуларына карамастан Конституцияне бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Баскетбол ярышы узды 12.12.2023

Бүген гимназиябездә баскетбол буенча спартакиада узды. Уенда 9а һәм 8б сыйныфы егетләре катнашты. Алар бу спорт төрен аеруча яраталар, тренировкаларга йөриләр. Нәтиҗәдә уен дуслык белән төгәлләнде.
Укучы егетләребезгә алга тада да уңышлар телибез! -
Дөрес туклану 12.12.2023

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе! Бары дөрес тукланганда гына эшкә, укуга күңел үсә, баш мие яхшырак эшли, организм стрессларга бирешми.
Бу көннәрдә Сәламәт яшәү рәвеше атналыгы уза. Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда шәфкать туташы “Дөрес туклану” исемле сыйныф сәгате уздырды. Ул укучыларга дөрес туклануның файдасы һәм файдалы ризыклар, яшелчәләр, ашказаны тракты авырулары турында сөйләде.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 11.12.2023

“Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының бүгенге чыгарылышы илебезнең төп законы – Конституция турында барды.
Сыйныф сәгатенең максатлары: 1) илнең төп законы белән танышу; 2) Конституциянең гражданнар тормышында мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру; 3) гражданлык бурычы һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.
Укучылар видеороликлар карадылар. Конституция – җәмгыятебезне оештыруның принциплары, Россия Федерациясе халыкларының кыйммәтләре беркетелгән Төп закон икәнлеге турында фикер алыштылар. Анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары, гаделлек һәм иминлек, гаиләгә мәхәббәт һәм хезмәт кешесенә хөрмәт турында әйтелә. Конституция дәүләтнең бердәмлеге һәм бөтенлеге нигезе һәм Россиянең алга таба үсеше һәм аның гражданнарының үз-үзләрен үстерүгә нигез булып тора. Россиянең барлык гражданнарының бурычы - илебезнең Төп Законын хөрмәт итү һәм аның кагыйдәләрен үтәү.
.














