Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
| У нас учат: | 42 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Котлыйбыз! 21.11.2023

X Халыкара бәйсез әдәби "Глаголица" премиясе бәйгесендә гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучысы Яруллин Рәмзил “Татар телендә проза” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Әлеге бәйге үз көчен зур әдәбиятта сынап карарга, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләрен табарга теләгән яшь язучылар өчен үткәрелә.
-
"Әниләр турында сөйләшик" 21.11.2023

Психология атналыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 4 нче В сыйныфында “Әниләр турында сөйләшик” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате укучыларга тормышта әниләрнең роле, әниләрне ничек бәхетле итү, хөрмәтләү турында сөйләделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр... 20.11.2023

Бүген «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» дәресләре «Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр турында» дигән темага узды. Бүген укучылар “гаилә” төшенчәсен ничек күзаллаулары белән уртаклаштылар, гаилә тормышы турында фикер алыштылар, гаилә нигезләре - бер-берсе өчен җаваплылык, үзара ярдәм, ихтирам, мәхәббәт, үзара аңлашу хисләре турында сөйләштеләр. Традицион гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
-
Пушкин картасы белән эш... 20.11.2023

"Пушкин картасы" белән сәяхәтләр дәвам итә. Проект кысаларында 10 нчы сыйныф укучылары кино карап кайттылар.
-
Гимназиядә психология атналыгы башланды 20.11.2023

Бүген гимназиядә психология атналыгы башланып китте. Атна дәвамында укучылар кызыклы чараларда, акцияләрдә катнаша алачак. Укучыларны атналыкта актив катнашырга чакырып калабыз.
-
Укучылар географик диктантта катнаштылар 19.11.2023

19 ноябрьдә бөтен Россия буйлап Халыкара географик диктант узды. Диктантта гимназия укучылары да катнашты. Диктантны язуның озынлыгы гади мәктәп дәресе кебек 45 минут тәшкил итте. Катнашучыларга, география һәм катнаш фәннәр буенча сорауларны да кертеп, 40 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде.
-
ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнәбез 18.11.2023

Гимназиябез укучылары ГТО нормаларын тапшыруга әзерлекне башлап җибәрделәр.
Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Биредә тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек сыйфатлар тикшерелә.
Нормативларны спорт белән даими шөгыльләнүче, шул исәптән мөстәкыйль, һәм медицина рөхсәте булган 6 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр тапшыра ала. Нормативлар һәм сынаулар саны яшь үзенчәлекләренә карап үзгәрә.
-
Гимназиядә татар халык җырлары яңгырады 17.11.2023

Бүген гимназиядә башлангыч һәм урта сыйныфлар арасында “Татар халык җырларын иң оста башкаручы сыйныф” дип аталган бәйге үтте. Бәйгегә һәр сыйныф билгеле бер татар халык җырын әзерләгән иде. Чыгышлар бик үзенчәлекле һәм кызыклы булды.
-
Иминлек - беренче урында! 17.11.2023

Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чаралар дәвам итә. Башлангыч сыйныфларда әлеге теманы яктырткан дәресләр үтте. Укучыларга юл кагыйдәләрен искә төшереп кызыклы презентацияләр күрсәтелде. Соңыннан укучылар әлеге кагыйдәләрне рәсемнәрдә, кул эшләрендә сурәтләделәр.
-
"Юлларда куркынычсызлык" темасына КВН 16.11.2023

Урам һәм юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларның юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүен кисәтү кичектергесез хәл итүне таләп итә торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күпчелек вакытта җәяүленең иминлеге аларның урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәүгә бәйле, шуңа күрә балаларны дидактик, хәрәкәтчән уеннар һәм күнегүләр аша юлларда үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Шул уңайдан ЮИД түгәрәгенә йөрүче укучылар хәрәкәтчән уен элементлары белән КВН уздырдылар. КВН "Юлларда куркынычсызлык" темасына багышланган иде. Юлда һәм урамда балаларның үз-үзләрен тоту күнекмәләрен формалаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне гомумиләштерү – әлеге КВНның төп максаты булды.














