Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
Семинар-киңәшмә 11.03.2015

Казан шәһәре Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясендә Казан шәһәренең татар мәктәпләре, татар сыйныфларында эшләүче укытучылар һәм шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары катнашында семинар-киңәшмә булды. Анда 2015-16 нчы уку елында әдәбият укыту үзенчәлекләре тикшерелде. Киңәшмәдә дәреслек авторлары, алдынгы мөгаллимнәр чыгыш ясады. Безнең гимназия укытучысы Г.В. Нурмиева "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләренең үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш ясады. Татар әдәбияты дәреслекләренең рецензенты буларак, күп санлы сорауларга җавап бирде. Казан шәһәре мәгариф бүлеге методисты Р.К.Зиннәтуллин аның чыгышын югары бәяләде, зур рәхмәтләрен җиткерде.
-
Посещение музея К. Насыри 09.03.2015

8а класс (классный руководитель Высотина Е.Н.) 6 марта побывал в музее Каюма Насыри, где проходила встреча с Лейлой Фатыховной, дочерью известного татарского поэта Фатыха Карима.
-
С праздником Весны 08.03.2015

Немало женщин ярких в мире есть,
Но лучшие из лучших – с нами рядом,
Мы говорим – спасибо, что вы есть,
За что-то вы нам посланы в награду.
Вы – Солнца свет для нас среди зимы,
Не можем мы без вашего внимания,
Вас с 8 Марта поздравляем мы,
И пусть все ваши сбудутся желания!
-
Әлифба бәйрәме 06.03.2015

4 март көнне 1 б сыйныфы укучыларының "Әлифба бәйрәме" булып узды. Чарада әти-әниләр дә катнашты. Бәйрем бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Укучылар канәгать калдылар.
-
Участие в городском конкурсе чтецов «Звездный билет» 05.03.2015

4 марта на базе гимназии № 139 Приволжского района состоялся городской конкурс чтецов «Звездный билет» (в рамках республиканского конкурса «Живая классика»). В нем приняли активное участие и учащиеся нашей гимназии. Ребята читали наизусть отрывки из прозаических произведений М.Ю. Лермонтова, А. Чехова, В.П. Аксенова. Григорьева Эвелина (7Б, учит. Яруллина Г.Р.), Дыбуллина Анжела (8А, учит. Высотина Е.Н.), Саттаров Камиль (6Б, учит. Бикметова Р.И.) достойно продекламировали произведения и были награждены Сертификатами участника. Шамсутдинов Тимур и Загидуллина Эльвина (11 А, учит. Бикметова Р.И.) одержали победу в сложном соревновании и были награждены Управлением образования Исполнительного комитета муниципального образования г. Казани Дипломами III и II степени соответственно. Выступление ребят выгодно отличалось богатым содержанием, артистизмом, грацией, ярким внешним видом.
Мы гордимся своими учениками! Желаем новых открытий и ярких побед!
-
"Сугыш чоры балалары" китабын тәкъдим итү бәйрәмендә катнашу 04.03.2015

Бүген гимназиябезнең 10а сыйныфы укучылары Ибниев Инсаф һәм Сиразутдинов Ришат җитәкчеләре Гарәфетдинова И.Ф. белән Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында узган "Сугыш чоры балалары" китабының тәкъдим итү кичәсендә катнаштылар. Кичәдә китап авторлары, танылган артистлар һәм фәнни белгечләр чыгыш ясадылар.
-
Дөнья гаме сыйган күңел 03.03.2015

Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинны белмәгән, аның берсеннән-берсе матур шигырьләрен укып ләззәтләнмәгән, татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелгән җырларын тыңлап моңланмаган кеше юктыр, мөгаен. Әдәбият сөючеләр Р.Миңнуллинның китапларын һәрвакыт көтеп алалар.
-
"Әрнүле балачак. Сугыш чоры балалары истәлекләре" китабының авторлары белән очрашу 02.03.2015

Бүген гимназиягә кунакка "Сугыш чоры балалары" ветераннар иҗтимагый оешмасының әгъзалары, "Әрнүле балачак. Сугыш чоры балалары истәлекләре" китабының авторлары Рафаэль Хаҗи улы Сальмушев, Рәфкать Исмәгыйл улы Ибраһимов, Мансура Гыйльметдинова, Саимә Сафиуллина, Роза Әхмәдиева килделәр. Сугыш афәтенең балалар язмышына төшкән кара күләгәсе ... Сугышның беренче көннәреннән үк ирек яратучы, җиңелмәс халыкның уртак җиңү теләге белән берләшүе, хезмәт батырлыгы, җиңелмәс рухлы нык токымның ачлык, ялангачлык, кайгыларга карамыйча, бер көн дә калмыйча илгә хезмәт итүе ... Боларны барысын да "Сугыш чоры балалары" китабы авторлары үз күзләре белән күргәннәр, җилкәләрендәге шул авыр йөкне күтәрә алганнар һәм бүгенге көндә безгә шушы күркәм китаплары аша җиткерә белгәннәр ...
Без, яшь буын, "Сугыш чоры балалары" иҗат төркеменә югары патриотик тәрбия бирүгә, безне халкыбызның бөек үткәне белән таныштыруга керткән фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Публикация в российском журнале 02.03.2015

Поздравляем учителя математики Г.Г.Гильмиеву. С гордостью сообщаем, что ее статья «Экспресс –метод решения квадратных уравнений» бала отобрана и напечатана в российском методическом журнале для учителей математики издательского дома Первое сентября « Математика». Статью опубликовали в номере №1(760) 2015 года в рубрике Методобъединение / Мастерская. Данный журнал является одним из ведущих изданий образования и пользуется большим успехом у преподавателей нашей страны . Желаем Гульназ Гаптельзаветовне дальнейших успехов.
-
"Татар кызы һәм егете - 2015" шәһәр бәйгесенең икенче туры 01.03.2015

26 нчы февральдә Осиново поселогында урнашкан "Тәмле булсын" ресторанында кызлар һәм егетләр аш-суга булган осталыкларын күрсәттеләр. Өстәлләрдә нинди генә сый-нигъмәтләр юк иде: хуш исле икмәк, бал, май, бәлеш, өчпочмак, сумса, кәләвә, кыстыбый... саный китсәң бик күп. Һәр район, өстәл әзерләп, ризыкларын тәкъдим итте. Жюри әгъзалары өстәл әзерләүчеләрнең зур тырышлыкларын, һәр өстәлнең мактауга лаек икәнлеген билгеләп үттеләр.
Районыбыз егете һәм кызы Булат белән Адилә аш-суга гына түгел, җыр-моңга, сәнгатькә оста булуларын да расладылар. Аларның киләсе көч сынашуда да уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз!




