Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ - 2020 03.09.2020

2020 елның 3 сентябрендә гимназиядә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына "Җиңү диктанты"дигән Бөтенроссия тарихи диктант булып узды. Акциядә безнең гимназия укучылары, тарих, башка фән укытучылары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре - Масленков Олег Александрович һәм Дернова Татьяна Валентиновна катнаштылар.
-
Куркынычсызлык дәресе 02.09.2020

Белем көнендә, гадәттәгечә, Россия ГТХМ хезмәткәрләре мәктәпләрдә дәресләр үткәрә, аларның максаты-укучыларга озын җәйге каникуллардан соң янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында искәртү.
1 сентябрьдә Россия янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары 6 А сыйныф укучылары белән дәрес үткәрделәр.
-
1 СЕНТЯБРЬ – БЕЛЕМ КӨНЕ 01.09.2020

1 сентябрь - укучылар һәм укытучылар өчен яңа уку елы башлану бәйрәме. Озын җәйге каникуллардан соң укучылар дуслары, яраткан укытучылары белән очраша. Ә инде мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр бу бәйрәмне аеруча да түземсезлек белән көтеп ала. Без барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыгыз, белемгә омтылыгыз, балалар!
-
Ата-аналар игътибарына! 31.08.2020

Гимназия администрациясе хәбәр итә: килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ата-аналарның гимназия бинасына керүе катгый тыела!
-
"Алтын каләм" фестиваленә йомгак ясалды 17.08.2020

Гимназиябезнең 11 сыйныф укучысы Гималетдинов Искәндәр "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашып, махсус призга лаек булды. Искәндәргә призны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, танылган диктор Лия Заһидуллина тапшырды. Тәбрикләүләргә без дә кушылабыз, Искәндәргә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Вопросы защиты прав и интересов детей
10.08.2020
Письмо Минпрофсещения РФ от 31.07.2020 г. № ДГ -1214/07 "Об оказании содействия"
ПАМЯТКА для оказания содействия родителю, ребенок которого был перемещен или удерживается на территории иностранного государства (Конвенция 1980 года)
ПАМЯТКА по оказанию содействия родителю, ребенок которого находится на территории иностранного государства (Конвенция 1996 года)
-
«Наши талантливые дети» 05.08.2020

Самый творческий форум «Сэлэт» – «Arts Biler Forum» - впервые был организован в 2018 году. Он призван стать пространством возможностей, где участники получают уникальные знания и рекомендации от экспертов в рамках творческих лабораторий, проявляют себя в образовательной и культурной программе, устанавливают профессиональные культурные связи с другими участниками и экспертами, знакомятся с особенностями разных направлений и жанров, а также с новыми тенденциями в рамках выбранного ими направления, получают импульс к дальнейшему развитию. Вокальный ансамбль «Ляйсан» под руководством Гатауллиной В.Д. приняли участие в гала-концерте на форуме и исполнили песню Э.Низамова «Мин күрдем Казанда».
-
"Сабантуй" журналының актив хәбәрчесе 30.07.2020

3а сыйныфы укучысы Хәсәншин Рүзәл (кл.җит. Нәбиуллина Ә.Ф) "Сабантуй"журналының иң актив хәбәрчесе булып танылды. Ул ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашты. Рүзәлне махсус диплом белән бүләкләделәр. Алга таба да зур җиңүләр телибез!
-
Зөлхиҗә ARTS BILER FORUMда катнашты 17.07.2020

Ямьле июль аенда Республикакүләм ARTS BILER FORUM уздырылды. Гөрләп үткән әлеге зур чарада гимназиябез укучысы Салихова Зөлхиҗә дә актив катнашты. Аның чыгышы күренекле театр актерлары тарафыннан югары бәя алды. Зөлхиҗәгә ТР Яшьләр эшләре министры Д.И.Фаттахов кул куйган Диплом тапшырылды (укытучысы – Г.В.Нурмиева). Афәрин, Зөлхиҗә, сиңа алга таба да иҗат уңышлары насыйп булсын!
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне! 08.07.2020

Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәбез! Гаилә институтын ныгыту тормышыбызда һәм эшебездә мөһим урын алып тора. Бу бәйрәм көнендә бигрәк тә озак еллар бергә гомер иткән, төрле вакыйгаларны кичергән, тик шулай да мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган гаиләләрне тәбриклисе килә. Барлык әби-бабайларның, әти-әниләрнең, балалар һәм оныкларның бер-берсен ихтирам итеп, яратып, аңлашып яшәвен, гаилә учакларының беркайчан да сүнмәвен телибез. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.




