Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 148 ,иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
КВЕСТ-УЕН 19.10.2018

Бүген 19 октябрь көнне безнең балалар бакчасында танылган рус язучысы Лев Николай улы Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан квест-уен оештырылды. Бакчабызга Вахитов районының үзәк китапханәсе белгече Гаязова Сария Равил кызы, күп кенә укытучы-логопедлар һәм Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27нче номерлы гимназиясенең 4а сыйныф укучылары – Хафизова Зәлия белән Лукин Адель дә, Л.Н.Толстойның “Арслан белән тычкан” мәсәлен сәхнәләштереп алып килгәннәр иде. Сыйныф җитәкчеләре – Йосыпова Зөһрә Рәшит кызы. Квест - уен укытучы-логопед Чироева Ольга Николай кызы тарафыннан мәктәпкәчә әзерлек төркемнәре арасында үтте. Балалар белән язучы яшәгән чорга әйләнеп кайттык. Кинәттән Л.Н. Толстой залда үзе пәйда булды. Без аның музыка уен коралларында уйнарга яратканын белә идек инде, һәм ул балалар белән кызыклы уеннар оештырды. Квест-уен төрле биремнәрдән торды. Биремнәр слайд ярдәмендә экранда ачылып барды. Мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары Л.Н.Толстойның күп кенә әсәрләре белән чыгыш ясадылар. Пазллардан рәсемнәр җыеп кайсы әкиятеннән икәнен ачыкладылар. Тәрбиячеләр балаларны язучының иҗаты белән алдан ук таныштырганнар иде. Китаханәдән килгән кунаклар да кызыклы презентация ярдәмендә башваткычлар алып килгәннәр иде. Балалар анда да сынатмадылар. Ә укытучы логопедлар Л.Н.Толстой әсәрләренә әдәби күзәтү үткәрделәр.Соңыннан без үзебез яшәгән дәвергә кайттык. Ә балаларны бакчабыз мәйданында "библиобус" көтеп тора иде. Бу китапханә тарафыннан әзерләнгән тагын бер кызыклы экскурсия иде. Квест-уен бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Без килгән кунакларга рәхмәт әйтеп, тагын очрашулар теләп калдык.
-
ЮХИ (ПДД) 12.10.2018

Бездә бүген кунакта Казан шәһәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вәгыйз кызы, пропоганда инспекторры Кабирова Ландыш Әсхәт кызы, муниципаль хезмәткәрләр юл хәләкәте иминлеген тәэмин итү бүлегенең баш белгече Низамиев Марат Мөдәрис улы һәм шул ук бүлекнең алдынгы белгече Иванова Кристина Олег кызы булдылар. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре һәм юлда йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә алып бардылар. Шулай ук яктылык кире кайтаручы элементларны киемнәрдә ни өчен кирәклеген аңлаттылар.Балаларның да белемнәрен тикшереп карадылар. Балалар сынатмадылар, сорауларга дөрес җавап кайтардылар. Әңгәмә бик кызыклы һәм үзенчәлекле үтте. Кунакларыбыз буш кул белән килмәгәннәр иде, алар безнең ЮХИ почмагына плакатлар бүләк иттеләр. Без кунакларыбызга рәхмәт әйтеп, кабаттан алар белән очрашулар көтеп калабыз.
-
Яшь специалист 11.10.2018

11нче октябрь көнне 358нче балалар бакчасында яшь специалистлар өчен чара үткәрелде. Әлеге чарага безнең балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячесе Мартемьянова Регина Алексей кызы барды. Аңа профсоюз билеты тапшырылды.
-
Бирелгән вазифасына туры килү(СЗД) 08.10.2018

8 октябрь көнне зурлар төркеме тәрбиячесе Еремина Гузәл Гашик кызы, бирелгән вазыйфасына туры килү (СЗД) мөмкинлеген уңышлы үтте.
-
ӨЛКӘННӘР КӨНЕ 01.10.2018

1нче октябрь көнне безнең балалар бакчасында өлкәннәр көне билгеләп үтелде. “Минем дәү әни” дип аталган бәйге – бәйрәм чарасында әбиләребез оныклары белән бергә көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә катнашыр өчен, Башкортыстаннан да килгәннәр. Бәйге бик күп төрле ярышлардан торды. Балалар да олыларга багышлап җырлар, биюләр дә бүләк иттеләр. Әбиләребез бәйгеләрдә бер дә югалып калмадылар, чөнки бу бәйгедә һәммәсенең дә җиңү яулыйсы килде. Алар кул эшләрен дә, җитезлек буенча да, бик күп төрле сәлатләрен күрсәттеләр. Жюри әгзалалрына җиңүчене билгеләү җиңел булмады. Шуңа күрә өч төрле номинация җиңүчеләре билгеләнде.Аларга чәчәкләр һәм дипломнар бирелде. Өлкәннәребезне чын күңелдән олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Тагын шундый күңелле очрашулар көтеп калабыз.
-
Көзге күргәзмә 01.10.2018

Һәр ел саен безнең балалар бакчасында "Көзге күргәзмә" оештырыла. Ул быел 1нче октябрь көненә билгеләнде. Барлык төркем балалары әти-әниләре белән берлектә төрле-төрле кул эшләре ясап алып киләләр. Алар арасында ниндие генә юк: яфраклардан ясалган сүрәтләр, төрле ярмалардан бизәкләр, яшелчәләрдән ясалган хайваннар, әкияти корылмалар , һәм бик күп төрле башка кул эшләре бар. Тиздән үткәреләчәк көзге иртәләрдә , төркемнәр арасында акив катнашкан әти -әниләргә рәхмәт хатлары биреләчәк.
-
Районкүләм логопедлар метод җыелышы 28.09.2018

Бүген 28 нче сентябрь көнне безнең балалар бакчасында,Чироева Ольга Николай кызы җитәкчелгендә, Вахитов районы балалар бакчасы логопедлары җыелышы үтте. Аларны бакчабызның мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары “Сәламләү вальсы” белән каршы алды. Җыелышта өлкән тәрбиячебез Гыйлметдинова Роза Алексей кызы, презентация ярдәмендә, гамәлгә кертеләчәк педагогик профстандарт таләпләре турында чыгыш ясады.
-
БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ 27.09.2018

Бүген 27 нче сентябрь көнне барлык бакча хезмәткәрләре музыка залына җыелды, аларны балалар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты берләштерде. Һәр төркем балалары шигырьләр, җырлар, биюләр белән чыгыш ясадылар.Бакчабыз мөдире Хафизова Алсу Раиф кызы һәм өлкән тәрбиячебез Гыйлметдинова Роза Алексей кызы, бакча хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Педагогик профстандарт 18.09.2018

Педагогик профстандарт –мәгариф өлкәсендә махсус документ, ул педагогларның шәһси һәм һөнәри параметрларына таләпләр төзи.Закон чыгару базасын үстерүнең хәзерге этабында, педагоглар өчен профстандартларны гамәлгә кертү, хезмәт итүче гражданнарның һөнәри күнекмәләрен бәяләгәндә кайбер проблемаларның актуаль чишелеше булып тора. Элек кулланыла торган белешмәлекләр мораль искергән һәм заманча таләпләргә җавап бирми торган. Шуңа күрә, бакчабызның өлкән тәрбиячесе Гыйлметдинова Роза Алексей кызы, кертелә торган стандартлар хәл итә торган бурычлар белән таныштырды.
-
Прививка ясату кирәкме? 12.09.2018

Прививка ясауның төп максаты — авыруга каршы иммунитет булдыру, дип башлады Вахитов һәм Идел буе районының югары квалификацияле врач- педиатры Кадырметов Ринат Абдулкасымович, әти – әниләр өчен әңгәмә барышында. Нәтиҗәдә организмда теге яки бу авыруга каршы ак кан тәнчекләре ярала дип дәвам итте ул. Алар микробларны юк итә яисә көчсезләндерә. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Даими прививкалар ясау нәтиҗәсендә элек бик куркыныч булып саналган чәчәк авыруы тулысынча юк ителде дияргә була. Дифтерия, коклюш, столбняк белән авыру очраклары күпкә азайды. Ләкин әле тынычланырга иртәрәк. Чөнки ата-аналарның балаларына прививка ясатудан баш тартуы нәтиҗәсендә, бу авырулар яңадан көчәеп китәргә мөмкин дип кисәтте ул.









