Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 148 ,иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Семинар-практикум 15.11.2018

15нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасында,"Логопед шөгыльләрендә татар телен укыту процессын оештыру"дигән темага, Казан Федераль Университетында белем алучы укытучы-логопедлар арасында семинар-практикум үтте. Семинарның җитәкчесе , ГАОУ ДПО "ИРО РТ" ның коррекция һәм инклюзив белем бирү лабораториясе мөдире , Морозова Алла Наил кызы.
-
СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2019 14.11.2018

-
Квест-уен "Лорд йозагы" 07.11.2018

Бүген мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Устимова Аида Александр кызы, мөгаллимнәр арасында "Лорд йозагы" диа аталаган квест- уен үткәрде.Аның максаты- уйлап чыгару мөмкинлекләрен ачу, танып-белү һәм фикерләү активлыгын үстерү. Уен инглиз фольклоры кысаларында оештырылды. Төрле биремнәр аша пазллар җыйдык, хайваннар дөньясын күзәттек, күмәк сүрәт ясадык,мнемо-таблицалар ярдәмендә төрле биремнәр чиштек. Һәр дөрес бирем өчен, мәрҗән бөртекләре бирелде.Ә уен ахырында мәрҗәннәрдән "THANK YOU" (рәхмәт) дигән сүз төзелде. Квест-уен бик үзенчәлекле үтте.
-
Без салымнар түлибез, без киләчәк төзибез! 02.11.2018

-
Эшлекле уен 31.10.2018

Буген мөгаллимнәр арасында укытучы-логопед Чироева Ольга Николай кызы, “Югалган утрауга сәяхать» дип исемләнгән эшлекле уен үткәрде. Аның максаты - мөгаллимнәрнең федераль дәүләт белем бирү системасының төп нигезләмәләрен һәм принципларын белүдә, фикер йөртү эшчәнлеген активлаштыру; креатив һәм иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм итүче шартлар тудыру. Нәкъ менә шундый эш барышында, төрле мәгълүматларны механик рәвештә туплану түгел, ә чынбарлык өлкәсендә эшчәнлек алып бару бара. Балаларның белем бирү өлкәсе өчен борчылырга урын юк, чөнки алар янында чын профессионаллар эшли.
-
Бәйге 30.10.2018

Бакчабыздагы төркемнәр арасында , сюжетлы-рольле уеннар почмаклары арасында бәйге игълан ителгән иде. Бүген аңа нәтиҗә ясалды.Әлеге бәйгедә, "Тәмлүшкәләр" 2 нче мәктәпкәчә әзерлек төркеме җиңеп чыкты. Тәрбиячеләре Бикмуллина Йолдыз Раушан кызы белән Фатыйхова Алсу Данил кызы диплом белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!
-
Бездә кунакта " Рубин "ның балалар тренеры 26.10.2018

Бездә бүген кунакта " Рубин" футбол клубының балалар тренеры Хәйруллин Рушан Рим улы булды. Ул өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен сынау күнегүләре үткәрде. Балалар эстафеталарда катнаштылар, туп белән мөрәҗәгать итә белүләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Тренер футбол белән шөгыльләнергә теләүчеләрне, аларның күнекмәләрен һәм активлыгын карады.
Балалар бик канәгать калды, күпләр футбол түгәрәгенә йөрү теләген белдерделәр.
-
Л.Н.Толстойга багышланган концерт 26.10.2018

Бүген 26нчы октябрь көнне Вахитов районы балалар бакчалары арасында, рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан, концерт оештырылды. Әлеге концертта, безнең балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гудкова Виктория “Воробей” (“Чыпчык”) әкияте белән уңышлы гына чыгыш ясады.
-
КӨЗ ИРТӘЛӘРЕ 24.10.2018

24нче октярь көнне безнең балалар бакчасында көз иртәләре башланып китте. Аның максаты - балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. Алаларны көзге уӊыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру, күзәтүчәнлелек, игътибарлылык, сөйләм телләрен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү иде. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар көзге уңыш бәйрәмен бик көтеп алдылар, чөнки алар бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Әти-әниләр белән берлектә “Көзге күргәзмәгә” кул эшләре ясап алып килделәр. Һәркайсы бирелгән роленә карата матур костюмнар барлады, ә залда утырган әти-әниләр горурлык белән балалары әзерләгән бәйрәмне күзәттеләр. Матур көй яңгырады. Балалар мәрҗәннәр сыман залга тезелделәр. Озак тормады алтын көз килеп керде. Балаларга көз күчтәнәчләре алып килде. Балалар белән бергәләп табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Бакча карачкысының тавышы ишетелде. Аны бәйрәмгә ни өчен кертмәгәннәрен ачыкладык. Ул да безнең белән бәйрәм итте. Балалар белән әзерләнгән театраль чыгышлар да читтә калмады. Әти-әниләребезне дә тик утыртмадык. Алар белән кызыклы уеннар оештырдык. Бәйрәмебез ахырында көзге күргәзмәдә катнашкан балаларга дипломнар тапшырылды. Көзге уңыш бәйрәме бик кызыклы үтте.
-
АКТЕРЛЫК ОСТАЛЫГЫ 23.10.2018

Безнең балалар бакчасындагы тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр сәнгать өлкәсенә битараф калмыйлар. Чөнки бакчабызда һәрдаим бик күп төрле бәйрәмнәр, күңелле чаралар уткәрәбез, әлбәттә бу бәйрәмнәрдә без үзебез актерлар булабыз. Шул уңайдан, бүген 23нче октябрь көнне музыка җитәкчесе Зияутдинова Илзирә Фәнис кызы, тәрбиячеләрнең һәм мөгаллимнәрнең актерлык осталыкларын арттырыр өчен мастер – класс үткәрде. Аның максаты – иҗади мөмкинлекләрне ачу һәм формалаштыру. Моның өчен берничә күнегүләр үтәргә кирәк иде. Мәсъәлән, “Көзге” күнегүе, ул игътибарны үстереп кенә калмый, яхшы хәрәкәт итәргә дә өйрәтә. Күп кенә тизәйткечләр һәм башка күнегүләр утәдек. Әлбәттә, кыска вакыт эчендә генә «актерлык осталыгы» буенча бөтен күнегүләрне дә эшләп бетереп булмый. Шуңа күрә бу очрашулар даими булыр дигән уйлар белән таралдык.









