Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Педагогик утырыш. 31.08.2018

Бүген мәктәптә педагогик совет утырышы булып узды. Яңа уку елы башлану уңаеннан укытучылар эш планын раслады, уку-укыту программаларын барлады, методик совет әгъзаларын сайлады. Беренче, икенче, өченче һәм дүртенче көн тәртипләре буенча 2018-2019нчы уку елына укыту-тәрбия планы яңгыратылды, дәресләр буенча укыту программалары кабул ителде, укытучыларның еллык укыту планнары билгеләнде, фәннәр буенча календар-тематик планнар расланды. Педагогик совет утырышында 2018-2019 елларда аттестация үтәчәк укытучылар исемлеге яңгыратылды. Мәктәп директоры Ләйлә Равил кызы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Дамир Госман улы локаль актлар эчтәлеге белән таныштырдылар.
-
Укытучыларның чираттагы педагогик утырышы.
01.06.2018
Бүген укытучыларның чираттагы педагогик утырышы булып узды.
Администрация.
-
Мәктәптә ремонт эшләре башланды.
01.06.2018
Бүгеннән мәктәптә ремонт эшләре башланды.
Администрация.
-
Биологиядән төп дәүләт имтиханы эшләделәр.
31.05.2018
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары биологиядән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар.
Администрация.
-
Балалар сабантуе.
29.05.2018
Бүген мәктәп спорт мәйданчыгында балалар сабантуе үткәрелде. Анда балалар төрле ярышларда катнаштылар. Кашыкка йомырка куеп йөгерү, чиләктән кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү. чүлмәк вату кебек уеннар уйнатылды. Соңыннан ике командага бүленеп укучылар футбол уйнадылар. Һәр укучыга да тәмле күчтәнәчләр өләшенде.
Администрация.
-
Рус теленнән төп дәүләт имтиханы эшләделәр.
29.05.2018
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханы эшләделәр.
Администрация.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.
25.05.2018
Бүген мәктәбебездә шатлыклы да, сагышлы да булган соңгы кыңгырау бәйрәме узды.“Соңгы кыңгырау” тантанасы барлык укучыларның, бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылырының хәтеренә сеңеп калырлык эчтәлекле, үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Чыгарылыш укучылары җырладылар да, биеделәр дә, вальс та әйләнделәр. Борһанов Раил һәм мәктәпнең өмете, беренче сыйныфны тәмамлаучы Сиринә Самитова укучылар сафлары буенча кыңгырау чыңлатып уздылар. Шулай итеп, мәктәптә бу уку елының соңгы кыңгыравы 9 нчы һәм 1 нче сыйныфлар өчен чыңлады. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен урак өсте – дәүләт имтиханнары башланды.
Администрация.
-
"Татар егете - 2018"
23.05.2018
Бүген мәктәптә "Татар егете- 2018" бәйгесе булып узды. Бәйгедә 2-9 нчы сыйныф егетләре катнашты. Алар бәйгедә үзләре белән таныштырырга, татар халкының милли йолалары һәм бәйрәмнәре, татар ир-атларының киемнәре турында сөйләргә, һөнәрләрен (җыр, бию, шигырь), отжимание ясау буенча осталыкларын күрсәтергә тиеш иделәр. Һәр катнашучы төрле исемдәге диплом белән бүләкләнде. Ә "Татар егете-2018" исеменә 3 нче сыйныф укучысы Зиганшин Фирзәр лаек дип табылды. Афәрин!!!! Киләчәктә дә уңышлар сезгә укучылар.
Администрация.
-
Пионер туган көнен билгеләп үтү.
19.05.2018
19 май – пионер туган көн. Ул 1922 елдан билгеләп үтелә. Советлар Союзы таркалганнан соң, ул бәйрәм итүдән тукталып тора. Безнең мәктәптә Пионер туган көнен билгеләп үтү традиция буенча ел да дәвам итә. Быел да укучылар һәм укытучылар табигать кочагында ял иттек. Тәмле ризыклар ашадык Спорт, хәрәкәтле уеннар уйнадык.
Администрация.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчәләр утырту. 11.05.2018

Бүген мәктәп яны тәҗрибә участогына суган утырттык, кишер, кызыл чөгендер, суган орлыгы чәчтек.









