Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | gelinya@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
9 Май -Җиңү бәйрәме. 09.05.2018

1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы Маенда гына тәмамлана. Нәкъ шушы көнне Германия капитуляция актына кул куя. Бу СССР тарихында булган иң сөенечле көннәрнең берсе була. Кешеләр җиңү шатлыгыннан урамга агыла. Әлеге көнне хәтта бер-берсен белмәгән, бер-берсе белән таныш булмаганнар да кочаклаша, күрешә, бәйрәм белән котлаша. 9нчы Май кичендә Мәскәү шәһәрендә моңарчы күрелмәгән салют ясала. Шушы вакыттан 9нчы Май дәүләт бәйрәме һәм ял көне дип игълан ителә.
-
"Үлемсез полк" акциясе. 09.05.2018

Бүген мәктәбебездә "Үлемсез полк" акциясе узды. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып авыл буйлап горур атлады...
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата бәйрәм концерты. 09.05.2018

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тула. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора.Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел. Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар. Сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыдык. Тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын Акъегет җирле үзидарә башлыгы Сәлиҗан Рифкат улы Шамсиев Бөек Җиңү көне белән котлады. Аларга президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин юллаган котлау открыткалары таратылды. Шулай ук мәктәбебез директоры Ләйлә Равил кызы Гаязиева бәйрәмгә килгән хөрмәтле кунакларыбызны Җиңү көне белән котлады. Бәйрәм концертын караганнан соң кунакларыбыз чәй табанына рәхим иттеләр.
-
Математикадан сынап карау имтиханы. 04.05.2018

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Норлат урта белем бирү мәктәбендә математикадан сынап карау имтиханы тапшырдылар.
-
1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. 01.05.2018

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
"Тел бәйгесе"
28.04.2018
Бүген татар теле атналыгы кысаларында, 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында, "Тел бәйгесе" дип исемләнгән викторина булып узды. Нәтиҗәдә "Зирәкләр" командасы җиңүче дип табылды. Афәрин!!!
-
Әйләнә-тирәдән Бөтенроссия тикшерү эшләре. 26.04.2018

Бүген 4 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирәдән Бөтенроссия тикшерү эшләре эшләделәр.
-
Биологиядән Бөтенроссия тикшерү эшләре.
26.04.2018
Бүген 5 нче сыйныф укучылары биологиядән Бөтенроссия тикшерү эшләре эшләделәр
-
"Без Тукайны бәләбез". 26.04.2018

Бүген 2-4 нче сыйныф укучылары "Без Тукайны беләбез" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичәдә катнаштылар.
Башлангыч сыйныф укытучысы: Музафарова Р.Ф.
-
Заһидулла Шафигуллин музеена сәяхәт. 25.04.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары авылыбызның Заһидулла Шафигуллин музеена сәяхәт кылдылар.
Башлангыч сыйныф укытучысы: Зиганшина Г.Г.









