Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Муса Җәлилнең тууына 117 ел 15.02.2023

Бүген каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә “Батырлык гасырларда саклана...” дип исемләнгән кичә узды. Патриот-шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар.
-
Илһам Шакировның тууына 85 ел 15.02.2023

Бүген, 15 февраль көнне, Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Аңа 85 яшь тулган булыр иде. Җырчының тормыш юлына күзәтү ясалды һәм аның башкаруында язылган җырлар видеоязмалары укучыларга күрсәтелде.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. “Дөньяда Россиянең роле” 13.02.2023

Бу атнада мөһим әйберләр турында сөйләшүдә “Дөньяда Россиянең роле” дигән темага фикер алыштылар. Мәктәп укучылары дөнья аренасында Россиянең әһәмияте, илебезнең казанышлары һәм дөньяны үзгәрткән Россия тарихы вакыйгалары турында фикер алыштылар. Балалар дөньяда барган вакыйгалар турында фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Кошларга ярдәм итәбез. 11.02.2023

Кеше элек-электән кошлар турында кайгыртып яшәгән. Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз! Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, кешегә зур файда китерә. Хәзер канатлы дусларыбызга азык табу өчен катлаулы чор. Кошлар өчен салкын артык куркыныч түгел, ә ачлык куркыныч. Азык юклыгы кышкы һәм язгы чорда кошлар үлеменең төп сәбәбе булып тора.Олы Яке мәктәбе укучылары мәктәп территориясендә урнаштырылган җимлекләргә кошлар өчен азыкны даими салып тора. Шундый игелекле, яхшы эш эшләүләренә балалар чын йөрәктән сөенә. Әлеге акциягә күбрәк кеше кушылсын иде. Яхшылыкны бергә эшлик!
Человек издавна заботился о птицах. Птицы-наши крылатые друзья! Они приносят большую пользу человеку, уничтожая вредных насекомых. Для птиц не слишком опасен холод, опасен голод. Снежные метели, гололед,, обильный снегопад затрудняют добычу пищи. Отсутствие корма является основной причиной гибели птиц в зимний и весенний периоды.Учащиеся нашей школы регулярно закладывают корм для птиц в кормушки, установленные на территории школы. Дети искренне радуются такому доброму, хорошему делу. Хотелось бы, чтобы к акции присоединилось больше людей. Сделаем добро вместе!
-
Чаңгы ярышына әзерлек 10.02.2023

Традиция буенча мәктәбебездә ел саен Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына чаңгы ярышы уздырыла. Укучылар моңа бик җаваплы карыйлар. Физик тәрбия укытучысы Илгиз Солтанович җитәкчелегендә алар һәр көнне, ярышка әзерләнү максатыннан, чаңгыда йөрү күнегүләре ясыйлар.
-
Фәнис Яруллинга – 85 ел 09.02.2023

Күренекле татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, Мәктәбебез китапханәсендә “Җилкәннәр җилләр сынала” исемле әдәби сәгать үтте.
Китапханәче аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шагыйрьнең тормышка, яшәүгә мәхәббәт белән сугарылган, тирән эчтәлекле шигырьләре укылды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
Йомгаклау әңгәмәсе 08.02.2023

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе уза. Ул “Россия Федерациясендә мәгариф турында “ Федераль закон һәм Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт боерыгы белән расланган төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе нигезендә үткәрелә. Әңгәмәне уңышлы узу тугызынчы сыйныф укучыларын чыгарылыш имтиханнарына кертү шартларының берсе булып тора. Әңгәмәнең озынлыгы бер кешегә 15-16 минут.Ул IXсыйныф укучыларының коммуникатив компетенциясен тикшерүгә, төрле темаларга монологик әйтемнәр иҗат итүгә, диалогта катнашуга, текстны сәнгатьле итеп укырга, өстәмә мәгълүматны җәлеп итеп текстны әйтүгә юнәлдерелгән. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары биремнәрне үтәп, “зачет”алыр дип ышанабыз.
-
Разговоры о важном 06.02.2023

-
ГТО нормативларын үтәүче укучыларны бүләкләү. 01.02.2023

Кар яву белән, мәктәп укучылары чаңгыга баса. Физкультура укытучысы И.С.Назыров, чаңгы спортының сәламәтлек нигезе булуын ассызыклады. Саф һавада, гүзәл кышкы табигать кочагында шуу, ярышу, аның кыйммәтен тагын да арттыра.Мәктәбебез директоры М.И.Гатауллина чаңгы ярышында катнашкан укучыларны мактау грамоталары белән бүләкләде һәм яңа үрләр, зур җиңүләр, сәламәтлек теләде.
Как только выпадает снег, школьники встают на лыжи. Учитель физкультуры И. С. Назыров подчеркнул, что лыжный спорт-это основа здоровья. Катание, соревнования на свежем воздухе в прекрасном зимнем уголке природы еще больше повышают его ценность.Директор школы М. И. Гатауллина наградила учащихся, принявших участие в лыжных гонках, почетными грамотами и пожелала им новых успехов, больших побед, крепкого здоровья.
-
Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы
01.02.2023
Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә. Бу юнәлештәге эш 1 февральдән 28 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелде.











