Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 36 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Көзге уңыш 26.09.2018

Сизлеми дә җәй үтеп китте, кабат көзләр килде. Әле күптән түгел бачабызда язгы эшләр эшләнсә, хәзер инде көзгеләре гөрли. Мәктәбебез укучылары күмәкләшеп кишер уңышы җыеп алдылар. Җәй быел безне эссе көннәре белән куандырам дип, яңгыры турында бераз онытты. Ләкин шулай да бакчабызда балалар тырышлыгы белән мул уңыш үсте.
-
Өлкәннәр көненә әзерлек 25.09.2018

Олы Яке мәктәбендә 1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына әзерлек башланды. Әлеге көнне өлкән буын кешеләре мәктәбебезгә килергә түземсезлек белән көтеп торалар. Алар тарафына матур җырлар, биюләр өйрәнелә, башлангыч сыйныф укучылары чакыру кәгазьләре әзерли.
-
Школьный этап Всероссийских предметных олимпиад школьников 25.09.2018

Начался школьный тур Всероссийских предметных олимпиад.
-
Фильм "Решение о ликвидации" 24.09.2018

Учащиеся нашей школы сегодня смотрели фильм «Решение о ликвидации». Фильм основан на реальных исторических событиях, проходивших на территории Северной Осетии и Ингушетии. Речь в нем идет о сложнейшей операции российских спецслужб по ликвидации лидера чеченских террористов. В основу киносценария легли воспоминания непосредственных участников антитеррористической операции. После просмотра ребята сделали вывод, что нужно быть в любой ситуации бдительным и осторожным.
-
Авылыбызның танылган кешеләре 23.09.2018

Яшел Үзәндә почет тактасы урнаштырылган сквер ачылды. Биредә авыл хуҗалыгына, эшмәкәрлек, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль сәясәт, хокук саклау органнарына һәм янгынга каршы хезмәткә зур өлеш керткән шәхесләрнең портретлары белән исемнәре язылган. Шул уңайдан авылдашыбыз Совет биатлончысы, Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ринат Сафинга багышланган почмакта укучылар аның турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Көзге игелеклелек марафоны башланды 22.09.2018

Кемгә дә булса изгелек кыласың икән, ул изгелек булып әйләнеп кайтачак. Шушы гыйбарәне истә тотып, мәктәбебез укучылары елдагыча көзге игелеклелек марафонын башлап җибәрде. Алар Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче өлкәннәргә өләшергә күчтәнәчләр әзерлиләр.
-
Милли кросс - 2018
16.09.2018
Бүген мәктәбебез укучылары Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган бөтен Рәсәй буенча үтүче "Милли кросста" йөгерделәр. Укучылар ел саен әлеге чарада теләп катнашалар. "Киләчәктә дә спортка шундый караш булсын,"- ди физик тәрбия укытучысы Илгиз Солтан улы.
-
"Урман атналыгы-2018" акциясе
15.09.2018
15 сентябрь көнне Олы Яке мәктәбе укчылары “Урман атналыгы -2018” дип аталган республикакүләм табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Алар мәктәп бакчасына 10 төп җиләк-җимеш агачлары утырттылар.
-
Батыр көрәшче, талантлы язучы 14.09.2018

15 сентябрь Абдулла Алишның тууына 110 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә китапханәче Назырова Л.И. "Батыр көрәшче, талантлы язучы" дип исемләнгән кичә уздырды. Башлангыч сыйныф укучыларына Абдулла Алишның үзе һәм аның әсәрләре турында сөйләнелде. "Куян кызы", “Чукмар белән тукмар", "Сертотмас үрдәк" әкиятләре укылды.
-
Абдулла Алишның тууына 110 ел 13.09.2018

А.Алишның туган көне уңаеннан китап күргәзмәсе. Оештыручы - китапхнәче Назырова Л.И.











